Көектәге «Яшьлек» торак комплексының проблемалы йортлары октябрьдә төзелеп бетәчәк

Татарстанда алданган өлешчеләрнең проблемаларын хәл итү буенча эзлекле эш алып барыла. Чираттагы объект — республиканың Питрәч районы Көек авылындагы «Яшьлек» торак комплексына төзелеш эшләрен тәмамлау өчен яшел юл ачылды. Йөздән артык гаилә быелның октябрендә үк яңа фатирларга тиенәчәк.

«Яшьлек» торак комплексын төзү эшләре 2011 елда ук башланды, биредәге фатирларның бер өлешен «Россия гаиләләре өчен торак» дәүләт программасы кысаларында файдалануга тапшыру күздә тотылды. Әлеге программада үтемле торакка мохтаҗ гражданнар — сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр, күпбалалы гаиләләр, хезмәт һәм сугыш хәрәкәтләре ветераннары, пенсионерлар катнашырга теләк белдерде.

Әмма төзелеш эшләре тукталып калды. Шул ук вакытта, төзелеш компаниясе гражданнар белән өлешле төзелештә катнашу буенча 144 килешү төзергә өлгергән иде инде. Бүгенге көндә «Яшьлек» торак комплексы төзелеп бетмәгән 6 күпфатирлы йортны үз эченә ала.

Әлеге проблеманы хәл итүгә намуссыз төзелеш компанияләренең гамәлләреннән зыян күргән кешеләргә ярдәм күрсәтү буенча Республика фонды алынды. Ул эшләрне оператив төстә төгәлләү өчен яңа компания («Бриз» төзелеш компаниясе) билгеләде.

Комплекстагы йортларны сафка бастыру эшләре октябрь аенда ук төгәлләнәчәк. Нәтиҗәдә, 100дән артык гаилә яңа фатир ачкычлары алачак, дип хәбәр итә «Татар-информ».

Татарстанда өлешчеләрнең проблемаларын хәл итү буенча эш яхшы оештырылган. Россия Президенты Владимир Путин быелгы кышта Казанда узган Дәүләт Советы президиумы утырышы кысаларында шундый фикерен белдерде. Ул чагында дәүләт башлыгы башка төбәкләрне Татарстан тәҗрибәсен кулланырга чакырды.

 


Фикер өстәү