Бирегез мәйдан! Татарстан җитештерүчеләре өчен яңа электрон система ачылды

Татарстанда җи­тештерү­челәрнең продукцияләрен күрсәтү буенча яңа электрон сис­тема эшли башлады. Әлеге мәйданда эшмә­кәр үз товарына сатып алучы табачак, заказ бирүче акчасын янга калдырачак. Шушы гамәлләр ярдәмендә, рес­публикадагы икъти­сад­ның үсешен дә белеп булачак. Бу хакта Хөкүмәт йортында узган брифингта Та­тарстанның икътисад ми­нис­тры Фәрит Габделганиев сөй­ләде.

– Әлеге система май аеннан гына эшли башласа да, инде үзенең нәтиҗә­ле­леген күрсәтте. Ул кече һәм урта эшмәкәрлекнең үсе­шенә уңай тәэсир итә, – диде ул. – Татарстанда эш­мәкәрләр төрле яктан яклау таба. Әлеге системаны булдыру карарын Президент Рөстәм Миңнеханов март аенда ук имзалаган иде. Җи­тештерү­челәрне бер мәйданга җыю кемгә нәрсә кирәген дә белергә ярдәм итә. Респуб­ликадагы оешмаларга нәрсә җитми, шуны ачыклыйбыз. Шуннан соң эшмәкәрләр үзләренең товарын тәкъдим итә. Халык ихтыяҗларын күз уңында тотып эшләү һәр як өчен дә отышлы.

Фәрит Габделганиев фи­керенчә, бу система эшмә­кәр­лекне тагын да үстерер, яңа эш урыннары барлыкка килер, сатып алуда акчаны янга калдырырга мөмкин­лек туар. Республиканың 23 районында 56 предприятие шушы системага нигезләнеп эшли икән. Алар 656 төр товар җитештерә. Бу уңайдан Чистайның “Бетар” су исәп­ләгече җитештерүче заводын искә алып үттеләр. Бак­саң, җитәкчеләрнең күбесе аның хакында ишет­мәгән дә икән. Ә менә гади кулланучы аларны күптән белә. Социаль ипотека йортларына алар җитештергән исәплә­геч­ләрне куюны таләп итә­ләр. Заманында үзебез дә шушы исәпләгечне шактый эзләгән идек. Вьетнам базары янәшәсендә саталар булып чыкты. Хәзер Чистай исәп­ләгечләрен Алексеевск оешмалары сатып ала. Әл­мәттә җитештерелгән товар да ерак китми, Азнакайга гы­на күчә. Кыскасы, бу хәл­ләр белән танышкач, чит илнекен эзләп тә йөрисе юк, үзебездә дә товар җитәрлек, дип уйлыйсың. Әмма Татар­станның Дәүләт заказы буенча агентлык җитәкчесе Яков Геллер, эшмәкәрләр бер-берсенең продукциясен өч очракта алмаска мөм­кин, ди. Аның беренчесе – кыйммәт, икенчесе – сыйфаты начар, өченче оч­ракта – юк. Республикада бөтенләй җитештерелми тор­ган товарлар да бар икән. Болар – йорт хайваннары (этләр, мәчеләр) өчен азык, гофр тартмалар, яктырткычлар.

– Чаллыда кәгазь-ка­тыргы комбинаты эшли. Гофр тартманы ясап булыр иде. Алучысын да табып була. Мәсәлән, андый тартмалар “Татспиртпром”га ки­рәк. Без әле – эшнең башында гына. Ярты ел эчендә 600дән артык тәкъдим алдык. Бу мәйданнан үзмәш­гульләр дә файдалана ала. Эре оешмаларга бирелгән мөмкинлек аларга да бар. Без андыйлар өчен 128 төрдәге лицензиясез хезмәт күрсәтүне булдырдык. Яңа система бар эшмәкәргә дә ачык, – ди Яков Геллер. Тагын шунысы бар: Татарстанда эшләп килүче бу система аша башка төбәкләр дә үз товарын сата ала. Дагыстан Республикасы, Әстерхан, Сахалин өлкәләре, Пермь краеннан яңа тәкъдимнәр булган да инде. Күбрәк авыл хуҗалыгы продукциясен таратмакчылар икән. “Әгәр бездә җитештерелгән сөткә караганда Пермьнеке арзанрак икән, аңа өстенлек бирәчәкбез. Сыйфаты да, бәясенең кыйммәт булмавы да мөһим”, – диде агентлык җитәкчесе.

 

Гөлгенә Шиһапова

 


Фикер өстәү