Бу кемнең сөякләре? Белгечләр Аксубайда табылган каберлекне тикшерә

“Гаҗәп хәл: Аксубай районының Иске Кыязлы һәм Кызыл Тау авыллары арасында нефть үткәргеч салучылар күпләп кеше җирләнгән урынга тап булган, археологларны җәлеп иткәннәр, күмелгәннәр арасында 2 метр 70 сантиметрлы кеше скелетлары бар”. Берничә көн элек интернет челтәрендә шундыйрак хәбәр таралды.

Әлеге хәбәрнең дөреслеген ачыклау максатында, без әүвәл Альфред Халиков исемендәге Археология институтына шылтыраттык.

– Бу хакта мин берни әйтә алмыйм. Рес­публикабызда ел саен 40-50 төбәктән килгән археологлар эшли. Без үзебез дә төрле төбәкләрдә казынабыз. Бездә нидер табылган очракта да, ул табылдыкларны монда калдыру мәҗбүри куелмаган. Чөнки казырга рөхсәтне Мәскәү бирә һәм алар шунда хисап­ларын тапшыра. Дөрес, казый башлар алдыннан тикшерүчеләр Татарстан Республикасы Мәдәни мирас объектларын саклау комитетын искәртергә һәм казу нәтиҗәләре буенча кыска гына мәгълүмат калдырырга тиеш, – дип җавап бирде безгә институт директоры Айрат Ситдыйков.

Шөкер, Иске Кыязлы авыл җирлеге үзидарәсендә бу уңайдан шактый мәгълүмат бирделәр.

– Нефтьчеләр безнең якларда май ахырында эшли башлаган иде. Өч атна элек бирегә археологлар да килеп җитте. Торба салучылар бульдозер белән җир эттергәндә кеше сөякләренә тап булган. Ике гектар чамасы җир бу. Якында гына диярлек Сөлчә елгасы ага. Алар торба узарга тиешле җирне генә өйрәнде. Менә шунда 150ләп кеше скелеты табылды. Өлкәннәр, балалар каберләре дә бар. Мөселман зираты булырга мөмкин, чөнки мәрхүмнәр кыйблага каратып күмелгән, диләр. Анда утызлап кеше эшли. Кичә китәргә җыеналар дигән сүз ишетелгән иде. Әле бүген дә казыйлар. Самара, Уфа, Йошкар-Ола, Казан белгечләре бар. Якында гына авылмы, шәһәрме булган, диләр. Бәлкем монда зур сугыш булгандыр, әлегә төгәл әйтә алмыйлар, – дип сөйләде безгә авыл җирлеге үзидарәсе сәркатибе Гөлия Гыймадова.

Гөлия ханымның әйтүенә караганда, археологлар әлеге кеше сөякләрен X–XIV гасырларга карый, дип фаразлаган. Билгеле, моны төгәл ачыклау өчен аларны лабо­раторияләрдә яхшылап тикшерергә кирәк.

Бу урынны инде дәүләт саклавына алганнар. Моны Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе урынбасары Альберт Сәлахов та раслады.

– Әйе, комитет боерыгы белән хәзер без аны дәүләт саклавындагы объект дип игълан иттек. Шунсыз булмый. Безгә мәгълүмат чараларының бу табылдыкка зур игътибар күрсәтүе ошап бетми. Чөнки озакламый “кара археолог”ларның пәйда булуы бар. Алтын-көмеш табылмагае, дип металл эзләгечләр тотып килеп җитүләрен көт тә тор. Шулай баерга теләгән берәүне 2014 елны җинаять җаваплылыгына тарттыруга ирештек. Алар килеп казына башласа, монда каберлек булганмы, шәһәрлек урынымы икәнен ачыклау шактый кыенга төшәчәк, – дип борчылды ул.

Дөрес, Альберт әфәнде безне шатландырырлык хәбәр дә җиткерде. Иске Кыязлы туфрагын казучылар арасында Казанда оештырылган “Прикладная археология” ширкәте җитәкчесе Константин Истомин да бар икән. Югыйсә кайбер мәгълүмат чаралары, безнекеләр йоклап калган, тикшерү грантын Уфа, Самара белгечләре откан, дип язып чыккан иде.

– Бүген – экспедициянең соңгы көне. Хәзерге минутларда без нәтиҗәләр ясап утырабыз. Соңрак мин сезгә белгән­нәремне, ачыкланганнарны сөйләрмен, – диде Истомин безгә. Димәк, әлеге темага кире кайтырбыз.

Рәшит Минһаҗ


Фикер өстәү