«Күңелем сизсә дә, табиблар ышанмады». Кайсыгызның кулы җылы?

Казанда яшәүче Резедә Хөсәенованы язмыш төрлечә сыный. Тормышта күргән авырлыкларын искә төшерер­гә яратмаса да, ул алдына килгән сынауларны җиңәргә тырыша.

Әле кайчан гына бар да башкача була. Ул матур тормыш корып җибәрә. Янәшәсендә өзелеп сөйгән яры бар, ике сабые йөгереп йөри. Тик бәла көтмәгәндә килә. Резедә бер ел элек ялгыз кала. Кинәт кенә авырып китеп, ире күзләрен мәңгелеккә йома.

– Иремнең үлемен авыр кичердем. Кулымда дүрт яшьлек игезәк сабыйлар Данил белән Данияр калды. Ике улыма куанып, мин ачы хәсрәтне җиңә алдым. Тик язмыш сынаулары моның белән генә бетмәде, – дип сөйли Резедә. – Игезәк улларымның берсе авырый башлады. Кечкенә чагында табиблар бернинди дә кимчелек күрмәде.

Вакытында утырырга өйрәнәләр, мүкә­лиләр, йөреп китәләр. Резедә ике улының берсе авырыр дип күз алдына да китерми. Әмма ике яшь тулганда, Данияр исемлесенең туганыннан аерылып торганы сизелә башлый.

– Икәү булгач, аларны чагыштырып карап була бит. Бер улым гел башкача, Данияр исә белгән әйберләрен дә оныта башлады. Караган мультфильмнарын да хәтерләми, хайван сурәтләрен күрсәтсәм, аларны белми. Бер адым алга атласа, икене артка чигә иде. Бик борчылып, невропатологка киттем. Әмма алар кайгырмаска киңәш итеп, ике баланың бер-берсенә охшамаска мөмкин икәнен әйтеп кайтарды. Ә минем күңел нидер сизә иде. Баламның сау-сәламәт түгеллеген аңла­дым. Тик күпме генә йөрсәм дә, табиблар минем сүзләремә ышанмады, – ди Резедә.

Улын кая гына йөртеп карамый. Башын да тикшертә. Хафаланырлык берни тапмыйлар. Тернәкләндерү үзәкләренә бару да нәтиҗә бирми.

– Бик күп вакыт төгәл диагнозны белмичә узды. Әтиләре үлеп, 40 көн узгач, улыма операция ясадылар. Башына су җыелган иде. Менә шуннан соң, Даниярны дәвалый башладылар. Баш миендә үзгәрешләр дә күрделәр. Әлегә үсеше бик тоткарлана. Сөйләшә алмый, психик яктан да артка кала. 2018 елда инвалидлык бирделәр. Әмма аңа карап кына хәл җиңеләймәде. Баламның үсеше алга китми, – ди Резедә.

Даниярны көн дә логопед, нейропсихологка йөртәләр. Болар барысы да түләүле икән.
– Ирем дә булмагач, сабыйлар – минем өстә. Данияр авыргач, аларны ташлап, эшкә чыга алмыйм. Ничек тә тормыш итәргә тырышабыз. Кайчак дуслар, туганнарыбыз ярдәм итеп куя. Болай үзем генә күтәрә торган сумма түгел. Ай саен улымны дәвалар өчен 40 мең сумга якын акча кирәк. Әле бит тормыш та итәсе бар. Кешедән ярдәм сорарга оялам да инде. Әмма башкача мөмкин түгел, – ди Резедә.


Фикер өстәү