Булса грузин – җиңә “Рубин”. Казан командасы Мәскәүдән дүрт очко алып кайтты

Моны беркем дә көтмәгән иде! “Рубин” Мәскәүдә ике очрашу уздырып, Казанга дүрт очко алып кайтты. Роман Шаронов һәм аның яңабаштан диярлек тупланган командасы “Динамо”дан өстен чыкты. Очрашуның бер сәгатен бер кешегә азрак уйнаган якташларыбыз җиңү китергән тупны өстәмә вакытта кертте.

Чемпионатның беренче очрашуында “Локомотив”ка каршы уйнаган команданың яртысыннан артыгы – Казанга яңа килгән футболчылар. Икенче уенда тагын берәү пәйда булды. Исландия футболчысы Видар Кьяртанссон командага килеп җитәр-җитмәс, тренерлар аны уен кырына чыгардылар. Ник дигәндә, һөҗүмче Евгений Марковны нәкъ менә “Динамо”дан арендага алдылар. Ә килешү шартлары буенча, аңа элеккеге командасына каршы уйнарга ярамый.

“Рубин”ның яңа составына тәҗрибә, бер-берсен аңлау җитми. Аның каравы үҗәтлек белән теләк чиктән ашкан. Дөрес, болары кайчак комачау да итә. Евгений Башкировның беренче таймда ук ике кисәтү алып, уен кырыннан куылуы әнә шуный раслый. Хәер, видеоязманы кабатлап карагач, ул көндәшенә кагылмаган да кебек күренә. Әмма “ВТБ-Арена” стадионы ачылган һәм зур кунаклар чакырылган бу очрашуда хөкемдарларның хуҗалар файдасына карар чыгаруы гаҗәп түгел. Кыскасы, “Рубин”га матчта бер сәгать тирәсе бер кешегә азрак уйнарга туры килде. Андый чакта авырлыкның зур өлеше капкачылар җилкәсенә төшә. Юрий Дюпинга икенче очрашу рәттән каһарман булырга туры килде.

32 яшьлек Виталий Денисов Казан командасында иң тәҗрибәле футболчылардан санала. Әмма бу сыйфатын уен кырында күрсәтә алмый. “Локомотив”ка каршы узган уенда ул кагыйдә бозганнан соң, “Рубин” капкасына пенальти билгеләделәр. Бу юлы да өметләрне акламады. Икенче таймда Денисов һәм Кьяртанссон урынына Казанда туып үскән Данил Степанов белән грузин егете Бека Микелтадзе чыкты. Беренчесе сакчылар арасында ышанычны арттырса, икенчесе һөҗүмгә үткенлек өстәде. Инде уен кырына грузиннарның өченчесе чыккач (Зурико Давиташвилины Хвича Кварацхелия алмаштырды), яшьләр алга тагын да җитезрәк чаба башлады. Очрашуның өстәмә минутларында “Рубин” уенчылары берьюлы өч кисәтү алды. Әмма хөкемдарга матчның рәсми беркетмәсенә тагын бер кешенең исемен язарга туры килде. Уен тәмамланырга берничә секунд калып барганда “Рубин” өчен беренче очрашуын уздырган Бека Микелтадзе командасына җиңү алып килгән тупны кертте. Кем әйтмешли, булса грузин – җиңә “Рубин”. Алдагы уенда Казан командасының тубын Хвича Кварацхелия керткән иде.

Узган сезон тәмамланып, баш тренер Корбан Бәрдыев һәм берничә төп уенчының “Рубин”нан китүе ачыклангач, Казан командасына ясин чыгучылар да булды. Әмма махсус рөхсәте булмагач, рәсми рәвештә баш тренер исемен дә йөртә алмаган Роман Шаронов үз егетләре белән командага яңа сулыш өрмәкче. “Мәскәдә бүген мәшһүр Metallica төркеменең концерты булды. Билетны күптән алып куйган идем. Сезнең белән күпкә яхшырак булды”, – дигән ул уенчыларына, очрашу тәмамлангач.

Шулай итеп, ике очрашудан соң Казан командасының дүрт очкосы бар. Безнекеләр әлегә – алтынчы урында. Киләсе уенны “Рубин” 29 июль көнне үз кырында “Ахмат”ка каршы уздыра.

Илнар Хөснуллин

Фото: rubin-kazan.ru


Фикер өстәү