Карлыгансыз җәй – җәй түгел. Татлы җимешне ашау, эчү һәм сылау серләре

Карлыган үсеп утырмаган бакча бармы икән ул? Бу куакның җи­мешләре июль аенда өлгерә. Хуш ис бөркеп торган карлыганны нинди үзлекләре өчен яратабыз соң?

Иң элек, аны җыю рәхәт. Бер урын­га чүгәлисең дә сыпырып кына төше­рәсең. Эре-эре карлыган җи­меш­ләре үзләре дә: “Җыеп өлгер!” – дип торган кебек. Ә карлыган составындагы файдалы үзлекләрне саный китсәңме… Анда аскорбин кислотасы, калий, нерв системасы эшчән­леген көйләүче В төркеменә кергән витаминнар, гемоглобин өчен кирәк булган бакыр, сөякләр ныклыгын тәэмин иткән марганец бар.

Яфрагы да файдалы

Борынгыдан ук карлыган яфрагын төрле авырулардан дәва буларак кулланганнар. Аны чәйгә салып та эчәләр. Юкка түгел! Карлыган яфрагы витаминнарга бай. Аның составында эфир майлары, С витамины күп. Ә бу витамин организмны картаюдан саклый, антиоксидант ролен үти. Карлыган яфрагында – 460 мг, чәчәгендә 270 мг кадәр С витамины бар. Ә яфраклы чәйләрнең исе нинди! Салкын тиеп, грипп белән авырганда карлыганлы чәй эчсәгез, организм ныгыячак. Чәен болайрак пешерәләр: ике бал кашыгы кип­терелгән яки яңа өзелгән карлыган яфрагына бер стакан кайнаган су салып, өстен каплап торабыз. 10-15 минуттан чәй әзер. Әле бал да кушсагыз, шифасы күпкә артачак. Мондый чәй цистит, кан басымы авыруларыннан, пародонтоз вакытында да дәва буларак кулланырга мөмкин.

Хатын-кызлар колагына: матур булыйм, дисәгез, матурлык салоннарына йөрү кирәкми дә икән! Карлыган яфрагыннан төрле битлекләр ясап, чәч, бит, тән тиресен ныгытып, яшәртеп була. Уңган хуҗабикәләр кар­лыган яфрагын яшелчәләр тозлаганда да куллана.

Ярамый!

Файдасы янында зыяны да бар. Карлыган яфракларын аллергия, гепатит, тромбофлебит, ашказаны авыруларыннан интеккән ке­ше­ләргә кулланырга ярамый. Карлыганны кеч­кенә балаларга да күпләп ашарга киңәш ителми. Ул аллергия китереп чыгара ала. Канны куертуы да ихтимал.

Коткарып була

Карлыган куагына гөблә (тля) тиз ияләшә. Аннан котылу өчен берничә ысул бар. Канлы үлән (чистотел) җые­гыз, кайнар суда 3 сәгатьләп төнәтә­гез, шул суны сусипкеч белән карлыган өстенә коегыз. Төнәтмә өчен кипкән үлән бармый, яңа җыеп алган үлән генә файда бирәчәк. Бөҗәкләр укроп, бөтнек, петрушка кебек яшел үсемлек­ләрдән курка. Шуңа күрә карлыганнар янына аларны утыртсагыз, яхшы булыр. Гөблә карлыганның яфракларын сырып алса, кер сабыны белән эшкәр­теп карагыз. 10 литр суга 40 грамм кер сабыны кирәк булыр. Бөҗәкләрдән котылу чарасын яздан ук күреп була. Химик препаратлар, тәмәке, суган кабыгы төнәтмәләре ярдәм итәчәк.

Аш-су блогеры Рәфилә Шәмсетдино­вадан кайнатма

Ике стакан суга 8 стакан ши­кәр комы салып кайнатасы. Кайнап торган, ачык төс­кә кер­гән сиропка 12 стакан карлыган саласы. Кайнап чыккач, тагын 10-15 минут кайнатасы. Яңа­дан 8 стакан шикәр комы салып, эреп беткәнче болгатасы. Шуннан банкаларга тутырасы.

Желе сыман кайнатма

1 ысул: 5 стакан карлыганга 1 стакан су салып, 10 минут кайнатасы. Кайнаганнан соң, сүндереп, 7 стакан шикәр комы салып, эреп беткәнче болгатып кына торырга.
2 ысул: 20 стакан карлыганга 12 стакан су салып, 10 минут кайнатасы. Аннан 20 стакан шикәр комы салып, тагын 10 минут кайнатасы, сүн­дергәч, 8 стакан шикәр комы салып, банкаларга кайнар килеш тутырасы.

Карлыган компоты

Алдан стерильләш­терел­гән банкаларның яртысына кы­­зыл карлыган тутырабыз. Банкага кайнаган су салабыз. Капкач белән ябып, 10 минут шулай тотабыз. Бу арада тимер капкачларны стериль­ләш­те­рәбез. Суны кәстрүлгә салабыз, янә кайнатабыз һәм шикәр комы өстибез. Әзер сиропны банкага салабыз һәм ябабыз.

Кайнатылмый торган кайнатма

Бу тәмле кайнатма киләсе җәйгә кадәр саклана. Тагын бер өстенлеге – аны кайнатырга кирәкми. Тәме дә үзенчә­лек­ле, чөнки карлыган янына әф­ли­сун кушыла. Кайнатма өчен 1,5 кг шикәр комы, 1 кг кара кар­лыган һәм 1 әфлисун ки­рәк. Әфли­сунны кабыгы-ние белән иттарткыч аша чыгарабыз. Кар­лыганны блендер яр­дә­мендә изәбез. Икесен бер­гә кушып, өстенә шикәр комы салабыз, яхшылап болгатабыз. Шушы массаны бүлмә температурасында берничә сәгать­кә калдырып торабыз. Болгатып торырга да онытмыйбыз. Шикәр комы эреп бетәргә тиеш. Аннан соң кайнатманы сте­рильләште­рел­гән банкаларга салып ябабыз.

Саба районы Иләбәр авылында яшәүче Исмегөл ападан кайнатма

2,5 стакан су, 8 стакан ши­кәр комы, 11 стакан карлыганны бергә кайнатырга. Уттан алгач, яңадан 8 стакан шикәр комы салып болгатырга. Ши­кәр эреп беткәнче бутап торырга да, банкаларга тутырып куярга.

Карлыганнан битлекләр

Биткә. Ике аш кашыгы карлыганны изеп, бер аш кашыгы йогырт белән бутагыз. Кушылмага бер аш кашыгы бал өстәгез. Шушы битлекне биткә сылагыз һәм 20 минут тотыгыз. Аннан җылымса су белән юып төшерегез. Битлек теләсә кайсы тән тиресенә бара. Чәчләргә. Вак угычтан алма уыгыз, кара карлыганны кашык белән изегез. Икесен бер­гә кушып, болгатыгыз. Килеп чыккан массага әрекмән мае (репейное масло) өстәгез. Әзер кушылманы чәч очларына сылагыз, полиэтиленга төрегез һәм ике сәгатькә калдырыгыз. Соңыннан чәчләрегезне шампунь белән юып төшерегез.

Чулпан Гарифуллина


Фикер өстәү