Эшләгәне кем өчен? Татарстан полиция хезмәткәрләрен кеше урлауда гаеплиләр

Татарстанда полиция хезмәткәрләрен бер кешене урлап, аны мәҗбүриләп эшләтүдә гаеплиләр. Тикшерү комитеты тарафыннан җинаять эше кузгатылган. Эчке эшләр министрлыгы да үз тикшерүен уздыра.

Матбугатта чыккан хә­бәрләргә караганда, май башында полициянең ике хезмәткәре Нурлат шәһә­рендә яшәүче Идрис Садыйковны кибет басуда гаепли. Аны башта полиция бүлегенә алып баралар, аннары күрше Аксубай районындагы бер авылга алып китәләр. Имеш, май ахырына кадәр хуҗалыкта эш­ләргә – маллар карарга, тирес түгәргә мәҗбүр итәләр.

Югалган кешене туганнары эзли башлый һәм алар, әлбәттә, полициягә мөрәҗәгать итә. Шуннан соң Садыйковны Нурлатка алып кайталар. Аның беркая да югалмаганын, үз теләге белән эшкә киткәнен әйтеп, кабат Аксубайга алып китәләр. Туганнары исә янә борчыла башлый. Май ахырында аны өенә кайтарып җибәрәләр.

Тикшерү комитеты бу вакыйга буенча җинаять кузгаткан. Татарстан буенча Эчке эшләр министр­лыгының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, алар да үз хезмәткәрләренең җинаять юлына басу-басмавын җен­текләп тикшерәчәк. Безгә билгеле булган мәгълүмат­ларга караганда исә, Садыйковны беркем дә бик­ләп тотмаган. Ферма түгел, гадәти хуҗалыкта эшләгән. Торыр урыны әйбәт булган, кул күтәрү очраклары булмаган, аны ашатып-эчертеп торганнар. Булган-бул­ма­ганны күпертеп, игътибарны үзләренә җәлеп итәргә күнеккән кавем исә бу вакыйганы “Дальний” полиция бүлегендәге хәлләр белән чагыштыра.

Илнар Хөснуллин


Фикер өстәү