“Йөзебез кызарырлык булмады”. Юрий Камалтынов “Бердәм Россия” депутатлары эшенә йомгак ясады

Парламент рәисе урынбасары, “Бердәм Россия” фракциясе җитәкчесе Юрий Камалтынов фракциянең бишьеллыгы эшчәнлегенә шундый сүзләр белән бәя бирде. Журналистлар алдында “кызыл сүзләр” әйтмәде ул. Бары тик саннар-фактларга таянды.

Моннан биш ел элек Дәүсоветка сайлауларда “Бердәм Россия” 84,2 процент тавыш җыйган иде. Юрий Камалтыновның алдагы сайлауларда да “Не сильно хуже наберем” диюе безне елмаерга мәҗбүр итте. “Не сильно хуже” дип нәрсә әйтмәк­че булды ул? Хакимият партиясе әгъзалары узган сайлаулардан азрак мандат алырга мөмкиннәрме? Юрий Зимелевичка шундыйрак сорау биргәннәр дә иде. Әмма аның әйтүенчә, беренчедән, бүген­нән үк сайлаулар темасын куерту – закон бозу. Икенчедән, ул фаразларга яратмавын әйтте. Кайбер округларда “Бердәм Россия”нең үз кандидатларын куймау сәбәбен дә пар­тиянең бары тик алдан тавыш бирү нәтиҗәләренә генә таянуы белән аңлатты. Ә алдан тавыш бирү ачык­тан-ачык һәм чиста уза, диде.

Инде йөз кызару-кызармау мәсь­әләсенә килгәндә, Юрий Камалты­новның фикерләре мондый: “БР” фракциясе парламентта күпчелек­не тәшкил иткәнгә, кабул ителгән һәр закон, һәр карар өчен партия җавап бирә. Бер генә законны да иң әһәмиятлесе дип аерып куеп булмый. Яшәешебезнең теге яки бу өлкәсе өчен законнарның һәрбер­се бик кирәк һәм урынлы. Биш ел эчендә Дәүсовет 561 закон проекты кабул итте һәм аларның берсе дә партия күзеннән читтә калмады. Татарстан законнарын язу белән беррәттән, фракция федераль дә­рәҗәдә зур эшчәнлек алып барды. Ул эшләгән 30 закон проекты Дәү­советта каралып, Россия Думасына тәкъдим ителде. Болардан тыш, фракция Думада эшләнеп ятучы закон проектларына төрле төзәт­мәләр, үзгәрешләр дә тәкъдим итте һәм алар нигездә, думачылар тарафыннан хупланды. Юрий Камалтынов халык мөрәҗәгатьләре белән эшләүне һәм гражданнарны кабул итүне иң әһәмиятле юнәлешләрнең берсе дип саный. Фракциягә биш ел эчендә 12 меңнән артык мөрә­җәгать кергән һәм депутатлар 3200 кешене кабул иткән.

Бердәмроссиялеләр арасында “аласы да коласы” юкмы, тәртип ягы ничегрәк? Фракция җитәкчесе әй­түенчә, сессия утырышларына даими йөрүчеләр – 80 процент. Әм­ма депутатлар белә-күрә торып “дә­рес калдырмаганнар”, һәр оч­рак­ның объе­ктив сәбәбе бар. Яше­рен-ба­тырын түгел, фракция депутатлары арасында, журналист­лар­ның берсе әйтүенчә, “бизнес генераллары” шак­т­ый һәм парламент өчен кайчак вакытлары да табылмыйдыр. Әмма читтән торып булса да закон проектлары эшләүдә катнашалар икән.

Инде килеп, ул партия проектларына тукталды, алар – эшчәнле­гебезнең иң әһәмиятле өлеше, диде. Әле 2014 елда ук 21 илкүләм, 9 төбәк, 50 җирле партия проектлары буенча эш башланды. Фракция депутатлары аларны гамәлгә ашыруга күп көч куйдылар. 2018 елда Татарстанда өстәмә рәвештә пар­тиянең тагын алты проекты эшли башлады. Иң әһәмиятлесе: һәр проектның ничек тормышка ашуына ныклы контроль урнаштырылды. Бөтен өметләр тулысынча акланмаса да, Юрий Камалтынов “БР“ фракциясе эшчәнле­геннән канәгать иде.

Риман Гыйлемханов


Фикер өстәү