Эзлисе юк – алар үзләре килә. Хакимият партиясенең районнарга алты автобус җибәрә

Татарстанда яңа проект эшли башлады. Шул уңайдан, тау Мөхәммәт янына бармаса, Мөхәм­мәт үзе килә, дигән гыйбарә искә төште. Хәзер республика халкы өчен дә шулайрак булыр кебек. Аларга депутатларны эзләп йөрисе дә юк, үзләре киләчәк.

Бер матбугат очрашуын­да “Бер­дәм Россия”нең сайлау штабы җи­тәкчесе Юрий Камалтынов: “Партия­нең мак­саты – һәр сайлаучыга барып җитеп, аның гозерен тыңлау, проблемасын ише­тү”, – дип әйткән иде. Әл­бәт­тә инде, мо­ның өчен халык белән аралашырга ки­рәк. Шул ният­тән депутатлыкка кандидатлар юлга кузгала.

– Безнең бу рәвешле эш­ләгән бар иде. 2016 елда Дәү­ләт Думасына сайлаулар вакытында без халыктан 3 меңнән артык мөрә­җәгать-тәкъ­дим­нәр җый­дык. Бүген­нән 6 автобус рес­публика буйлап сәфәргә чыга. Һәр районда “Бердәм Россия” пар­тиясе­нең күчмә кабул итү бүлек­ләре эшли, – диде Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты җи­тәк­чесе Свет­лана Захарова. – 2014 елда Дәү­ләт Советы депутатлары, халык җыен­­нарында катнашып, 2500­дән ар­тык наказ җый­ды. Шул чакта мөр­­әҗәгать­ләр­нең 83 проценты үтәл­де. Ара­ларында газ кертү, юллар төзек­лән­дерү, ишегалларын тәртипкә китерү, ФАП, мәктәп, балалар бакчалары төзү кебек үтенеч­ләр бар иде. Быел да халык үз фикерен җиткерә ала. Күчмә кабул итү бүл­мәлә­ренә һәркемгә юл ачык. Алдан язылырга да кирәкми. Наказлар “Минем депутатым” проекты аша тормышка ашырылачак.

Күчмә кабул итү бүлмә­ләре махсус автобуста булачак. Анда депутатлыкка кандидатлар эшләячәк.

– Мөрәҗәгатьләрне ике тел­дә кабул итәбез. Барлык наказлар да интернет аша “Ми­нем депутатым” дигән системага җибәреләчәк. Күч­мә кабул итү бүлмәләре бү­ген­нән башлап, 6 сен­тябрьгә ка­дәр эшләя­чәк. Ике машина – Казанда, калган дүртесе исә республика шәһәр-район­на­рына, авылларга юл тота. Шушы вакыт эчендә автобуслар 650 торак пунктына киләчәк, – ди “Бер­дәм Россия” төбәк пар­тиясенең халык мөрәҗә­гать­ләре буенча координаторы Нина Котенева.


Фикер өстәү