Халыкның кереме иң югары булган ун төбәк арасына Татарстан да кергән

Татарстан Республкасы халыкның кереме иң югары булган 10 төбәк арасына кергән. РИА Новости агентлыгының тикшеренү мәгълүматлары шул хакта сөйли.

Рейтингта Ямал-Ненец автономияле округы — беренче, Ненец һәм Чукотка автономияле округлары – икенче һәм өченче, Татарстан унынчы урынны били. Тыва, Алтай һәм Калмыкия республикаларында яшәүчеләрнең керемнәре – иң түбәне.

Моннан тыш, тикшеренүдә өстәмә күрсәткечләр дә бар. Бу – фәкыйрьлек чигендә яшәүчеләр өлеше. Татарстанның фәкыйрьләр өлеше буенча нәтиҗәләре иң яхшысы – 7,2 процент, әлеге уңайдан ул шактый бай төбәкләрне дә узып китә. Бу республикага шушы күрсәткеч буенча Мәскәү һәм Санкт-Петербург белән беррәттән икенче урынны (беренче урында — Ямал-Ненец автономияле округы) биләргә мөмкинлек бирә.

Рейтингны төзү өчен экспертлар 2018 елда Россиянең һәр конкрет төбәгендә товар һәм хезмәтләрнең фиксацияләнгән җыелмасы бәясенә карата халыкның җан башына уртача айлык керемнәре нисбәтен файдаланган.

«Татар-информ»


Фикер өстәү