Депутатлар Түбән Камада илкүләм проектларны тормышка ашыруның барышы белән танышты

Илкүләм проектлар ничегрәк үтәлә? “Бердәм Россия” Татарстанда аларны тормышка ашыруга күз-колак булып торуны дәвам итә. Депутатлар Казан һәм Чаллыдагы эшләр торышын барлаганнан соң Түбән Камада “Демография”, “Сыйфатлы һәм имин юллар” проектлары кысларында төзелеп килүче объектларда булып кайтты.

“Бердәм Россия”нең эш төркеме җитәкчесе, Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова билгеләп үткәнчә, Түбән Камада өр-яңа балалар бакчалары планда күздә тотылган вакытта эшли башлаячак. Шәһәрдә аларны төзү эшләре асылда инде тәмамланган, бары тик тирә-ягын төзекләндерәсе, шулай ук мебель белән җиһазлыйсы гына калган. “Балалар бакчаларының эчке бизәлешен аерым билгеләп үтәсе килә. Стена-түшәмнәр сабыйлар яраткан җетелеккә – аллы-гөлле төсләргә күмелгән. Бу – матурлык булудан бигрәк, нәниләрнең писхикасына бик тә уңай тәэсир итә,” – ди ул.

Республикада “Демография” илкүләм проекты кысаларында “Хатын-кызларны эшле итәргә булышу – өч яшькә кадәрге балалар өчен мәктәпкәчә белем бирүгә шартлар тудыру” дигән төбәк проекты да хәл ителеп килә әле. Аның максаты – нәни балалары булган хатын-кызларның эш белән тәэмин ителешен арттырып, әлеге күрсәткечне 2024 елга кадәр 76,9 проценттан 78,9 процентка җиткерү. Шул ук вакытта бу чорга яшь ярымнан алып 3 яшькә кадәрге сабыйларны яследә урыннар белән тәэмин итү дә йөз процент тәшкил итәргә тиеш.

“Бердәм Россия”нең эш төркеме Түбән Кама шәһәрендә юлларның сыйфаты һәм әзерлеге белән дә танышты әле. “Юлчыларыбызның юллар сыйфатына бик җитди карауларын күрдек. Шәһәрдә яшәүчеләрнең әлеге мәсьәләдә тыныч була алуларын аңладык,” – ди бу җәһәттән Т.Ларионова.

Татарстан депутатлары – бердәмроссиялеләрнең, илдә беренчеләрдән сайт булдыруларын да әйтеп үтәргә кирәк. Анда республика районнары һәм шәһәрләрендә илкүләм проектлар кысаларында яңартылачак төзелешләр һәм объектлар санап үтелгән. Хәзер теләсә кем шушы интернет-мәйданчыкка кереп, кайларда нәрсәләрнең һәм ничегрәк төзелүен күзәтеп-карап барырга мөмкин. Моннан тыш июнь башыннан бирле республикада яшәүче теләсә кем төзелеп килүче объектны фотога төшереп, сайтта бастыру өчен җибәрү мөмкинлегеннән файдалана ала. Шул рәвешле хәзер һәркайсыбыз илкүләм проектларның ничек тормышка ашырылуын күзәтә ала, дигән сүз.


Фикер өстәү