Иртәрәк булгач, яхшырак. Татарстанда 27 яңа балалар бакчасы төзеләчәк

1 сентябрьгә “Демография” илкүләм проекты кысасында төзелеп килүче балалар бакчалары сафка басарга тиеш. Казанда төзелүче 10 бинаның өчесе быел кулланышка тапшырылыр дип көтелә. Татарстан буенча барлыгы 27 яңа балалар бакчасы төзеләчәк. Илүләм проектларны рес­публикада күзәтүче төркем төзелеш эшләре белән танышты.

Завойский урамындагы 27 нче йортта урнашкан балалар бакчасына 50 бала йөриячәк. Ул 146 номерлы балалар бакчасы филиалы буларак эшләячәк. “Родина” торак комплексында тө­зелүче балалар бакчасы 260 сабыйны кабул итәргә әзер­ләнә. 14 төркемнән бишесе ясле буларак тупланачак.

Идел буе районындагы Профессор Камай урамындагы 12 нче йортта 440 урынга исәпләнгән балалар бакчасы сафка басачак. Ул ике бинадан тора. Төзелеш эшләре 2018 елның декаб­рендә башланган. Яңа балалар бакчасының гомуми мәйданы 3372,96 кв м.

– Беренче бина инде әзер диярлек. Эчендә буяу, җиһаз урнаштыру кебек эш­ләр бара. Анысын август-сентябрь аенда ук кулланышка тапшырачакбыз. Янә­шәдәге бинада да эш тук­тамый. Төзүчеләр тизлә­тергә вәгъдә бирде. Балалар бакчасы ике катлы булачак. Биредә музыка, физик культура, методик бүл­мәләр эшләячәк. Татар теле, логопед кабинеты да булачак, – дип аңлатты балалар бакчасы мөдире Людмила Царькова.

Мәктәпкәчә белем бирү бинасына 24 төркем йөрер дип планлаштырыла. Балалар бакчасы күптеллелек юнәлешендә эшләячәк. Ягъни биредә сабыйлар белән татар, урыс, инглиз телле белгечләр шөгыльләнәчәк. Моның белән генә чиклән­мичә, кытай һәм төрек те­л­ләрен дә өстәргә ниятләп торалар. Шулай ук физик-спорт, техник, фәнни өлкә­ләрне дә онытмаячаклар.

“Бала-Сити” полилингваль балалар үзәкләре чел­тә­ре җитәкчесе Альбина Насыйрова барлык илкүләм проектлар арасында “Демография” проектын иң әһәмиятлесе дип саный.

– Балаларны күптел­лелек­кә балалар бакчасыннан ук әзерли башларга кирәк. Телгә никадәр иртә­рәк өйрәнә башласаң, шул­кадәр яхшырак. Аларның фикерләү сәләте дә башка була, – дигән фикердә ул. – Мондый күзәтү төркемнәре белән сәфәргә чыгу да кирәк. Миңа калса, без карап чыккан балалар бакчалары үз вакытында ачылачак, мәшәкатьләр булмас дип уйлыйм. Яңа балалар бакчалары сафка басуын нәни балалар, бигрәк тә әниләр бик көтә.

“Демография” проекты ике төрле максаттан чыгып барлыкка килде, ди Дәүләт Советы рәисе урынбасары Татьяна Ларионова. Аның беренчесе – әлбәттә, сабыйлар өчен балалар бакчасында урыннар булдыру, икенчесе исә яшь әниләрне кайгырту бурычын куя. Өч яшькәчә балалары булган әни­ләр, нарасыйларын яс­леләргә тапшырып, эшкә чыга алачак. “Шул рәвешле әни­ләр хезмәт коллективы бе­лән элемтәне югалтмаячак, балалары өчен дә кү­ңелләре тыныч булачак”, – диде Тать­яна Ларионова. Кечкенә балалар белән эш­ләгәнгә күрә, белгечләрне сайлаганда аеруча игътибарлы булырга кирәк, дип тә өстәде. “Өч яшь­кәчә сабыйлар белән эш­ләү белем бирүгә караганда тәрбияне күбрәк күздә тота”, – дигән фикердә ул.

Күзәтчелек төркеме Казанда төзелүче балалар бакчаларының яртысын карап чыккан инде.

– Нәтиҗәләр күренгәч, күңел шатлана. Идел буе районын аерып әйтәсем ки­лә. Балалар бакчасы яңа уку елына әзер булыр дигән өмет бар. Җиһаз булган җирдә сентябрь исе килә. Эшләр вакытында башкарыла, – диде Татьяна Ларио­нова, күзәтү эшенә йомгак ясап. Кимчелекләр дә юк түгел. Татьяна Ларионова күзәтчелек төркеме танышкан төзелеш объектлары­ның барысында да диярлек бина паспортына бәйле хаталар барлыгын әйтте. Бу эштә җаваплы кешеләр алар­ны дүшәмбе-сишәмбе көннәренә алыштырабыз дип вәгъдә итте.

– Балалар бакчасының нинди проект кысасында, нәрсә өчен төзелүе турында күрсәтергә кирәк. Ил­күләм проектларның нәти­җә­сен 2024 елга кадәр һәр гаилә тоярга тиеш. Алар тор­мышның уңай якка үз­гәрүе шушы проектларга бәйле булуын аңласын иде, – диде ул.

Күзәтчелек төр­кемен­дә­геләр белдергәнчә, бу контроль эш артыннан кү­зәтү, төпченү максатыннан түгел, ә нәтиҗәсе булсын өчен оештырыла.

Чулпан Гарифуллина


Фикер өстәү