Гармун тартып, җырлый-җырлый, мунча себеркесе бәйләгәннәрен күргәнегез бар идеме әле? Ә без менә Арча районының Шура авылына баргач, шундый тырыш һәм шат күңелле кешеләр белән танышып кайттык. Без килүгә махсус шулай әзерләнгәннәрдер инде, дигән идек. Анысында да хаклык бар, ләкин Халидә һәм Кәшшаф Рәхмәтуллиннарның капка төпләрендә мондый күңелле өмәләр еш була, ди. Авылның “Чордашлар” фольклор халык ансамбленә йөрүче хатын-кызлар һәр эштән дә әнә шулай бәйрәм ясарга сәләтле икән.
Сәфәребезнең сәбәбе концерт карау түгел иде, әлбәттә. Чөнки мунча керүнең рәхәтен һәм тәмен генә түгел, аның файдалы үзлекләрен дә белгән кешеләр кышка себерке әзерли башлады. Шул исәптән Кәшшаф абыйлар да. Алар бу эшне ел саен менә шулай өмә ясап башкаралар. Ир-атлар урманнан алып кайткан агач ботакларын хатын-кызлар аралап, һәркайсы үзенә себерке итеп бәйли.
Мунча себеркесен кайчан җыю дөрес соң? Бу мәсьәләдә төрле фикерләр ишетергә туры килә. Яңа танышым әйтүенчә, себеркене алар июнь ахыры-июль башларында бәйли башлый.
– Бу вакытта каен ботаклары арасына кыстырып җибәрергә карлыган яфраклары, кычыткан да җитешкән була. Аннан соң, себерке җыюның иң яхшы вакыты – юкә чәчәк аткан чор. Ә инде Питраудан соң себерке җыймыйлар, чөнки аннан соң бәйләгән себеркенең яфраклары коела торган була. “Май себеркесе” дигәне дә бар. Анысы үзенең йомшаклыгы белән аерылып тора. Бу вакытта агач яфраклары ваграк һәм лайлалы була. Кеше сәламәтлегенә менә шул лайласы файдалы да инде, – ди ул.
Ә менә Ашытбаш авылында яшәүче “аяклы энциклопедия”, һава торышларын күзәтеп, табигать турында бик күп белүче Рәис Шәкүров әйтүенчә, себеркене кышка 12 июльдән 21 июльгә кадәр әзерләү дөрес.
– 12 июль көнне су агач тамырыннан очына кадәр менеп җитә һәм шуннан соң ул аска таба төшә башлый. Нинди генә себерке булса да (каен, имән, юкә һәм башка агачныкылар), бу вакытта бәйләгән себерке ун кешене чапсаң да, ун яфрагы да коелмый торган була. Себеркенең бәйләү вакыты менә шул, – ди Рәис Шәкүров.
Шуралылар себеркенең төрле төрләрен әзерли. Каен себеркесен үзен генә дә, уртасына карлыган, юкә ботагын, мәтрүшкә, бөтнек тә куеп бәйлиләр. Алар мунчага рәхәт, тәмле ис тарата һәм һәр үлән тәнгә үз шифасын бирә. Күз тимәсенгә, арасына миләш тыгып җибәрү гадәте дә бар. Себерке бәйли торган мунчаланы да үзе әзерли икән Кәшшаф абый.
– Мин мунчала белән бәйләнгән себеркене яратам. Аны пешергән вакытта мунчага үзенә күрә бер тәмле исе тарала, – ди ул. – Чия себеркесен дә бәйлибез. Ә менә әремне бик кушмаска тырышабыз, чөнки ул күпләргә аллергия бирергә мөмкин. Имәннеке каты, эрерәк яфраклы, күтәрер өчен авыррак була. Аннан соң ак чыршы себеркесе дә бәйлибез. Мунчада пешергәч, ул йомшарып китә. Тәнне чабып кына калмый, массаж да ясый. Суына аякларны тыгып утырсаң да яхшы.
Себерке әзерләүнең дә үз җае бар дип саный Халидә Рәхмәтуллина.
– Әниләр ваграк яфраклы ботакларны җыярга кушалар иде. Ботакларны иртән, чык кипкәнче җыярга ярамый. Төштән соң, көн сүрелә төшкәч җыйсаң, иң яхшысы шул була, – ди ул.
Шулай күмәкләшеп күп итеп бәйләгәч, Рәхмәтуллиннар себеркене сатуга да чыгара микән әллә, дип уйлаган идек. Сатмыйлар, бары тик үзләренә генә бәйлиләр икән.
– Авылда себерке сату дигән нәрсә юк. Туганнарга, дусларга бүләк итәргә яратам мин аны. Казахстанда яшәүче туганнарым да алып китә. Казаннан кайтучы авылдашлар да: “Кәшшаф, әйдә, себерке бәйлик әле”, – дип кереп җитәләр. Алып кайтам да, бергәләп бәйлибез. Авылда андый ярдәм өчен дә акча алу юк инде ул. Без бит – бер авыл кешеләре. Урамыбыз элек-электән бик дус иде. Элегрәк печәннәрне дә бергә өя идек, – ди ул. – Үзебезнең дә шатлыклы көннәребез. Кызыбыз университетны кызыл дипломга тәмамлады. Өч балабыз да үз юлын тапты. Барысы да уңышлы урнашты. Шуңа күрә безнең шатланып кына яши, сөенә-сөенә эшли торган тормышыбыз.
Рамил Гыйльманов: “Үлән кушылганын яраталар”
Биектау районының Татар Урматы авылында яшәүче Рамил Гыйльманов мунча себеркесеннән бизнес ясаган. Узган ел ул, 300 парга якын себерке бәйләп, 30 мең тирәсе акча эшләгән.
– Мин Казанда эшли идем. Өч ел элек әтием алты тапкыр инсульт кичерде, башына бик катлаулы операция ясадылар. Аны карарга дип, авылга күченеп кайттым. Уйладым-уйладым да мунча себеркесе ясап сатарга булдым. Чөнки бу шөгыль безнең нәселгә бер дә ят түгел. Бабай бик оста себерке бәйләүче иде. Балачактан ук аңардан күреп үстек. Кышка дип, ел саен 20-25 пар мунча себеркесе әзерли иде, – ди ул.
Рамил себеркенең бер парын 100 сумнан сата.
– Әлеге бәяне күпсенгән кешеләр дә булды, ләкин мин бит бөтен шартын китереп бәйлим. Аңа күпме хезмәт керә. Бер мең сумга сатып алган себерке әллә күпме тапкыр мунча керергә җитә бит. Көндез башка эшләр белән мәшгуль булам, әтине карыйм. Төнге 2гә кадәр себерке бәйлим, – ди ул.
Бу эш белән шөгыльләнә башлаган елны 70 пар саткан булса, узган ел 280 пар себерке бәйләгән.
– Заказларым бик күп. Өч ел эшләү дәвамында даими клиентларым да барлыкка килде. Хәтта башка районнардан килеп алучылар да бар. Ясап кына өлгерергә кирәк. Күбрәк төрле үләннәр кушып бәйләгән каен себеркесен сорыйлар. Әрем, сары һәм зәңгәр мәтрүшкә, юкә чәчәге аткан вакытта аның ботагын, карлыган яфракларын кушып бәйлим, – ди Рамил.
Үз авылларында да сораучылар бар икән. Алар – күбрәк өлкәннәр, ди Рамил. Андыйларга бүләк итеп биргән чаклары да бар.
– Узган ел каен яфраклары начаррак иде. Быел яхшы. Себеркене юл буйларыннан җыймыйм. Авылыбызның табигате бик матур. Мин балыкка да йөрергә бик яратам. Акча эшлим дигән кешегә әллә нинди мөмкинлекләр бар. Гөмбә дә җыеп сатам. Хәтта гади селәүчән җыеп та акча эшләргә була. Бөтен байлыкның табигатьтә булуына шаклар катам, – ди ул.
- Кайсы нинди авырудан шифа бирә?
Каен себеркесенең кан тамырлары авыруларыннан файдасы зур. Ул томау төшкәндә, йөткергәндә, тамак авыртканда ярдәмгә килә. Шулай ук кан әйләнешен көйли һәм нормальләштерә. Моннан тыш, тән тиресен төрле тимгелләрдән, үлектән чистарта, шулай ук җәрәхәт, сыдырылган урыннарның төзәлүен тизләтә. Каен себеркесе кәефне күтәрергә һәм тынычланырга да ярдәм итә.
Тал себеркесе шешләрне суыра, арка авыртуларын баса, салкын тиюдән булыша.
Имән себеркесе сөякләрне ныгыта, буыннары авырткан кешеләргә файдасы зур. Ул аеруча майлы тиреле кешеләргә килешә. Тәнне сыгылмалы итә һәм азмы-күпме корыта. Имәннең хуш исе артериаль басымның күтәрелүенә комачаулый. Шуңа күрә дә бу себерке физкультурникларга һәм гипертоникларга киңәш ителә. Имән себеркесе нерв системасын тынычландыра һәм стресстан арынырга ярдәм итә. Төнәтмәсе кайбер тире авыруларыннан, аяк тирләүдән дәвалау чарасы буларак кулланыла.
Юкә себеркесен баш авыруларына каршы файдаланырга мөмкин. Шулай ук күздәге кан басымын да нормага китерергә була. Билләре, бөерләре авырткан кешеләргә дә ярдәме тия. Моннан тыш, тир бүленеп чыгуны тизләтә, тынычланырга, җәрәхәтләрне тиз төзәтергә, бронхларны киңәйтергә ярдәм итә.
Зөһрә Садыйкова