Татарстан Дәүләт Советы депутатларын сайлаганда башка участокта да тавыш бирергә мөмкин

Дәүләт Советына депутатлар сайлауда – яңалык. “Мобиль сайлаучы” дип атала ул. Сайлау кодексында күздә тотылган әлеге алым бездә әле тәүге тапкыр гына кулланылачак. Татарстанда яшәүче һәрбер кешегә, кайда теркәлгән булуына бәйсез рәвештә, үзенә уңайлы сайлау участогында тавыш бирү мөмкинлеге бирелә.

Моның өчен Россия Федерациясе гражданины паспорты белән, әйтик, күпфункцияле үзәк офисына килеп, гариза язарга кирәк. Аны кабул итү 24 июльдә башланып, 4 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Бу чорда, беренче чиратта, шул МФЦ офисларында, теләсә кайсы территориаль сайлау комиссиясендә, Дәүләт хезмәтләре күрсәтү порталында гариза язып тапшырырга мөмкин.

28 августтан участок сайлау комиссияләрендә гаризалар кабул итү башлана. 5 сентябрьдән 7 сентябрьгә кадәр уңайлы участокта тавыш бирү өчен, махсус гариза рәсмиләштерергә кирәк. Бу кадәресен инде теркәлү урыны буенча участок сайлау комиссиясендә генә хәл итеп булачак.


Фикер өстәү