Моннан бер ай элек редакциягә Казанның Чуйков һәм Әмирхан урамнарында яшәүчеләрдән хат килгән иде. Алар 39 нчы кварталдагы кечкенә генә күл, дөресрәге аның өстендә кафе ачылуына борчылдылар. Хәзер хәлләр ничек тора икән дип, без кабат 39 нчы кварталга бардык.
Күлне Самир Алиев дигән кеше сатып алган иде. Татарстанның Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы белән 20 елга килешү төзегәнен дә ачыкладык. Бер ай элек, хуҗасы белән элемтәгә керә алмасак та, без шунда ялланып эшләүчеләр белән сөйләштек. Алар: “Без бит пычрак күлне чистартырга йөрибез. Күл буена ял итәргә килгән халык мәнфәгатен кайгыртып эшлибез. Матурлыкка хозурланып ял итсеннәр, дибез. Дөрес аңласыннар иде: безнең хуҗа бу җирне сатып алды. Килешү төзелгән. Димәк, ул монда акча эшләячәк. Шул ук вакытта тирә-юньне дә тәртипкә китерәчәк. Үз акчасына. Әле киләчәктә биредә катамараннар да йөрер дип уйлыйбыз. Иң мөһиме, исерткеч эчемлекләр сатылмаячак. Казино төземибез бит. Балаларга – туңдырма, олыларга шашлык булачак. Кышка да туктап тормабыз дип уйлыйбыз”, – дигәннәр иде.
Тик хәл сүздә әйтелгәнчә матур түгел.
– Баштарак безне тынычландырганнар иде. Янәсе, биредә балалар өчен кафе булачак, спиртлы эчемлекләр сатылмаячак. Юк шул. Күл тирәсе әкренләп исерекләр белән тула башлады. Алар шешә күтәреп йөргәндә, ничек тыныч кына ял итеп булсын. Сабыйлар белән чыгып та булмый. Күлгә тимәсеннәр, – ди Әмирхан урамында яшәүче Рәмзия Шакирова.
– Алдан ук, биредә тереклек юкка чыгачак, дип борчылдык. Фаразларыбыз дөрескә чыкты. Үрдәкләр, оя корып, бала чыгара башлаганда, нәрсәгә кирәк иде бу кафе? Җансыз кошларга да тап булабыз. Ике акчарлак бәрелеп үлгән. Үзем күрдем. Йөрәк елый. Ник җитәкчеләр безне ишетми икән? Карап торган күлебезне сатсыннар әле. Җан әрни, – дип сүзгә кушыла Миннефая Закирова.
Хәлгә ачыклык кертү өчен, Татарстанның Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының үзәк территориаль идарәсе җитәкчесе урынбасары Анна Апаевага мөрәҗәгать иттек.
– Бу күл тирәсендә Росприроднадзор вәкилләре тикшерү үткәрде. Бик күп кимчелекләр табылды. Арендатор Самир Алиевның үзе хакында дөреслеккә туры килмәгән мәгълүматлар биргәнлеге ачыкланды. Халык зарлана. Күлдәге суның сыйфатын да начар, диләр. Әмма бер ягы бар: биләмә арендага бирелгәч, андагы тәртипне кулланучы сакларга тиеш. Аңа ай саен суның пробасын алып, экологик лаборатория чакырту мәҗбүри иде. Тик ул аны эшләмәде. Тиешле хисап та тотмады. Экология министрлыгы аның белән килешүне өзәргә тели. 8 августта суд булачак. Шуннан соң бу күл беркемгә дә бирелмәячәк, – диде ул.
Сүз уңаеннан. Халыкның су яшелләнә дип борчылуын да ишеттеләр. Татарстан Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Үзәк махсус аналитик контроль инспекциясе белгечләре Куйбышев сусаклагычы акваториясен тикшерде. Белгечләр гидрохимик һәм гидробиологик анализга (зоопланктон күрсәткечләре), шулай ук цианобактериаль токсиннар (микроцистин) булуга су пробалары алган. Тикшерү нәтиҗәләре буенча, зәңгәр-яшел суүсемнәрнең, тиз үрчү сәбәпле, чәчәк атуы ачыкланган. Суүсемнәр, үлә башлагач, суга токсиннар бүлеп чыгара. Бу – катлаулы процесс. Ул суүсемнәрнең башка төрләре үсеше кимүгә ярдәм итә. Зур концентрацияләр булганда, алар балыкларның агулануына һәм үлеменә китерергә мөмкин. Экологлар билгеләгәнчә, зәңгәр-яшел суүсемнәр үрчү сезонлы характерда бара. Ул июль аенда башлана, август һәм сентябрь айларында иң югары ноктасына җитә.
Гөлгенә Шиһапова