Кабатланмас ял. «Ватаным Татарстан» табигатькә чыкты

Без тагын да бердәмрәк, бәхетлерәк, көчлерәк! Редакция белән табигатькә чыгу безгә менә шушындый хисләр өстәде. Моның өчен әллә кая да барасы түгел икән ләбаса. Казаннан барлы-юклы 30 минутлык юл һәм без табигать кочагына чумдык.

Беренче карашка бар да бик гади кебек: күл буе, яшь каеннар, ял итү өчен матур гына җәйге йорт. Саный китсәң, мондый урыннарны шактый табарга булыр иде кебек. Юк икән шул! Лаеш районының “Удача рыбака” ял итү базасының әллә урыны үзенчәлекле, әллә хуҗалары шундый ачык күңелле – биредә күңелдә ниндидер рәхәтлек урнаша. Үзебез үк тудырган ыгы-зыгылы бу тормышта безнең һәркайсыбызга менә шундый аралашулар, табигатьне тою җитми.

Бер-береңне аңлап, ныклы бердәм коллектив булып эшләү өчен мондый очрашулар, сәяхәтләр, әлбәттә, бик кирәк. Монысын инде белгечләр мең кат исбатлаган, без аны чынбарлыкта сынап караучылар буларак, җәйнең койрыгыннан эләктереп, ял итеп калырга ашыгыгыз, дип әйтәсебез генә килә.

Хәер, без балык тотарга да өлгердек әле!

Мактануыбыз түгел, шулай да, шөкер, егет-кызларыбыз һәр яктан килгән. Футбол командасы оештырып, туп та типтек, учак ягып, шашлык та пешердек. Кунакларыбыз – баянчы Айнур Моратов белән яшь җырчы Инсаф Бәд­ретдиновка да зур рәхмәт. Җырга, моңга да күмделәр, безне дә җырлаттылар. Нәкъ борынгыча кара-каршы әйтешеп тә җырладык әле.

Бөтнекле самавыр чәе белән дә сыйландык, күңелләрне дә бушаттык. Күл буенда үткән бу ялыбызга хатирәләребезне яңартып, мең кат кайтырбыз әле. “Һәрбер мизгел кабатланмас. Гомер үткән саен, бу турыда күбрәк уйлыйсың икән”, – диде хезмәттәшебез Риман Гыйлемханов. Ә тормыш ыгы-зыгысы беркайчан да бетми ул. Анысын үзебез үк чыгарабыз бит.

Зөлфия Хәлиуллина


Фикер өстәү