Фәрит Мөхәммәтшин «Сәләт» турында: «Мондый аралашуны бер нәр­­­сә дә алыштыра алмый»

Палатка, учак һәм гитара сүзләрен биредә 26 нчы җәй кабатлыйлар. “Изге Биләргә кайттык“ дип тә әйтергә ярата мондагылар. Халыкара “Сәләт“ уку-укыту форумнары үз эшчәнлеген, ә сәлкешләр Биләргә кайтуын дәвам итә. 4 июльдә “Сәләт“ форумының өченче сменасы башланып китте.

Биләр җирлегенә сигез алан – “Сәләт-Раушан“, “Сәләт-Биләр каласы“, “Сәләт-Батыр“, “Сәләт-Тул­пар“, “Сәләт-Самара“, “Сәләт-Ру­хият“, “Сәләт-Байлар Сабасы“, “Сә­ләт-Яр Чаллы“ җыелды. Сәл­кешләр белән очрашырга Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәм­мәт­шин килде. Ул балалар белән аралашып, аларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде, чатырлар эшчәнлеге белән танышты.

– “Сәләт“ проекты, аның фо­румнарының бәһасе бик зур. Монда мәдәният тә, мәгърифәт тә, истәлекле очрашулар да күп. Иң мөһиме, монда бер булган егет-кызлар элемтәне югалтмый, кабат-кабат әйләнеп кайта, – диде парламент рәисе.

Фәрит Мөхәммәтшин, хәзерге “Сә­ләт” сан һәм сыйфат ягы белән бик аерыла, дигән фикердә.
– 100-120 баладан башланып киткән проект, ике дистә елдан артык ничә мең баланы кабул итә. Күз­ләре янып тора, татар телендә сөй­ләшәләр, сөйләшмәгәннәре тел­не аңлый башлый. Бу сөен­де­рә. Мондый аралашуны бер нәр­­­сә дә алыштыра алмый, – диде ул.

“Сәләт”кә, татар телле мохит сез­дә югала бара, дигән тәнкыйть сүзләрен еш ишетергә туры килә. Оештыручылар әйтүенчә, уку-укыту, мәдәни программада татар теленә күп урын бирелә.

Өченче форумның уку-укыту программасы җитәкчесе Алсу Гатауллина әйткәнчә, чыгыш ясаучыларны Казан гына түгел, Мәскәү, Санкт-Петербург, Чиләбе, Сочи, хәтта Австриянең Вена шәһәрен­нән үк чакырганнар. Алар, билгеле, урысча сөйли. Ә татар теленә багышланган аерым мәйдан бар икән.

– Балалар телгә карамый, кызыксынуларына һәм тематикага карап, нинди чатырга барырга икәнен хәл итә, – ди Алсу. – “Тел һәм тарих” дигән чатырда татар теленә басым ясала. Монда күптән түгел Гарри Поттерны татарчага тәрҗемә иткән Айдар Шәйхин, “Шаян ТВ”дан ку­нак­лар булды. Режиссер Илшат Рә­химбай, радио алып баручысы Рамил Шәрәфиев татарча оста­ха­нәләр оештыра.

Татарстанның яшьләр эшләре министры урынбасары Тимур Сөләйманов үзен әле дә сәлкеш дип саный икән. Ял көннәрен биредә уздырган Сөләймановлар.
– “Сәләт” минем өчен яшәү рәвеше генә түгел, ә фикерләү рәвешенә әйләнде инде, – ди ул. – Аны эчтән дә, тыштан да беләм. Монда белемгә тартылган, тел белән кызыксынган яшьләр җые­ла. Биредә тәнкыйди фикерләргә өйрәтәләр.

“Сәләт” яшьләр үзәге директоры Айгөл Гадбрахманова әйтүен­чә, быелгы форумнарның үзенчә­лек­ләре дә бар.
– 21 июньнән башлап 5 августка кадәр Биләр җирендә сменалар оештырыла. Аңа былтыргы форум тәмамлану белән әзерләнә башладык инде. Үзгәрешләр дә бар. Яшәү ягыннан да уңайлыклар булдырдык. Форум тәмамлангач, балалар­ның фикерен белешәбез. Яңа программа балаларның те­ләкләрен искә алып төзелә, – ди Айгөл Габдрахманова.
КФУ студенты Салават Кадыйров форумда “Сәләт-Самара” аланы әйдаманы буларак катнаша. Алар форумга 72 бала алып кил­гән.

– 2018 елда “Изге чишмә” аланына барган идем. Быел исә “Сә­ләт” тормышын әйдаман буларак күрәм, язын “Әйдаманнар мәк­­тәбе” аша уздым. Төркеме­бездә – 15 бала. Үза­ра сөйләшкәндә, ике телне дә тигез алып барабыз. Бер төр­кемдә урыслар гына, бер­сендә татарлар гына дигән бү­ленеш юк, – ди Салават.

Саба кызы Мәрьям Вәлиеваны бирегә “Сәләт”нең башка җирдә булмаган мохите тарта икән. 12 яшь кенә булуына карамастан, кызчык “Сәләт”нең берничә сменасында ял итәргә өлгергән инде.
– Тагын 6 ел сәлкеш булып катнаша алам әле, – дип сөенә Мәрьям. – Биредә үз төркемең, аланың белән генә түгел, барысы белән дә тату яшисең.

Чит илләрдән килүче балалар саны да елдан-ел арта бара. Мә­сәлән, быел биредә Финляндия, Канада, Төркия кебек илләр­дән балалар да ял итә.
– Форумга килү минем өчен яхшы тәҗрибә булды. Монда та­тар-төрек лицеенда укучылар белән дуслаштым. Алар миннән төрекчә сөйләшергә өйрәнә, бел­мәгән­нәрен сорый. Кызганыч, мон­­­дагы­лар урысча күбрәк сөй­ләшәләр шул, – ди 11 яшьлек Әмир­хан Нә­җипов. Ул форумга Истанбулдан ук килгән.
Татарстанда әби-бабасы, туганнары яши икән.

Чулпан Гарифуллина

Фото: «Сәләт» медиа үзәге


Фикер өстәү