“Күгегез матур икән…” Казанда Аманулла белән хушлаштылар

Кичә татар җәмәгатьчелеге “Әлепле әртисләре”, “Кылый Кирам балдагы”, “Әле кичә генә яз иде” пьесаларының авторы Әмир Камалиев (Аманулла) белән хушлашты. Язучы, драматург, артист 59 яшендә фани дөнья белән исәп-хисапны өзде. “Һәр яктан талантлы иде. Зыялы, нечкә юмор хисле, кешелекле…” – дип искә алдылар үзен. Боларга, үтә тыйнак иде, дип тә өстәргә кирәктер, мөгаен.

Әсәрләре Камал, Чаллы, Түбән Кама, Уфаның – “Нур”, Оренбург һәм башка театрларда куелса да, күкрәк киереп, үзен күрсәтеп йөрмәде. Соңгы арада театрлар үзен бераз онытса да, әрсезләнеп, аларның бусагаларын таптамады. “Кайсыгызның теше сызлый?” дигән юморескалар китабы чыгу заманында вакыйгага әйләнсә дә, исеме матбугатта сирәк күренде. Кичә бар иде ул. Бүген инде юк. Күрәсең, шәхеснең зурлыгын югалткач кына аңлый башлыйбыздыр без. Шуңа күрә бу югалтуны дуслары, хезмәттәшләре аеруча авыр кичерә, үкенечле дип әйтә.

Драматург Хәбир Ибраһим, аның иҗаты да үзенчәлекле иде, тормышы да үзенчәлекле булды, дигән фикердә:

– Миңа икеләтә авыр, чөнки ул – минем якташым да, дустым да. Әмир – күпкырлы талант. Актер, юморист, конферансье. Үзен­чәлекле шәхес иде, тормышы да үзенчәлекле булды… Әмир соңгы өч елда иҗатта туктады кебек тоелды миңа. Язучыга, актерга исә тукталу – бик куркыныч нәрсә. Ә бит иҗат үзеңнең кирәкле бу­луыңны сизгәндә генә бара. Соң­гы вакытта ул үзенең кирәклеген тоймады кебек. Аның Камал театрын гөрләткән вакытлары бар иде, үсеп килә торган талант иде юкса, китәргә мәҗбүр иттеләр. Шул вакытта күп кенә шәхесләргә хәтере дә калды. Шуннан үзенә ихтыяҗ тоймады кебек. Соңгы вакытта әсәрләре дә куелмады, ә бит куярлык алар! Чөнки халыкчан, Туфан мәктәбен үткән кеше. Китеп баруы бик кызганыч.

Ркаил Зәйдулла әйтүенчә, без үз карашы, үз фикере булган бәйсез кешене югалттык:

– Икебез дә тау ягы малайлары булгач, аралашып яшәдек. Юмор хисе көчле Әмирнең. Аның юмористик хикәяләре, “Кайсы­гыз­ның теше сызлый?” дигән китабы да вакыйга булган иде заманында. Әмма ул мактана, масая белмәде. Авылга алып кайтуым истә. Һәркемгә үз авылы якын бит инде, мин дә, хисләнеп, авылны күрсәтеп йөрим дуска. Шуннан су буена төшеп киттек. Су дигәнебез казлар коена торган кечкенә бер инеш кенә инде. Яр буенда – каз буклары… Аяк белән читкәрәк төр­теп, яттык күккә карап. “Эх, Әмир, кара инде нинди матур безнең туган як”, – димен. Шактый эндәшми ятканнан соң, әйе, күгегез матур, дип җөпләп куйды. Соңгы вакытта телевиде­ниегә сериал язу башлангач аралаштык. Әле күптән түгел генә мишәр хатыны персонажы өле­шен, теле чын мишәрчә булсын әле дип, төзәтергә җибәр­гән иде. Төзәт­кәләп җибәргәч, сөенеп шал­тыратты. Дуслар булып, аралашып яшик, диде. Соңгы сөй­лә­шүебез ­булган икән. Көтел­мәгән хәбәрне ишеткәч, башка суккан кебек булды. Бик талантлы иде. Андый юморист бездә тагын бар микән әле?.. Пьесалары да юморга корылган иде. Үз карашы, үз фикере булган бәйсез кешене югалттык.

Аның пьесаларын артистлар да, тамашачы да ярата иде, ди Әлмәт татар дәүләт театры директоры Фәридә Исмәгыйлева:

– Әле кайчан гына, яңа пьесаларым бар, сезгә тәкъдим итеп карыйм әле, дигән иде, инде менә бу көтелмәгән хәбәрне алдык. Әлмәт театры “Әлепле әртис­ләре”, “Мактанчык әтәч” балалар әкиятен яратып куйды, тамашачы да яратып кабул иткән иде. Әле хәзер дә “Әлепле…”нең өзеген төрле кичә­ләрдә куябыз. Роза апа Сали­хо­ваның юбилеенда да шушы пье­саның өзеге күрсәтелде. Әмир үтә дә кешелекле, нечкә кү­ңелле, бик сизгер кеше иде. Без аның белән Әлдер­мештә, театр Сабан туеның берен­чесендә таныштык. Һәрбер кешегә игътибарлы, зыялы, җор телле булып хәтердә калды.

Әмир Камалиев белән хушлашу чарасы Кариев исемендәге яшь тамашачы театры бинасында оештырылды. Рәсми затлардан анда Татарстан мәдәният министры урынбасары Ленар Хәким­җанов, Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов катнашты. Эмиль Талипов аны, укытучым, дип атады һәм шундый остаздан сабак алуы белән горурлануын җиткер­де. Ихлас, гади, кешелекле озату булды ул… Әмир Камалиев туган ягы – Апас районы Шыгай авылында җирләнде.

Гөлинә Гыймадова


Фикер өстәү