Илдар Сәгъдәтшин: «Укучы килмәсә, китап үзе укучыга бара»

Татар китабы укучысына нинди юллар белән барып җитә? Китап чыгару – чыгымлы эшме, төшемлеме? Бу һәм башка сорауларга Татарстан китап нәшриятының генераль директоры Илдар Сәгъдәт­шин җавап бирде. Әңгәмә коруның җитди сәбәбе дә бар. 22 июльдә Татарстан китап нәшрияты оешуга 100 ел тула.

– Әүвәл моннан йөз ел элек басылган беренче басма китап­ларны искә төшерик әле. Алар нинди эчтәлектә булган?

– Татарстан китап нәшрияты ул вакытларда күбрәк җыентыклар әзерләгән. Тик бу нәшрият оешканчыга кадәр татар китабы басылмаган дигән сүз түгел. Татар китабы күпкә өлкәнрәк. Чөнки безнең халык гомер-гомергә ки­тап­лы, белемле булган. Нәшрият оешу – заман таләбе. Ул вакытта бик күп төбәкләрдә Мәскәү филиалы буларак басмаханәләр барлыкка килгән. Дөрес, аңа кадәр дә шәхси нәшриятлар булган һәм алар уңышлы гына эшләп кил­гәннәр. Бу уңайдан элек-электән китапка битараф булмаган меценатларны искә алыйк. Бүген менә шушы традиция саекты кебек. Үзебез нәрсәдер эшләмибез икән, безнең өчен кем эшләп бирер? Мәдәниятне күтәрә алырдай эш­ләрдә активрак катнашасы иде.

Татарстан китап нәшриятына килгәндә, аңа яшәргә дәүләт яр­дәм итә. Ә бу ярдәм бик күп тө­бәкләрдә юк. Дәүләт ярдәме Татарстанда, Башкортстанда һәм Яку­тиядә генә каралган. Ләкин мәдәният, тел язмышын дәүләткә генә калдырмаска иде. Һәр кеше үз-үзенә, ә син моның өчен нәрсә эшләдең, дигән сорауны бирсен иде. Һәр кешегә меценат булырга да кирәк түгел. Балаларыңа дөрес рухи тәрбия бирү дә татар китабы өчен зур ярдәм була ала.

– Яшерен-батырын түгел, ки­тап укучы саны елдан-ел кими бара. Татар китабының ки­лә­чәге нинди булыр? Тагын бер­ничә дистә елдан аны укучы калырмы?

– Китап укучыларның саны кимүнең сәбәпләре төрле. Телевидение барлыкка килү, хәзер инде тормышыбызга интернетның үтеп керүе укучыны, чыннан да, китаптан беркадәр аерды. Әмма басма китапның укучысы беркайчан да бетмәячәк. Дөрес, халыкның бер өлеше электрон китап укыр, аудио­китап тыңлар. Укучыларны югалт­мас һәм өстәмә аудитория булдыру өчен, аудиокитаплар чыгаруга алындык та инде без. Ә укучылар саны дигәндә, 2000–3000 тираж белән чыккан китаплар үз укучысын таба. Димәк, бер китапны шул санда укучылар укый. Бу инде ихтыяҗның барлыгын һәм даими булуын күрсәтә.

– Укучыны өйрәнү җәһәтен­нән мониторинглар үткәреп торасыз. Аның иҗтыяҗы ничек үзгәрә? Элек халыкны нинди китаплар кызыксындырган, хә­зер күбрәк нәрсә укырга ярата?

– Бу сорауга берьяклы гына җавап биреп булмый. Чөнки аудитория бик төрле. Мәсәлән, Айдар Сәхипзадиновның “Провинциал” дигән китабы “Ел китабы” бәйге­сендә җиңеп чыкты. Бу – китап­­ха­нәләрдә иң укылышлы китап әнә шул булган дигән сүз. Әмма кибет­ләрдә “Провинциал” начар сатылган. Китап сәүдәсе дигәннән. Дәү­ләт субсидиясе ярдәмендә без китапны үзкыйммәтеннән арзанрак бәягә сата алабыз. Шуңа күрә татар китабы Мәскәү китаплары дә­рәҗәсендә кыйммәт түгел. Әйтик, “Су анасы”, “Шүрәле” әкият­ләренә беренче иллюстрацияләрне нәш­рият рәссамы Байназар Әлменов ясаган. Ул рәсемнәрне безнең әти-әниләр, өлкән буын яхшы хәтерли әле. Без Байназар Әлменов бизә­гән менә шушы китапны яңадан чыгардык. Аның бәясе 70 сум иде. Мәскәүдә мондый сыйфаттагы китапны 500 сумнан кимрәккә табып та булмый. Дөрес, кыйммәтле китаплар да бар. Болар – фото­аль­бом­нар, сүзлекләр, бүләк китап­лары.

– Без акрын гына китап би­зәү өлкәсенә килеп кердек. Яше­­рен-батырын түгел, китап бизәү, бигрәк тә балалар китабы бизәлеше күп кешене ка­нәгатьләндерми.

– Бу – четерекле тема. Мәсәлән, “Татар халык әкиятләре” китабын чыгарырга әзерлибез. Рәссам үз хезмәте өчен бик зур суммада акча сорый. Без ул чыгымнарны кү­тәрә алабыз. Ләкин бу китап бә­рабәренә чиратта торган берничә китап чыкмыйча калачак. Шуңа күрә без баланс сакларга, китап санын киметмәскә тырышабыз. Гыйб­­рәтле бер мисал китерәсем килә. Сара Садыйкованың кызы Әлфия Айдарская әнисенең бөтен җырларын туплаган җыентык чыгарырга тели. Аңа бу эш өчен зур суммада гонорар каралган иде. Ләкин ул тиражны һәм сыйфатны тагын да арттыру бәрабәренә гонорардан баш тартты. “Миңа әниемнең мирасының киләчәккә тапшырылуы кыйммәт“, – ди. Бу ханым алдында баш иябез дими, ни дисең. Ә бит күпме акча бирәсең дип килеп сораучы варислар да бар… Юкса башка төбәкләрдә китап чыгару өчен автор үз кесә­сеннән түли.

– “Мәгариф турында”гы канунга үзгәрешләр кертү нәш­риятка тәэсир иттеме?

– Нәшрият Мәгариф министр­лыгы заказы буенча дәреслек­ләрне эшли, бастыра һәм мәктәп­ләргә тарата. Бүгенгә кадәр ми­нистрлыкның заказы даими рә­веш­тә бар. Дәреслекләр буенча белгечләребез җитәрлек һәм без дәреслекләргә карата теләсә нинди заказны үтәргә әзер. Штаттан тыш ярдәм итәргә әзер булган белгечләребез дә бар. Болар – галимнәр, мәктәпләрдә эшләүче укытучылар һәм башкалар.

– Сез – китаплы гаиләдә үс­кән кеше. Бирегә эшкә алынганда, иң әүвәл нинди үзгәреш­ләр кертү турында уйландыгыз? Горурланырлык дип кайсы проектны аерып әйтә аласыз?

– Нәшрият белән беренче танышуым “Ватаным Татарстан” газетасында эшләгән чакта булды. Миңа рәссамнар белән очрашып, стена календаре өчен кечкенә очерклар әзерләү биреме бирел­гән иде. Сез әйткәнчә, китаплы гаиләдә үскәч, нәшриятка тартылу табигый булгандыр инде. Биредә язучыларның эшләве дә аны зыялылар үзәгенә әверелдерә иде. Хәзер дә шушы традицияне дәвам иттерәбез. Бүген нәшриятта Газинур Морат, Галимҗан Гыйльманов, Ленар Шәех, Рифат Сәлах эшли.

Китаплар күп иде… Кечкенә чакта хәтта Роберт Миңнуллинның улы белән, кайсыбызның өендә китап күбрәк дип бәхәсләшкән дә булды. Аларда күбрәк булып чыкты. Элек бит китап җыю модасы да бар иде. Китап сүзе исә үземне белә башлаганнан бирле аңыма сеңде. Моның өчен әниемә (ша­гый­рә Фәйрүзә Мөслимова – ред.) рәхмәт. Бик бәләкәй чакта үзе укыды, китапны яратырга өйрәтте. Мин – әнинең күпчелек шигырь­ләренең беренче тыңлаучысы да. Хәзер дә шигырь укырга яр­атам. Ә инде горурланырлык дип эш-га­мәлләрнең берсен дә аерасы килми. Соңгы нәтиҗәле проект­лар­ның берсе – аудиокитаплар әзер­ләү, мәсәлән. Татарстан китап нәш­рияты узган ел Президент Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән аудиокитаплар яздыра башлады. Аудиокитаплар исемлеге мәшһүр әдип­ләребезнең иң билгеле әсәрләрен­нән төзелде, алар арасында Габдулла Тукай, Муса Җәлил, Гаяз Исхакый, Каюм Насыйри, Хәсән Туфан, Мөдәррис Әгъләм һәм башкалар бар. Бүген сайтка барлыгы 184 сәгать озынлыкта яздырылган 51 аудиокитап урнаштырылды. Ел азагына хәтле барлыгы 746 сәгать­лек аудиокитаплар яздыру күздә тотыла. Аудиокитапларны MP3-форматны уйната алырдай җай­лан­мада бушлай тыңларга һәм бушлай үзеңә күчереп алырга мөм­кин. Быел бу проектка кушылырга теләк белдергән партнерларыбыз да пәйда булды, мәсәлән, “Татнефть” хәйрия фондының “Рухият” программасы. Әлеге программа китап сөючеләргә Гамил Афзал һәм Саҗидә Сөләйманова шигырьләрен тыңлый алу мөм­кинлеге бирде.

Эшчәнлеккә тукталганбыз икән, нәшриятта миңа кадәр эш­ләгән барлык җитәкчеләргә рәхмәт әй­тәсем килә. Алар – китап эшен сак­лаган, бүгенгәчә китереп җиткер­гән шәхесләр. Нәшрият – бик катлаулы оешма ул. Читтән караганда гади һәм җайлы тоелса да, аның үз нечкәлекләре, үзенчәлек­ләре бар. Безнең оешма дәвам­чанлыкны кайгырта, үзенә кадрлар әзерли. Әйтик, КФУның Филология һәм мәдәния­тара багланышлар инс­титу­тының график дизайн һәм нәшрият эше фәнни-укыту лабораториясе белән иҗади эш­ләребез байтак. Узган ел – ике, быел биш китапның бизәлешен студентлар эшләде. Нәтиҗәдә шактый кызыклы проектлар барлыкка килде. Чөнки яшьләр интернет мөм­кинлекләрен, яңа технология­ләрне оста файдалана, күзаллау­лары да башкача. Мәсәлән, Ландыш Әбүдәрованың “Мандариннар” китабы шундыйлардан.

– 100 еллык юбилее уңаен­нан, нәшрият укучыларына нинди бүләкләр әзерли?

– Юбилей елында күбрәк китап чыгару мөмкинлеген карадык. Әл­бәттә инде, бу китапларны укучыга илтеп җиткерү юлларын да даими эзлибез. Тау Мөхәммәткә бармаса, Мөхәммәт тауга бара дигәндәй, сатучы китап алырга кибеткә килми икән, без аңа үзебез илтеп бирәбез. Сүз уңаеннан, Казан үзәгендәге Бауман урамында ике кибетебез бар һәм алар табышлы эшлиләр. Әмма максатчан аудитория калаларда түгел, авылларда. Шуңа күрә һәр районга барып, китап бәйрәме үткәрүне максат итеп куйдык. Быелдан без әлеге эшне Язучылар берлеге белән бергәләшеп алып барачакбыз. Инде республиканың күпче­лек районнарын йөреп чыктык. Иң сөендергәне – китап сатып алучылар бар!

  • Быел нәшер ителә торган берничә китап:
    Мөхәммәт Мәһдиев­нең 10 томлыгы
    Галимҗан Ибраһимовның 15 томлыгы
    Галиәс­гар Камал пьесалары
    Александр Пушкин әсәрләренең татар теленә тәрҗемәсе
    Шәриф Камалның “Буранда” исемле әсәрләр җыентыгы
    Илфак Шиһаповның “Кеше эзлим” китабы

Әңгәмәдәш – Гөлинә Гыймадова

 


Фикер өстәү