Район үзәгендә мондый заманча, матур үзәк күргән юк иде әле. Нурлатта урнашкан “Грани” мәдәни-ял итү үзәге белән танышкач, беренче фикеребез әнә шундый булды. Китапханә, тавыш яздыру, иҗат студияләре, секцияләр, кино залы, кафе…
Моңа кадәр район мәдәният йорты булган урында яңартылган, заманчалаштырылган, матур бинада балалар да, өлкәннәр дә рәхәтләнеп ял итә, түгәрәкләргә йөри. Ә бинаның проектын район башлыгы Алмаз Әхмәтшин үзе башкарып чыкканны белгәч, без гаҗәпләнмәдек тә диярлек. Узган ел ахырында ишекләрен ачкан яңа комплексны халык та яратып өлгергән. Балалар – шахмат, шашка уйнарга, бию һәм театр түгәрәкләренә, өлкәннәр аэробикага йөри. Һәм иң кызыгы шунда: шундый заманча бинада балалар өчен булган барлык түгәрәкләр дә – бушлай. Театр түгәрәгенә – 60лап, ә биюгә 120 бала йөри.
– Театр студиясенә төрле яшьтәге балалар йөри. Чит кеше белән аралаша алган, аз гына сәләте булган балаларны да алабыз. Әлегә берсе дә шөгыльләнүдән туктамады. Бөтен бәйрәмгә әзерлек биредә уза. Төрле бәйгеләрдә катнашып, алдынгы урыннарны яулыйбыз. Әти-әниләр дә, балалар да бик канәгать, – ди режиссер Наталья Чёбиток.
Моңа кадәр бәйрәмнәргә әзерләнгән вакытта, төрле роликлар яздырыр өчен, радиога барырга туры килгән булган. Яңа комплекс ачылгач, анысы да хәл ителгән.
– Хәзер барысын да үзебездә эшлибез. Белгечләребез дә – үзебезнекеләр. Читтән килгән бер генә кеше дә юк. Техника белән дә бернинди дә проблемаларыбыз булганы юк, – ди комплексның директоры Ольга Мельникова, тавыш яздыру студиясе белән таныштырып.
139 урынга исәпләнгән кино залы гына да ни тора! Ольга Мельникова әйтүенчә, биредә күрсәтелә торган фильмнарның 35 проценты – Россиянеке, калганнары – чит илнеке. Билет бәяләре дә кулай. 120 сумнан башланып 180 сумга кадәр. Чәршәмбе көнне ташламалар каралган.
– Кинолар бездә Россия прокатына чыккан көнне үк күрсәтелә. Халык та күп йөри. Күрше районнардан, хәтта төбәкләрдән дә киләләр. Райондагы барлык зур чаралар да биредә уза. Кино залын зур сәхнә буларак та файдаланабыз, – ди ул. – Комплексны беренче тапкыр күргән райондашларыбыз шаккатты. Мондый бина безнең Нурлатыбызда гынадыр, диләр. Беренче көннәрдә кино залына су буе чират җыела иде. Урын җитмәгәнлектән, 160лап кешене кире җибәрергә мәҗбүр булдык.
Үзәккә халык ял итәргә генә түгел, вакытларын файдалы һәм нәтиҗәле итәргә дә йөри. Инвалид балалар өчен махсус проект әнә шундыйлардан. “Гармония” психологик-педагогик үзәк белгечләре авыру балалар һәм аларның әти-әниләре белән шөгыльләнә, аларга файдалы киңәшләрен бирә, төрле күнекмәләр ясата. Шунысы яхшы: авырулар өчен бинада барлык шартлар да тудырылган. Алга таба да планнары зурдан икән нурлатлыларның.
– Комплексның бөтен кеше өчен дә ачык булуын телибез. Кино заллары гына түгел, секцияләр, студияләр дә гөрләп эшләп торсын иде, дибез. Балалар, яшьләр, урта буын, өлкәннәр – биредә барысы да күңеленә якын шөгыль таба ала, – ди Ольга Мельникова.
Зөһрә Садыйкова