«Хәл белешү беркайчан да артык булмый». Туфан тагын сабакка җыйды

Хәтерләсәгез, заманында Туфан ага Миңнуллин каләмдәшләрен көн саен бер җөмлә булса да язарга, бер-берсе белән аралашырга өндәгән иде. Аның бу фикерен хуплаучылар да, мыек астыннан елмаеп үткәрүчеләр дә булды. Ә менә үзен аның шәкерте санаган Данил Салиховка, күрәсең, бу сүзләр бик сеңеп калган. Юкса үз нигезендә Туфан абыйга атап иҗат йорты салмас, шунда Туфан Миңнуллин җыены оештырмас иде. Ике елга бер мәртәбә үткәрелә торган бу чара Татарстан каләм ияләрен генә түгел, Башкортстан, Удмуртия, Мари Иле язучыларын, драматургларын, театр тәнкыйтьчеләрен җыйды.

Телефонны, интернетны онытып, күзгә-күз карап аралашып, бер-береңнең әсә­рен игътибар белән тыңлап була икән. Без бу мизгелләр­нең шулкадәр тансык булуын 6-7 июль көннәрендә аңладык. Интернет аша гына аралашу язучыларга да барып җитте, дип баш чайкый әнә Әхәт Гаффар да. Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов исә, бүген иң кирәк нәрсә – аралашу, җегетләр, дип җөпләп куя:

– Бер-береңнең иҗатын белү, алай гына да түгел, чуаш, мари, башкорт әдәбият­лары, дөнья әдәбияты үр­нәк­ләре белән танышу кирәк. Ки­рәк, әмма безнең бер-бе­ребезнең хәл-әхвәлен беле­шергә дә вакытыбыз җитми. Туфан Миңнуллин Кече Битаманга еш килә иде. Аның, Данил, миңа шушында кечкенә генә бер куыш сал әле, дигәне булды. Йортны да тергездек, күреп тә өлгерде, әмма шушы йортта кунарга өлгерми калды… Ул дөнья­лыктан киткәч, гомерем булса, бу җирдә Туфан исеме бе­лән җыен үткә­рермен, дигән сүзем бар иде. Икенче тапкыр үткәрәм, шөкер, искә алуыбыз рухына дога булып барып ирешсен. Без Туфан абый йогынтысында, аның киңәшләрен тотып, дра­ма­тургиягә килдек. Шуңа күрә аның эшен дәвам иттерәсебез, милли дра­матур­гиягә булдыра алган кадәр өле­ше­безне кертәсебез килә. Монда юнәлешләр билгелә­нә, мөһим темалар ачыклана, киләсе әсәрләргә оеткы салына.

Язучы Рабит Батулла исә, Туфан Миң­нуллинга атап, драматурглар семинарын гына түгел, шагыйрь, пуб­лицист, халык авыз иҗатын җыючы фольклорчы буларак та җыеннар үткәрергә кирәк, дигән фикердә:

– Бөтен өлкәләр ни хәлдә булса, милли драматургия дә, кызганыч, шул хәлдә бүген. Шуңа күрә җые­лыр­га, фикер алышырга кирәк. Җом­га намазын, гает намазларын да җые­лып укыйбыз бит. Җые­лу, хәл белешү, тәҗрибә уртаклашу, бер-береңнең исәнле­ген белү беркайчан да артык булмый. Туфан Миңнуллин драматург кына түгел, хи­кәяче, хатирәләр язучы, чын мәгънәсендә олы шагыйрь дә әле ул. Аның шигъриятенә багышланган аерым бер семинар үткәрер­гә кирәк.

Җыен бөтен шартын туры китереп ачылды. Чара­ның әләмен Батулла белән Россиянең һәм Татарстан­ның халык артисты Илдар Хәй­руллин күтәрде. Авыл халкы да әлеге чараны кызыксынып күзәтте. Бәләкәй генә авылга утыздан артык язучының килеп төшүе – хәтерләргә сеңеп калырлык вакыйга ул.

Семинарның төп өле­шендә исә 15 пьеса укылды. Алардан берничә автор аерым билгеләп үтелде. Театр белгече Гөлшат Фәттахова әйтүенчә, чын мәгънәсендә пьеса дип атардайлары бер­ничә генә булса да, бу – казаныш:

– Тема төрлелегенә игътибар иттем. Мәхәббәт тә, репрессия, беткән авыллар проблемасы да, фольклорга нигезләнеп язылган әсәрләр дә бар. Шушы 15нең бер­ни­чәсен генә чын мәгъ­нәсендә пьеса дип әйтеп була. Миңа калса, ун пьесаның берсен аерып атау да аз түгел. Сәх­нәгә дә күтәрелсә, җыенның зур нәтиҗәсе булыр иде.

Әлбәттә, татар әдәбияты, драматургиясе турында сөйләшкән җирдә туган тел мәсьәләсе турында фикер алышу булмыйча калмый. Илдар Хәйруллин театрда тел мәсьәләсе, милли драматургия турында уйлары белән бүлеште:

– Драматургия ни хәлдә дисең… Бу – шулкадәр катлаулы сорау. Драматурглар бик аз безнең. Булганның да күбесе урысча яза. Әгәр син үзеңне татар дип саныйсың икән, ничек инде үз телеңнән бизәргә мөм­кин? Кызганыч, тормышыбызда татар теленә урын кимегәннән-ки­ми. Әй­тик, мә­четләрдә вәгазьләр башлыча урысча укыла. Нишләп урысча сөйлисез, дип сораганым булды. Хәз­рәт, татарча белмәгән татарлар килә бит, дип җавап бирде. Туфан абый­ның: “Әгәр дә кеше үзен татар дип саный икән, татарча өй­рәнә алмыймы? Аз гына булса да горурлыгы бар икән, нигә ул туган телен өйрәнми? Юкса бит инглиз­чәне, немец телен бер дә авырсынмыйча үзләш­терәбез, ана телен өйрәнергә иренәбез”, – дип гасабиналып сөй­лә­гәне бар. Менә монда да, кайбер­ләре, фикер әйтәм дип, пьеса язган, ләкин ана телендә түгел. Әле күптән түгел генә “Сәләт”тә булдым. Теат­раль­ләшкән кон­курс­ның рәисе идем. Бик матур чыгышлар ясадылар. Арча педагогия көллияте студентлары белән сөйләшеп киттек. Алар, татар бүлеге бетерелде, дигәч, егылыплар китә яздым. Шуннан уйлап карагыз, нинди киләчәк көтә без­не? Г.Камал театрыннан тыш, барлык театрлар да балалар өчен спектакль­ләрне урысча уйныйлар. 3-5 яшлек бала аңына ана телен сеңдерү урынына без урысча фи­кер­ләү формалаштырабыз. Быел театр училищесына яңа курс җый­дым. Кабул итү имтиханнарына татар авылыннан балалар килде. Авызларыннан чыккан һәр өч сүз­нең берсе урысча. Тел байлыгы югалып бара! Хәлебез бик аяныч. Чынбарлык бик куркыныч.

Әлеге чынбарлык Салават Юзеев, Мансур Гый­ләҗев, Туфан Имаметдинов һәм башкаларның пьесаларында ачык чагыла. Хәле­безнең ни дәрә­җәдә аяныч икәнен драматург­лар аңлат­маса, тагын кем аңлатыр соң? Чөнки сәхнә – халыкка тәэсир итү алым­нарының иң үтемле­се. Чират – режиссерларда. Алар мил­ли тормышыбызны чагылдырган әсәр­ләргә алынырлармы? Хәер, җыен­­да катнашучы режиссерлар кайбер әсәр­ләрне сайлады да инде.

Ашыт буендагы кичке уен, Туфан абый йөргән эз­ләр, ул сокланган табигать күренешләре әнә шулай тәэ­сир итте.

Гөлинә Гыймадова


Фикер өстәү