Чын җәйне кайчан көтәргә? Синоптиклар үзләре дә аптырый

Жәе – җәй, кышы кыш төсле түгел. Үзгәреп торган һава торышы турында тагын ни дисең? Әнә җиләкне дә быел халык гомер булмаганны өстенә куртка, калын кофта киеп җыя. Кыш көне суык­лар булмагач, җәен эссегә кинәнеп булмый, ди синоптиклар. Эшләп кенә торып булмый, комлыкта да кызынып ятасы, су да коенасы килә халыкның. Кайчан килер инде без көткән җәй?

Президент Рөстәм Миңне­ха­нов та Инстаграмдагы битендә: “Ничек сезгә хәзерге җәй? Һава торышы ничек? Эссе җәй өчен җа­ваплы кешене билгеләргә кирәк”, – дип язган. Шунда ук Шәүкәт Галиевның “Тәмле җәй” шигыренә видеоролик та куйган. Шигырьдә шундый юллар бар: “Аланнарда – җиләк исе, басуларда – иген исе… Тагын аллы-гөлле чәчәк, кайнар кояш өстисе. Шушы булыр җәй төсе!”

“Ничек бар, шулай кабул итә­без”, “Сизелми дә үтеп бара җиләк­ле, мәтрүшкәле, кояшлы, шифалы яңгырлы җәебез”, “Быел күлмәкләр сатып алмаган идем, шуңа күрә җәй дә юк. Киттем кибеткә күлмәккә”. Президентка әнә шулай дип җавап биргәннәр.

Май аенда рәхәтләнеп кыздырган кояшны җәй уртасында сагынырга гына калды. Җиләкчеләр дә быел җиләкне бер кат күлмәктән генә җыя алмый.

– Җиләкне куртка киеп җыю сәер, әлбәттә. Әмма эссе булса, хәл­не бетерер иде. Җиләге генә булсын, итек кияргә дә ризабыз, – ди Балык Бистәсендә яшәүче Халидә.

Кукмара районының Кәчемир авылында яшәүче халык синоптигы Салих Шәрипов та аңламый бу җәйне. Һава торышын 50 ел буе күзәтеп, дәфтәренә язып бара икән югыйсә.

– Кунакта әле мин. Дәфтәремне кыстырып барган идем, менә аптырап утырам. Кешеләр, кайчан җылыта инде, дип сорый. Элегрәк колхоз рәисе булып эшләгән киявемә һава торышын алдан язып бирә идем һәм ул һәрвакыт туры килде, – ди 80 яшьлек Салих ага. – 2009 елга охшаганрак быел. Ун ел элек июль аенда 9ына кадәр яңгыр яуган. “Салкынча”, – дип язып куйганмын. 12сендә һәм 27сендә 30-33 градус эссе булган. Яңгырлар да яугалаган. Быелның июле яртылаш җылы, яртылаш суык булыр төсле. 2009 елда августта 11енә кадәр суык булган, аннан көннәр матурайган. Быел 1 июньдә өч сәгать яңгыр яуган иде, шуннан бирле яңгыр тамчылары төшкәләп кенә китә. Сентябрь җылы һәм коры булыр дип көтелә.

Көннәрнең көйсезләнүенең фай­дасы да бар. Салкын һава торышы суга батучыларның санын киметергә булышкан. Быел респуб­ликада корбаннарның саны өчтән бер өлешкә кимрәк. Алты айда рес­публикада 20 кеше суга баткан, узган ел белән чагыштырганда, бу сан 33 процентка кимрәк. Халык, комлыкка бару өчен, көннәрнең җылытуын көтә. Югыйсә су коенмыйча калачаклар.

Казан федераль университе­тының метеорология кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев Россия Гидрометеорология һәм әйлә­нә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына таянып, 17 июль­гә кадәр көндез җылылык уртача – 20, төнлә 13-14 градус булыр дип фаразлый. Температура нормадан 3-4 градуска түбән. Белгеч фике­ренчә, июль аена бер дә килешә торган температура түгел бу. Явым-төшемнәр дә күзәтелә. Чын җәй исә июль ахырында гына булачак.

Татарстан Гидрометеорология үзәге 13-14 июльдә яңгырлы һәм яшенле, уртача температуралы һава торышы вәгъдә итә. Әлегә көтәргә, көтәргә генә кала.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү