Йокласаң, коры каласың… Суга интегеп яшәгән авыллар аз түгел

1 июльдән Татарстанда коммуналь хезмәтләргә бәя арта. Шул исәптән суга да. Авыллар, чиш­мәләре булган килеш, суга тил­мерә, шәһәрдә литрын 4 сумга сатып алабыз. Җәен су эсседән котылу өчен генә түгел, ут-күздән саклану өчен дә кирәк. 

Яңгыр теләп торабыз

Буа районының Суыксу авылына “Чиста су” программасы буенча су кергән. Әмма аңа карап кына хәлләр үзгәрмәгән.

– Миллионнар түгеп, безгә су керттеләр. Әмма авылның югары очында яшәүчеләр әле дә суга тилмерә. Түбән урамнар исә бакчасына агызып рәхәтләнә. Югары урамга яңгыр яуса гына су килә, – ди Әлфия ханым. – Бүгенге заманда авыл халкы суга тилмереп утырсын инде?! Зарлансак, ник анда яшисез, китегез, диярләр. Тик су юк дип кенә авылны ташлап китеп булмый бит.

Шул уңайдан Буа районы хакимияте башлыгы урынбасары Фә­рит Ярмиевкә мөрәҗәгать иттек.

– Җәй көне кеше суны күп агыза. Көннәр дә эссе тора бит. Күлләр кибә, коеларда су бетә. Авылларда яшәүчеләр су өчен түләми, шуңа кадерләп тотмыйлар. Мин үзем шәһәрнең үзәгендә яшәсәм дә, кайчак су булмый тора. Кешеләр бер-берсенә карата игътибарлырак булсын иде. Суыксу авылына килгәндә, бу хакта уйлашырбыз, – диде ул.

Су җитмәүнең ни икәнен Актаныш районының Качкын авылында да беләләр.

– Мин бу авылга әбиләремә кайтып йөрим. Алар яшәгән урам­га су килеп җитми. Узган атнада бөтенләй булмады. Тамчылап кына агып утыра. Үзе майлы, тимер исе килә. Авылда бит-кулны юарга да су юк. Аптырагач, чишмәдән ташыйбыз. Ә менә ут-күз булса, нишләр­сең? Алла сакласын. Шунысы күб­рәк куркыта, – дип яза Гөлфинә исемле укучыбыз.

Хәлгә ачыклык кертү өчен, авыл җирлеге башлыгы Зиннәт Әх­мәевкә шалтыраттык.

– Бездә су проблемасы бар. “Чис­та су” программасына эләгә алмадык. Узган ел үзара салым акчасына ике скважина казыттык. Быел тагын берне булдырырга исәпли­без. Бәлки, шулай иткәндә, су һәр урамга да килә башлар, – диде ул.

Данлыклы Гаяз Исхакыйның туган авылы Яуширмәдә дә суга тилмерәләр.

– Бездә кыш көне дә начар килә. Җәен яшелчә, җиләк-җимеш үстерү өчен түгел, эчәр өчен дә су юк. Бер чишмәдән ташыйбыз инде. Әмма аның сыйфатын да белмибез. Яхшыдыр дип әйтеп булмый, балалар­ның күзләре үлекләп чыга, авырыйлар, – ди Лилия Низамова.

Хәлгә ачыклык кертү өчен Чис­тайдагы “Вода района” оешмасы җитәкчесенә шалтыраттык. Озак кына алмый торгач, бу кеше үзенең суга бөтенләй катнашы булмавын җиткерде. Чистай районы башкарма комитеты җитәкчесе Эдуард Хәсәнов ялда булып чыкты. Әмма смс аша хәлгә ачыклык кертте. “Су проблемасын хәл итү өчен эшләр башланды”, – дип язды ул. Авыл җирлеге башлыгы Лилия Гә­рәева дә шундыйрак сүзләр сөй­ләде.

– Сусызлыктан тилмерәбез инде. Көндез булмаса да, кайчак төнлә ки­лә үзе. Әллә халык агызып ята, билгесез. Бездә дә суның исәбен алучы юк. “Чиста су” программасына эләк­тек, Аллага шө­кер. Озакламый 1,5 чак­рым арага су кертеләчәк. Бер башня, ике скважина төзеләчәк, – диде ул.

– “Чиста су” программасына эләгә алмадык. Үзара салым акчасына кое казыттык. Менә тагын төзекләндерү эшләре башкарылачак, – ди Олы Мәңгәр авыл җирлеге башлыгы Вазыйх Хисмәтуллин.Чүпрәле районы авыллары халкы элек кое суы эчсә, хәзер аларда да хәлләр үзгәргән. Иске Кәкерле авылында яшәүче Земфира ханым, хәзер чишмә суы эчәбез, ди.

Кукмара районының Төркәш авылында да бар иде сусызлык проблемасы. Бу хакта “ВТ” да язды. Шөкер, күрделәр, ишеттеләр: бер елдан авылда яңа башня төзелде. Хәзер бакчага су сибәр, кер юар өчен төн җиткәнне көтәсе түгел.

“Чиста су” килеп җитәрме?

Авыл башлыклары өметләнеп телгә алган “Чиста су” программасы Татарстанда 2010 елдан бирле гамәлдә. Аның кысасында былтыр республикада 221 чакрым суүт­кәр­геч челтәре үткәрелгән, 39 су башнясы һәм 36 артезиан скважинасы төзекләндерелгән. Киләчәк­тә 256 чакрым суүткәргеч челтәре үткәрү, 50 су башнясы һәм 36 артезиан скважинасы төзү планлаштырыла. Республика авылларын су бе­лән тәэмин итүне Татарстанның Газлаштыру фонды башкара. Фонд җитәк­чесе Җәүдәт Миңнәхмәтов сүзлә­ре­нә караганда, башкарган эшләр байтак.

– Безнең карамакта 2114 чакрым озынлыкта су торбасы, 427 скважина, 19 су чистарту корылмасы бар, – ди ул. – Суга караш шактый үзгәрде. Дәүләт программалары да сафка басты. Соңгы елларда гына 2300 чакрымга су торбалары сузылды, 300 су башнясы төзелде, 303 артезиан коесы казылды. Соң­гы биш елда 37 чистарту корылмасы ка­питаль төзеклән­де­релде, 43 ка­нализация-насос станциясе тө­зел­де, 73 чакрым канализация чел­тәре үткәрелде. Статис­тика мәгъ­лүмат­ларына күз салсак, чистарту корылмаларына эләгүче суның еллык күләме 261 млн куб метр тәшкил итә. Шуның 35 процентка якыны чистартыла. Ә безнең 19 чистарту корылмасына елына 12 млн куб метр су керә һәм шуның 72 проценты тиешле нормага ките­релә.Димәк, бу – республика районнарында биологик чистарту ко­рыл­маларының эш сыйфаты, техник торышы мәсьәләсендә системалы рәвештә эшләргә кирәк ди­гән сүз.

Җәүдәт Миңнәхмәтов фике­рен­чә, бер проблеманы хәл ит­кәндә, икенчесе пәйда була:

– Авыл җирләрендә юынтык су, үзләре казыган чокырларга китеп, җиргә сеңә. Бу үз чиратында эко­логиягә начар тәэсир итә. Әле без­гә халыкны суны ничек файдаланырга өйрәтергә, табигатькә карата фикерләрен үзгәртергә ки­рәк.

Тәҗрибә

Мамадыш районында халыкны су белән тәэмин итүнең җаен тапканнар.

– Бездә республикада беренче булып “Авылларга хезмәт күрсәтү” дигән оешма барлыкка килде, – дип сөйли аның җитәкчесе Рәзил Хәсә­нов. – Колхозлар таркалгач, су проб­лемасы килеп туды. Менә шул чакта район җитәкчеләре бер оешма ясарга уйлады. Күпме кеше яши, ничәсе пропискада – башта бары­сының да исәбен алдык. Кайда су бетә, кайсы авылда скважина ватыла – безне шунда чакыралар. Районда 128 авыл бар. Аларны су белән без тәэмин итәбез. Мондый тәҗри­бәне башка районнар да килеп өйрәнә. Әле менә Алабуга, Менде­леевскидан килделәр. Нор­матив буенча авылда яшәүче бер кешегә 2,5 куб м су каралган. Бездә суның бәясе – 23 сум 75 тиен. Май – август айларында бакчага сипкән өчен дә түлиләр. Норматив буенча аның бер кубометры 4 тиен тора. Баштарак халык суга түләт­кән­гә риза түгел иде. Хәзер аң­ладылар. Районда “Чис­та су” программасы да эшли. Аңа эләгүче­ләргә тендер буенча откан оешмалар хезмәт күрсәтә.

Алтынга әйләнмәсме?

1 июльдән Татарстанда эчә торган суның бәясе артачак. Бер кубометрының уртача бәясе 25,37 сумга җитәчәк. Кайбыч районында 17,7 сум түләргә кирәк булачак. Әлмәт (кубометры – 42,42 сум), Тукай (43,33 сум), Тәтеш (48,28 сум), Ютазы һәм Мөслим (49,72 сум), Саба (51,59 сум), Балтачта (54,30 сум) су бәясе күпкә күтәреләчәк. 1 июльдән Казанда 20 сумнан артып китәчәк. Чаллыда 14,38 сум тәшкил итәчәк.

Кайсы файдалы?

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы хәбәр иткәнчә, авыру­лар­ның 80 проценты суның сыйфаты начар булуга һәм тиешле санитар таләпләргә туры килмәүгә бәйле.Химик элементлар кушылган су ашкайнату эшчәнлегенә һәм файдалы матдәләрнең үзләште­релү процессына йогынты ясый. Дару­ның тәэсире дә нәкъ менә суның сыйфатына бәйле икәнлеге дәлил­ләнгән. Пычранган су дару­ның тәэ­сирен тоткарлый. Сафландырылган, ягъни катнашмалардан арындырылган су да көндәлек кулланылыш өчен файдалы түгел, чөнки андагы барлык кирәкле микроэлементлар югалган була.Күпләр, суны кайнатсаң, курыкмыйча эчәргә була, дигән фи­кердә. Ни кызганыч, алай иткәндә дә барлык микроблар да үлеп бетми, авыр металлар, нитрат һәм пестицидлар турында әйткән дә юк. Шуңа да суны чистарту өчен аны кайнату гына җитми. Суны кайнатып чыгарганнан соң, чәйнек кырыйларына файдалы саналган каль­ций, магний тозлары утырып кала. Ә менә йомшак ак металл (кадмий), терекөмеш һәм нитратлар берничек тә юкка чыкмый.

 

 Гөлгенә Шиһапова

 


Фикер өстәү