Ипи-тоз һәм… бала арбасы. Күрше хакы – Алла хакымы?

Иң яхшы күрше кем дип уйлыйсыз? Җитмеш төрле һөнәр иясе булган юан беләкле ир-ат та, аш бүлмәсендә беркайчан тозы бетмәгән хуҗабикә дә түгел, ә ялгыз бабай. “Левада” үзәге һәм Иҗтимагый фикер фонды үткәргән сораштыру барышында әнә шул ачыкланган. Ә иң начар күршеләрнең берсе – балалы гаилә.

Бүген тормышны интернеттан башка күз алдына да китереп булмый. Социаль төркемнәрсез биг­рәк тә. Күрше-күләнгә кунакка йө­рү дә бетте. Шәһәрдә генә түгел, хәтта авылда да үзара “ватсап” аша гына аралашалар хәзер. Без яшәгән йортта да шул ук хәл. Төркем бер дә тынып тормый: бер күршедә су беткән, икенче­сендә кыяр үсентесе артык калган, өченчесенә бер генә сәгатькә дрель кирәк… Тик интернетта язы­шырга иң нык яратучылар – яшь әниләр. Берәрсендә ремонт башланса, бу хакта бөтен йорт белеп тора. Чөнки күршедә яшәүче яшь әни шунда ук төркемдә фа­тир­ның номерын күрсәтеп: “Көн­дез тавышланмагыз, бала йок­лый алмый”, – дип язып куя. Аңа башкалар да кушыла һәм шуннан су буе язышып китәләр. Эштән соң арып-талып, өйгә кайтып кер­гән берәрсе: “Югары каттагы фатирда балаларның туп уйнаганы күрше бүлмәдәге кебек ишетелә, әйтегез, йөгермәсен­нәр”, – дип сөрән салса, смс-хә­бәр­ләр тагын да “кыза”. Полиция чакырту бе­лән янауга кадәр барып җитәләр хәтта. Әнә шулай яшибез.

Хәер, мондый хәлләр бер без­дә генә түгел икән. Ростов-Дон шәһә­рендә, мәсәлән, күп катлы йортта яшәүчеләр, подъезд­ның беренче катында бала арбасы куярга махсус мәйданчык ясаганнары өчен, яшь әниләрне судка биргәннәр. Мәхкә­мә сабыйлар ягына баскан. Зур гаи­лә булып яшәүче күршеләр дә бар. Казан читендәге яңа торак ком­плекс­ларының берсендә үзенчәлек­ле традиция бар: биредә күршеләр яңа күченеп килүчеләрне ипи-тоз белән каршы ала, ә Яңа елны, һәр катта бәйрәм өстәле корып, подъездда бәйрәм итәләр.

Социологлар да күршеләрнең хәлен белешкән. Тикшерү барышында ачыкланганча, россияле­ләр фәкыйрь (55 процент), артык бай (44 процент) һәм кечкенә балалы (36 процент) гаиләләр белән янәшә яшәргә теләми. Ә иң яхшы күрше дип, пенсия яшендәге ялгыз яшәүче ир-атны атаганнар. Тик нишлә­тә­сең, күршене сайлап булмый шул. Рес­пондентларның 23 проценты әнә шул фикердә. Шуңа күрә тирә-юньдәгеләр бе­лән уртак тел табып яшәргә тырышалар. Илдә яшәүче­ләрнең 19 проценты, гомумән дә, күрше­ләрен белми. 17 проценты туры­дан-туры: “Миңа беркем дә ки­рәкми”, – дигән. 11 проценты исә, күршеләр туганнан да якынрак, дип саный.

Яхшы күрше – ярты дуслык. Тик­мәгә генә шулай димәгәннәр. Бак­саң, күршеләр арасында низаг барыннан да бигрәк дивар ар­тында­гыларның артык нык тавышлануы аркасында (53 процент) килеп чыга икән. Күрше­ләр кечкенә балалар чыр-чу килгән­не, ремонт эшләрен һәм төн­лә йокламаучыларны яратмый. Икен­че урында – руль ар­тын­да­гы­ларның дорфалыгы (21 процент). Бу аңлашыла да. Бүген ишегалларында машина куярга түгел, җәяүлеләргә йөрергә дә урын юк. Шуңа күрә автомобиль йөртүче күршеләр арасында еш кына тавыш чыга, ди. Беренче өчлеккә эт яки мәче хуҗалары да эләккән (18 процент).

Күршеләр турында җәйге ялга киткәндә ешрак искә алалар икән. Респондентларның 52 проценты: “Үзебез өйдә булмаганда, гөлләрне күршеләр карый”, – ди­гән. Ешрак нинди ярдәм сорыйсыз, дигән сорауга бирелгән җа­ваплар арасында икенче урында – эт яки мәчене калдырып торырга үтенүчеләр (31 процент). Беренче өчлеккә яшь әни­ләр дә эләккән (28 процент). Шул ук вакытта илдә яшәүчеләрнең нибары өчтән бер өлеше генә күр­шесенә фатир ачкычын калдырырга риза.

  • Алисә ЗАКАМСКАЯ, психолог:
    – Бүген без дөнья куып арыйбыз. Шуңа күрә күрше-күләнгә түгел, гаиләгә дә вакыт аз кала. Мондый шартларда тирә-юньдәгеләр ачу гына китерә кебек. Күршеләрнең бер-берсе белән аралашырга теләмәве әнә шуннан килеп чыга да инде. Таныш кешеләр даирәсендә яшәү әйбәтрәк икәнен истән чыгарырга ярамый. Дус булмасагыз да, күршеләр белән яхшы мөнәсәбәт сакларга тырышырга кирәк.

Эльвира Вәлиева


Фикер өстәү