Бу әле беренче адым гына. Миңнеханов Татар китабы йортына барды

1 июль – Татар китабы йорты (Татар әдәбияты музее һәм Шәриф Камал мемориаль фатиры) өчен гади дата түгел. 75 ел элек нәкъ шушы көнне әлеге бинада Шәриф Камал музеен оештыру турында карар кабул ителә. Беренче тапкыр 1950 елда ишекләрен ачкан музей бик озак вакытка ремонтка ябылып торды. Ниһаять, Балаларны яклау көнендә Татар китабы йорты беренче кунакларын кабул итте. Тагын бер айдан аның эшчәнлеге белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов танышты. Илбашы татар зыялылары белән дә очрашты. Очрашуда татар теленә кагылышлы мәсьәлә дә күтәрелде.

Заманча. Яшьләрне үзенә тартып тора торган. Уңайлы. Санаулы вакыт эчендә татар китабы турында бай мәгъ­лүмат җиткерә ала. Татарстан Пре­зиденты Татар китабы йорты бе­лән танышкач, әнә шулай диде. Әлеге очрашуга татар зыялылары да чакырулы иде. Равил Фәйзуллин, Разил Вәлиев, Хатыйп Миңнегулов, Гәрәй Рәхим, Ренат Харис татар китабының үткәне, бүгенгесе, ки­лә­чәге турында сөйләде. Очрашуда бай тарихлы әдә­бият берничек тә бер бинага гына сыеша алмый дигән фикер дә әйтелде. Милли музей директоры Гөлчәчәк Нә­җипова да шулай ди. Аның әйтүенчә, монда максат – бинаны татар яшь язучылары үзәгенә әверел­дерү:

– 1944 елда нәкъ менә шушы көн­не әлеге фатирда Шәриф Камал музеен булдыру турында карар кабул ителә. Музей 1950 елда эшли башласа да, бинаны тулаем музейга тапшыру эшләре узган елгача дәвам итте. Инде бөтен бина Татар китабына багышланды. Әмма татар әдәбияты шушы бер бинага гына берничек тә сыеша алмый. Миңа калса, бу әле беренче адым гына. Милли музейда, архивларда, китапханәләрдә саклана торган ядкәрләрне кую өчен бик зур мәйдан кирәк. Шуның өчен төрле концепция­ләр язылды. Заманында Рәмис Аймәт, Альбина Әпсәләмова татар китабы белән таныштыруның төрле юлларын эзләделәр. Ахыр чиктә Татар китабы йортын булдыру идеясе җиңеп чыкты. Шулай итеп китап кибете, типографиясе булган, яшь талантларны үзенә җәлеп итеп торган бина барлыкка килде. Татар яшьләре үзәге дияр идем мин аны.

Гөлчәчәк Нәҗипова әйтүенчә, Рос­сиядә билгеле бер милләтнең китабына багышланган йортның әле булганы юк. “Владимир Даль исемендәге рус әдә­бияты музее аякка басып килә. Алар да, шушы өслүбтә эшлибез, ди­ләр. Әмма безнең кебек заманча алым­нар белән эшли торганы әле кү­ренми”, – диде Милли музей директоры.

Теләсә кайсы милләт мондый музейны оештыра да алмый. Бу – галим Фоат Галимуллин фикере. “Бездә китап фәне барлыкка килде. Шундый бай традициябез булмаса, ул фән барлыкка килә дә алмас иде. Әбрар Кәримуллинның рухы шат булсын, хыялы тормышка ашты”, – диде ул.

Ренат Харис, бу – татар әдәбияты музееның матур фрагменты, дип атады һәм киләчәктә татар әдәбиятын тагын да масштаблырак күрсәтү юллары табылыр, дип теләде. Гәрәй Рәхим бу максатта Язучылар берлеге бинасы­ның бер өлешен кулланып була дигән тәкъдиме белән бүлеште.

Разил Вәлиев исә татар китабының бөеклеген саннар ярдәмендә раслады. “Татар китабының тарихы искиткеч бай. Беренче басма китап 1612 елны Лейпцигта басылган. Инкыйлабка ка­дәр китап 15 меңнән артык исемдә, 50 меңнән артык тираж белән чыккан. Бүтән бер халыкта да мондый күренеш булмаган”, – диде ул. Равил Фәйзуллин исә бу йортның барлыкка килүен татар китабына йөз белән борылу дип атады. “Китап – беркем дә тартып ала ал­мый торган рухи байлыгыбыз”, – диде.

Татар китабы булган йортта татар теле турында суз кузгатылмыйча калмый. Бигрәк тә хәзерге вәзгыятьтә. Галим Хатыйп Миңнегулов Президентка Болгар академиясендә укыту мәсьә­ләсе буенча борчылуын җиткерде. Галим әйтүенчә, бик матур биналар салабыз, әмма еш кына анда татар теленә урын табылмый. Болгар акаде­миясендә дә укыту рус һәм гарәп телләрендә генә алып барыла. Президент аңа болай дип җавап бирде:

– Ислам академиясе Россия кү­ләмендә эшли торган уку йорты буларак торгызылды. Шуңа күрә анда уку рус һәм гарәп телләрендә оештырылган. Әмма сез дөрес әйтәсез, татар телен белгән дин белгечләрен әзерләргә кирәк. Бу мәсьәлә хәл ителер.

Китап йорты әнә шундый эшлекле сөйләшү урыны булды. Әлеге йортның гөрләп торуына, зыялылардан биг­рәк, Шәриф Камалның нәсел дәвамчысы Эльза Байгил­диева-Шакирова сөенде.

– Мин һәрбер почмакны хәтерлим, барысы да элеккечә торгызылган. Төнлә әнинең көндәлеген укып яттым. Ул Шәриф аганың фатирга эва­куа­цияләнгән гаиләне кертүе турында яза. Үз гаиләсенә бәләкәй генә почмак калдырып, үз куллары белән чыгарган мичле өлешне шул гаиләгә бирә ул. Бу адым гына да күп нәрсә турында сөйли. Әле менә шул мичкә кагылып үттем. Һаман да аның кул җылы­сы саклана кебек, – диде ул, Шәриф Камал китабын Президентка бүләк ит­кәндә.

Әлеге бина Татарстанның турис­тик маршрутына кертеләчәк. Президент мондый биналарның әһәмиятен тагын бер кат ассызыклады.

Гөлинә Гыймадова


Фикер өстәү