Күчәргә икән, күчәргә! “ВТ» хәбәрчесе аптыратп кайткан хуҗалыкта нинди үзгәрешләр бар?

“Ватаным Татарстан” газетасы­ның 2019 ел, 7 июнь санында шул исемдәге мәкалә басылган иде. Анда сүз Лаеш районындагы “Волжская” хуҗалыгының Сокуры авылы читендә урнашкан терлекчелек комплексындагы аяныч хәлләр, аерым алганда, йөзләрчә баш та­на­лар­ның тиешлечә тәрбияләнмәве турында бара. Редакция, үз чиратында, әле­ге хуҗа­лык­тагы хәлләрне күзә­теп барырга вәгъдә иткән иде. Вәгъдә – иман, дигәндәй, без кабаттан “Волжская” хуҗалыгына барып кайтырга булдык.

…Ике айга якын вакыт узса да, терлекчелек комплексында, беренче карашка, берни үзгәрмәгән сыман. Шул ук таналар, шул ук җимерек ферма биналары… Дө­рес, таналар инде тездән пычрак ерып йөрми, сенаж катыш яшел печән дә – алларында. Комплекс каршында берничә кеше авыр йөк машинасына бозаулар төяп маташа.

– Ферма биналары узган га­сырның җитмешенче елларында төзелгән. Хәзер әнә кайсы ишел­гән, диварлары аварга тора. Бетон плитә төшеп, малларны харап итүе бар. Түбәсе җимерелә башлаган фермада маллар тоту көннән-көн куркынычрак. Аларны хуҗалыкның “Лаеш” терлекчелек комплексына күчерәбез, – ди бү­лекчә идарәчесе Илнар Агълюков.
Минем кайдан һәм ни өчен килүемне белгәч, кечкенә генә митинг та ясап алды терлекчеләр. Үпкә сүзләре дә ише­тел­гәләде.

– Фермаларда ремонт ясасалар, яхшырак буласы…
– Терлекне башка урынга күчергәч, Сокуры авылы халкы кайда эшләр? Болай да эш урыннары аз…
– Кемнәргәдер җир кирәк. Шуңа ферманы тизрәк бушатасылары килә…

Арада иң күп сүзлесе – терлекчелек комплексы энергетигы Фәһим Әмирханов – хуҗалыкта байтак еллардан бирле би­редә. Шуңадыр, башка урынга барып эш­лисе килми. Ферманың бер­ничә сыеры­ның бетон плитә астында калып үлүләрен дә яхшы хәтерли.

Терлекче Илдар Төхвәтуллин, слесарь Аркадий Комаров, сыер саву операторы Сергей Новиков та – ничек кенә булса да, ферманы саклап калу ягында. Ни генә булса да, 548 баш мөгезле эре терлеге булган ферма янәшә­сендә шәхси хуҗалыгыңда маллар асрау да җиңелрәк, диләр.

Хуҗалык җитәкчесе Илнур Шәйхразиев әйтүенчә, терлекчелек комплексында эш­ләүче­ләр­нең нибары бише генә – Сокуры авылыннан. Калганнары – кайсы Мари Иле яки Чуашстаннан, Таҗикс­тан­нан. Күрше авыл­лардан килеп эшләүчеләр дә бар. “Малларны ел азагына чаклы башка комплекска күчергәндә дә, эшләргә теләге булганнарны эшсез калдырмаячакбыз”, – ди ул
Сүзгә катнашмый гына чит­тә­рәк басып торучы механизатор Андрей Семеновтан аена күпме алуы турында сорыйм. “Июнь­дә кулга утыз мең сум чыкты”, – ди.
Ферма мөдире Искәндәр Нә­җипов әй­түенчә, хезмәт хаклары зарланырлык түгел. Сыер савучы­ларның айлык уртача хезмәт хакы 25–30 мең сумга җитә. Эш нәти­җәлә­ренә карап, терлекчеләрнең эш хакы да начар түгел.

– Терлекчелек – безнең ху­җалык өчен хәлиткеч тармак. 2100 мөгезле эре терлек, шул исәптән 820 савым сыерыбыз бар. Көн саен 9 тоннадан артык сөт җитеш­терелә. Килограммын 24-25 сумнан сатабыз. Барлык керем фермаларга яңа техника һәм тех­нологияләр урнаштыру, уңайлы эш шартлары булдыруга юнәлдерелә, – ди Илнур Шәй­х­разиев.
Хуҗалыкның бер чигеннән икенчесенә кадәр 120 чакрым ара исәпләнсә дә, кырларны да әйл­ә­неп чыктык. Елына карата уңыш яхшы булырга тора. Комбайннар бүген-иртәгә кырга чыгачак.

Терлекчелек комплексларында кышка әзерлек эшләре дә тулы көченә бара. Ху­җалыкны кабул итеп алуга нибары ярты елдан артык вакыт узса да, бу юнәлештә байтак эшләр башкарылган. “Лаеш” бүлек­чәсендә 400 башка исәп­ләнгән терлекчелек комплексы төзелеп бетеп килә. Шунда ук терлек азыгы әзер­ләү цехы, заманча җиһаз­ландырылган саву залы, малларны җылы су белән тәэмин итү җайланмасы, башка күп төрле эшләр башкарылган. Бер баш тер­леккә 20 центнер азык әзер­ләнгән. Кышны исә ел ярымлык запас белән каршыламакчылар.

Кыскасы, районда иң күп сөрү җире, терлек-туары булган хуҗалыкның проблемалары да хәттин ашкан. Аларны тиз генә хәл итү дә мөмкин түгел. Әмма уңай үзгәрешләр дә бар. Шунысы сөендерә.

Камил Сәгъдәтшин


Фикер өстәү