Каләмнең алтыны кадерле. Яшь журналистлар бушлай уку өчен ярыша

Татарстанда ”Алтын каләм” бәйгесенең финал этабы башланды. Яшь журналистларны барлау максатыннан оештырылган әлеге бәйге быел 24 нче мәртәбә үткәрелә. Элегрәк ул теплоходта, берничә көнлек сәяхәт рәвешендә уза иде. Быел исә яшь каләмчеләрне ”Идел” яшьләр үзәгендә җыялар.

Фестивальнең төп бүләге – КФУның Журналистика һәм медиа­коммуникацияләр югары мәктәбен­дә бушлай уку. Шуңадырмы, катнашучылар саны елдан-ел арта. Быел 200ләп гариза кабул ителгән. 120 катнашучы финал этабына чакыру алган.

Күп еллар фестивальнең жюри рәисе булып торган Татарстан Дәү­ләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова әйтүенчә, ”Алтын ка­ләм” яңа буын журналистлар бер­дәмлеген тудырган. ”Монда катнашкан егет-кызлар фестивальдән соң да аралаша, дус булып яши, хез­мәттәшлек итә”, – ди ул. Аның һө­нәрне популярлаштыруда да өлеше зур. Матбугат конферен­циясенә кил­­гән күпчелек журналистларның әлеге мәктәпне узулары – шуңа дәлил.

Элегрәк ”Алтын каләм”гә рес­публиканың барлык районнарыннан да балалар килә торган булган. Хәзер 24 район гына актив икән. Бу уңайдан Римма Ратникова бераз шелтәләп тә алды:
– Калганнары нишли икән диясе килә. Аннары кадрлар җитмәүдән зарланалар. Аларны да җәлеп итәргә кирәк!

”Алтын каләм” бәйгесенең башкарма директоры Алла Абросимова быелгы яңалыклар турында сөй­ләде. Бәйге, елдагыча, җиде юнә­лештә эшләячәк: урыс һәм татар матбугаты, радио, телевидение, дизайн һәм версткалау, фотожурналистика, мультимедиа. Яшь каләм­челәрне кызыклы программа көтә. Пресс-турлар саны да арткан. Яшь­ләр Татарстанның һәм Россиянең танылган журналистлары, төрле өлкә белгечләре белән очрашачак. Алар Министрлар Кабинетында Казан Кремленең рәс­ми вәкиле Лилия Галимова брифингында да катнашыр дип планлаштырыла. Оештыручылар әй­түенчә, бәйгедән бе­рәү дә буш кул белән кайтып кит­мәячәк. Саллы бүләкләр, рес­пуб­ликаның төрле матбугат чараларында стажировка узу мөмкинлеге, газета-журнал­лар­ның махсус приз­лары би­реләчәк. Әмма гран-при – икәү генә.

”Алтын каләм”нең жюри рәисе, Татарстан Журналистлар берлеге рәисе Илшат Әминов белдергәнчә, журналистка хас төп сыйфатлар, нинди генә заманнар килсә дә, үзгәрешсез кала. Фестиваль шуларны камилләштерергә ярдәм итә.

– Бәйге яшьләрне сүз белән эш­ләргә, фикерләрен белдерергә һәм мәгълүматны дөрес итеп җиткерә белергә өнди. Журналист – мәң­ге­лек һөнәр. Ул компьютерлар, роботлаштыру чорында да кирәкле булачак. Үз фикерләреңне башкалар да аңларлык итеп җиткерә алу – журналистта гына түгел, ә һәр кешедә булырга тиешле сыйфат, – диде ул.

Быел ”Алтын каләм” фестива­лендә катнашучылар биш тема буенча эшләячәк. Алар Эшче һөнәр­ләр елы буларак WorldSkills хәрә­кәте, ТАССРга 100 ел тулу, Россиядә Театр елы, Дәүләт яшьләр икътисадына 25 ел тулу уңаеннан язмалар, сюжетлар, тапшырулар, фотоматериаллар әзерләячәк.

Чулпан Гарифуллина


Фикер өстәү