“Ходай нәрсә биргән – шуны җыярбыз”. Республика игенчеләре урып-җыюга әзер

Татарстан игенчеләре урып-җыюга кереште­ләр, дип язсак, бераз иртәрәк булыр әле, ләкин районнар инде тулы әзерлектә. Хуҗа­лыкларда комбайннар­ның һәм ашлык ташу транспорты­ның уракка әзерлеге тикшерелеп бетте диярлек.

Кайсыдыр районнар сынау өчен ашлык суктырып карый, кайсыларыдыр яңгыр­лар туктавын көтә, кайсыларында игеннәрнең тиешле дә­рә­җәдә өлгереп җитүе ки­рәк. Республика игенче­ләре быел нинди уңыш фаразлый? Урып-җыюга кайчан чыгарга ниятлиләр? “ВТ” хәбәрчесе әнә шул хакта белеште.

Ныклап торып уракка төш­мәсәләр дә, ашлык суктырып караган районнар бар. Лаеш районының “Волжская” җәмгыятендә, мәсәлән. Җом­га иртән­ге якта яңгыр явып, эшне төштән соңга күчерсә дә, бер комбайн “Скипетр” сортлы көзге бодайны урып карады. Хуҗалыкның баш агрономы Равил Сафиуллин сук­тыруның сыйфатыннан ка­нәгать калган. Аның әйтүенчә, кыр­ның әлеге кишәрлеге биег­рәк урында урнашкан, шуңа күрә биредә игеннәр дә башка урыннардагыга караганда иртәрәк өлгерә, бөр­текләр тиешле катылыкка җиткән.

Хуҗалык җитәкчесе Илнур Шәйх­разиев әйтүенчә, быел алар бер гектардан 30 центнерлап уңыш җыеп алырга өметләнә. Районда көзге культуралар 10,5 мең гектар мәйданда чәчелгән.

Гадәттә, башка елларда уракка беренчеләрдән булып, зәйлеләр төшә торган иде. Алар быел да сынатмаган. Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җи­тәкчесе Фәргат Камалиев әй­түенчә, шушы көннәрдә иген­челәр 655 гектар мәйданда үсә торган көзге бодайны суктырырга керешкән.

– Көзге бодайның “Альмера” сор­ты башкалардан бер атнага иртәрәк өлгерә. Шуңа күрә кичә бер агрофирмада ике бүлекчәдәге бодайны ега башладык. Бүген сугарга чыктык. Кичә бер комбайн Сәвә­ләй басуындагы көзге бодай­ның “Скипетр” сортына чыгып карады. Ә менә арпалар яшел әле. Безнең район борчак үстерми. Аның каравы 16 мең 200 гектар мәй­данда – бодай, шундый ук җирдә арпа үсә, – диде җитәкче.

Фәргат Камалиев әйтүен­чә, зәй­леләр яхшы басулардан көзге бодайны гектарыннан – 50, арпа культурасын 45–50 центнер чамасы алырга планлаштыралар.
– Начаррак басулар да бар. Һава торышын да алдан белеп булмый. Әлегә менә шундый уңышка өметлә­нәбез. Районның Сарман, Чаллы, Тү­бән Кама белән чиктәш авыл­ларын­дагы кырларда дым мулдан булды. Ә Әлмәт якларында явым-төшем азрак яуды. Аллаһы Тәгалә ничек бир­гән, шуны җыеп алырга инде. Техникалар әзер. Комбайннар парадына 60 “кыр корабы” чыкты. Быел безнең районга 15 яңа “Торум” комбайны кайтты. Алар күп уңыш бирә торган басуларда эшләячәк, – диде Фәргат Камалиев.

Буалылар исә шушы көн­нәрдә борчак җыюга кереш­кән. Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек ида­рәсе җитәкчесе Ранис Габитов әйтүен­чә, әлеге культура хәзерге вакытта 100 гектардан артык мәйданда суктырылган. 301 тонна уңыш алынган. Ә менә көзге бодай чәчелгән кырларның хәле әллә ни сөенерлек түгел икән. Узган ел дым җитмәү сәбәпле, уҗым культуралары начар тишелгән. Шуңа күрә аларны язын кабаттан чәчәргә туры килгән.

– Белгечләр белән киңәшләштек тә иң элек арпа басуына чыгарга уйладык. Аннан соң гына көзге бодайга тотынабыз. Аларның мәйдан­нары да күп түгел. Ярый инде, быел игеннәр яңгырга тиенде, – диде Ранис Габитов.

Ә менә Арча районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең баш агрономы Раил Шакирҗанов әйтүенчә, алар урып-җыюга август башларында төшәргә уйлый.
– Өлгереп килә торган басулар бар үзе. Бу атна ахыры – киләсе атна башларында күпьеллык үләннәрне, костерны, борчакны сугарга чыгарбыз дип торабыз. Арпа да бераз саргая башлады. Ә бодай ямь-яшел әле. Аңа иртәрәк. Быел ашламалар да яхшы кертелде. Һава шартлары да игеннәргә иркенләп үсәргә мөмкин­лек тудырды. Кояш өстән кыздырып тормагач, шулай акрын гына, бәрәкәте белән өлгерәләр. Быел уңыш яхшы булырга тиеш, Алла боерса. Яңгырлар яву да авыл хуҗалыгы өчен яхшы булды. Август та эссе булырга охшамаган. Ашлык бәяләре генә кинәт төшеп китмәсә ярар иде инде, дип телибез, – диде Раил Шакирҗанов.

Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы китер­гән мәгълүматларга караганда, Әлки, Әлмәт, Кама Тамагы, Түбән Кама районнарында шепкән (рыжик) культурасын урып-җыюга керешкәннәр. Һава шартлары яхшы торып, башаклар тулышып җитүгә, атна-ун көннән кырларда тулы куәткә эш кайный башлый, димәк.

Зөһрә Садыйкова


Фикер өстәү