Камышлыда иске сәгатьләр яңа вакытны күрсәтә. Милләттәшебез совет музее ачкан

Cамара өлкәсенең Камышлы районына баргач: “Бездә бит “тере музей” бар”, – дип кызыктырдылар. Берәр нинди терек­лек ияләре торган урынны шулай атыйлардыр инде, дигән уй дөреслеккә туры килмәде: “тере музей” кеше булып чыкты.

Сөләйман абый Шатдиновның шәхси музее Камышлыдагы ике катлы иске мәктәп бинасында урнашкан. Аңа “Яңадан СССРга әй­ләнеп кайту” дигән исем бирү дә юкка түгел. Экспонатларның күпче­леге шул чорга бәйле. Сөләйман абый әйтүенчә, аның музеена керү­челәр балачагын, яшьлеген искә төшереп, шул чордан калган рәхәт хатирәләргә бирелеп, күз яше белән чыга. Музей булдыру теләге дә Сөләйман абыйга кайгыдан онытылырга теләгән мизгелдә килә.

– Әти үлгәч, аның эш коралларын, киемнәрен, башка кирәк-яракларын саклап калырга кирәк, дип уйлый башладым. Аларны чыгарып ташларга намусым кушмады. Җыя торгач, бу әйберләрнең күп­челеге билгеле бер чорга бәйле булуга игътибар иттем. СССР вакытыннан калган алар. Күпләргә якын чор бит инде ул. Шулай әкренләп минем шөгыльне таныш-белешләр, дуслар, туганнар белеп алды, СССР­дан калган истәлекләр килә башлады, – дип сөйләде музей хуҗасы. Экспонатлар туплау белән җиденче елын шөгыльләнә инде Сөләйман абый Шатдинов.

Тарихи ядкарьләрне җыю­ны өендәге бер кечкенә бүл­мәдә башлый ул. Әйберләр күп, ә бүлмә тар булгач, киңәергә кирәк, дигән теләге туа соңрак Сөләйман абый­ның. Район хакимияте дә каршы килми. Алар әле дә Шатдинов ке­бекләр һәр авылда булырга тиеш дигән фикердә. Җирле эшмәкәрләр исә Сөләйман абыйга музей өчен мебель, вак-төяк җиһаз­лар сатып алырга булыша.

– Тарихны чыгарып ташлаганчы, музейга тапшыру хәерлерәк икәнен аңлатырга телим, – ди Сө­ләйман абый. – Кайчак, кемгәдер кунакка барсам да, элеккеге көн­күреш кирәк-яракларының тик ятканын күрәм. Һич югы музейга бирегез, башкалар күрер иде, дим. Кайбер әйберләрне музей өчен дип сатып та алганым булды. Бигрәк тә яшьләр узган гасырның 70 – 90 нчы еллары турында әллә ни белми бит инде. Музейга бик кызыксынып киләләр.

Сөләйман абыйның музеенда берничә үзенчәлекле коллекция сак­лана. Анда 1700 елга караган борынгы тәңкәләрдән башлап элеккеге патефоннарга кадәр бар. Тарихи китаплар коллекциясе дә кызыклы. Монда 1906 елгы гарәп телендәге басмалар, “Ватан байрагы” газет­а­сы­ның 1974 елгы төпләнмәсе бар. Сөләйман абыйда элеккеге фото­аппаратлар­ның, самавырларның гы­на да дистә­дән артык төре саклана.

“Ленин дивары” дип аталган аерым почмагы да бар әле музейның. Бу урын узган гасырның икенче яртысына караган кызыл атрибутика белән шыплап тулган. Ленин бюстлары, күкрәк тамгалары, кемнәрдер иске паспортларына кадәр тапшырган.

Әлбәттә, музей хуҗасы кулына килеп эләккән барлык ядкарьләр дә яхшы хәлдә булмый. Шатдинов махсус җайланмалар ярдәмендә, үз кул көче белән аларны яңарта, чис­тарта, беренчел хәленә кайтарырга тырыша. Хәзер әнә бик иске кү­ренгән сәгатьләр дә, төгәл вакытны күрсәтеп, эшләп тора. Әле музейга экспонатлар җыю эше һаман да дәвам итә.
– Бу музейга куелмыйча, өйдә үз вакытын көтеп яткан күпме экспонатларым бар әле минем. Аларны урнаштыра башласаң, тагын бер музей оештырып булыр иде, – дип шаярта Сөләйман абый. – Монда күпме экспонат барлыгын да белмим инде хәзер, төгәл санын әйтә алмыйм, берничә йөздән артык алар.

Музей хуҗасына һәр тарихи ядкарь якын. Кунакларга аеруча горурланып күрсәтә торган берничә әйбере дә бар әле аның. Шуларның берсе – 1906 елда бастырылган изге Коръән китабы. Кадерләп саклаган нәрсәләрдән “Лефоше” фирмасы җитештергән пистолеты бар. Бу коралны офицерлар өчен махсус чыгарганнар һәм нибары 900 данә ясаганнар. Кулына ничек килеп эләккәнен генә сер итеп калдырды. “Урласалар?” – дигән борчуыбызга Сөләйман абый: “Урласалар, урлыйлар инде. Нишләтәсең?” – дип кенә җаваплады.
80 нче елларда механик булып эшләгән Сөләйман абый хәзер шәх­си хуҗалыгы белән шөгыльләнә.

– Эшмәкәр дисәң дә була мине, эшсез тормыйм кебек. Күл алдым, анда балыклар җибәрдем, ял итү өчен урын корып куйдым. Кешеләр килә, ял итә. Моның өчен акча да сорамыйм, – дип сөйләде ул.

Музее белән таныштырып чыкканнан соң, саубуллашканда, Сө­ләй­ман абый Шатдинов болай дип калды:
– Мин шуны аңладым: халыкны юкка чыгару өчен сугышлар да, афәтләр дә кирәкми. Аны тарихыннан мәхрүм итсәң, шул җитә. Шуңа күрә тарихны, милләтне саклауны кечкенә нәрсәләрдән башласак иде.

Чулпан Гарифуллина


Фикер өстәү