Гүзәл Удачина: Татарстанда ел башыннан бирле егерме бала тәрәзәдән егылып төшкән

Татарстанда 2019 ел башыннан егермедән артык бала тәрәзәдән егылып төшкән. Барысы да җиде яше тулмаган сабыйлар. Икесенең гомере өзелгән. Бу хакта үзенең видеомөрәҗәгатендә Татарстанда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Гүзәл Удачина әйткән

«Гадәттә, мондый очраклар имин булмаган гаиләләрдә яки яшь әти-әниләрнең саксызлыгы аркасында килеп чыга дип уйлыйбыз. Чынлыкта исә алай түгел. Игътибарлы булсак иде. Гади генә саклык чаралары фаҗигане булдырмый кала, – дигән Удачина. – Балаларны үзләрен генә калдырмагыз. Тәрәзәләргә чикләгечләр куегыз. Әгәр андый мөмкинлек юк икән, тәрәзә тоткаларын алып куегыз һәм москит челтәрләренә генә ышанмагыз”, — дип искәртте балалар омбудсмены. Гади кагыйдәләрне истә тоту фаҗигаләр һәм югалтулар булдырмый алырга ярдәм итәчәк, диде ул.

 


Фикер өстәү