“Иделне савыктыру” проекты буенча Татарстанда барлыгы 4 миллион агач үсентесе утырту планлаштырыла.

Татарстан янә “пилот” булачак. Бу юлы Идел ярларын яшеллән­дерү программасы буенча пилот төбәккә әйләнергә җыенабыз. Яр буйларына агачлар утырту эшен “Иделне савыктыру” федераль проекты кысасында башкару күз­дә тотыла.

“Без инде узган елдан бирле әлеге проект белән шөгыль­лә­нә­без. Урман хуҗалыгы министр­лыгы башлангычы бу. Тормыш тәҗри­бә­се һәм галимнәрнең тик­шеренү нәтиҗәләре агачлар­ның Иделгә агып төшүче суларны чис­тартуын күрсәтә”, – дигән урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров мәктәп­ләрнең урман хуҗа­лыклары слетын ачканда. Аның әйтүенчә, проектны тормышка ашыруга киләсе елның язында акча бүлеп бире­ләчәк һәм тәүге агачлар да утыртыла башлаячак.

“Иделне савыктыру” проекты буенча Татарстанда барлыгы 4 миллион агач үсентесе утырту планлаштырыла.


Фикер өстәү