Фәрит Мөхәммәтшин: «Безнең бурыч – Татарстанда һәркемнең рус телен яхшы белүе һәм татар телен аралашу теле дәрәҗәсендә белүе»

Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасының (ОБСЕ) милли азчылык эшләре буенча Югары комиссары Ламберто Заньерга Татарстанда ике дәүләт телен укыту турында сөйләде. Очрашу парламент бинасында узды, дип хәбәр итә «Татар-информ».

«Милли республикаларда дәүләт телләре белән бәйле сораулар бар. Бездә Россия Конституциясенә кадәр бер ел алданрак Татарстан Конституциясе кабул ителде. Бездә ике дәүләт теле – рус һәм татар телләре. Парламент утырышлары ике телдә дә бара – кемгә кайсы телдә чыгыш ясау уңайлырак. Монда проблемалар юк. Татар телен укыту белән бәйле сораулар бар», — дип сөйләде Мөхәммәтшин Ламберто Заньерга.

Ул республикада татар теле дәүләт теле булуын исәпкә алып, татар теле татарларга гына өйрәтелмәгәнен әйтте. «Хәзер бездә белем бирү эшчәнлеген үзгәртеп кору чоры. Без русларны һәм татар булмаган башка халыкларны татар телен тулы күләмдә укыту кирәк түгелдер, дигән фикергә килдек. Безнең бурыч – Татарстанда һәркемнең рус телен яхшы белүе, һәм татар телен аралашу телендә белсәләр, шул җитә», — диде.

Фәрит Мөхәммәтшин Татарстанның беренче Президенты, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевнең өч телле мәктәп булдыру инициативасы белән чыкканын әйтте. Парламент башлыгы чышыгында Татарстанның күп милләтле республика, биредә 173 милләт вәкиле яшәгәнен хәбәр итте.

«Күпчелеге татарлар – 53 процент, руслар 39 процент, чувашлар 120 мең һәм калган халыклар. Күптеллелек, күпмәдәниятлелек дәүләт органнары игътибарын сорый. Президент фәрманы белән, төрле милләт кешеләренең көнкүрешенә йөз тоткан законнар, карарлар кабул ителә. Без моңа җитди игътибар бирәбез. Конфликтлар булмасын дибез, миграцион агымны да искә алабыз», — диде парламент рәисе.

Ламберто Заньер моңа үз бәясен бирде. «Миңа җәмгыятьнең төрлелеген шулай сакларга омтылуыгыз ошый. Күптөрлелек ул – байлык. Монда идарәнең кызыклы системасын күрәм. Күпмәдәниятлелекнең монда сезнең тарафтан югары бәяләнүен күрәм. Без Татарстанда кызыклы лаборатория күрәбез, аның мисалында үзебезгә сабак, тәҗрибә дә ала алырбыз кебек тоела», — диде.


Фикер өстәү