«Картлык көнемдә нигезне ташлыйсы кил­мәде». Кукмарада күршеләре өч кешене уттан чыгарган

Кукмара районының Тырыш авылында яшәүче Кәүсәрия әби Сәләхетди­нованың йорты янганын күреп, иң беренчеләрдән булып ярдәмгә күршесе Рамил Хисамов чабып килеп җитә. Әбигә, аның кызына һәм киявенә ут эчен­нән чыгарга Рамил булыша.

7 июльдә иртән биш тулырга өч минут кала бердәм кизү-диспетчер хезмәтенә 01 телефоны аша Тырыш авылында янгын чыгу хакында хәбәр итәләр. Янгын сүндерү­челәр ун минут эчендә чакырган урынга килеп җитә. “Йорт тулысынча янып бет­мәде, тик анда торырлык тү­гел, – ди Кук­мара районы, Сәрдекбаш авылы җирлеге башлыгы Илгиз Нәбиев. – Түбәсе калай иде, шуңа ут таралмады, ши­фер­дан булса, каралты-кура­ла­рына да кабар иде. Янгын сүндерүчеләр дә тиз килеп җитте. Кәүсәрия апаны ап­рель аенда туксан яшьлеге бе­лән котлаган идек. Әбинең кызы белән кияве, Чаллыдан кайтып, монда тора иде. Кызы белән кияве дә яшь түгел инде – пенсиядә”.

Тыл ветераны Кәүсәрия әби сугыш чорында да, аннан соң да төрле хәсрәтләр күр­гән. Олыгайган көнендә ут хәвефенә тарырга да язган икән. Хисамовлар алар­га каршы гына йортта яши. Аның үзе белән сөй­ләшеп булмады, маллар карарга басуга китте, диделәр.

– Рамил – бик тыйнак кеше, үзе турында сөйләгәнне яратмый. МЧСтан да, авыл җир­легеннән дә рәхмәт әйт­теләр, – ди хатыны Рәмзия. – Кәү­сәрия апа белән аралашып торабыз. Сыерлар асрагач, иртүк торыла. Ял көнне дә, гадәттәгечә, 4 сәгать 45 минутта торып, урамга чыктым. Күрше йорттагы төтенне кү­реп, Рамилгә әйттем, ул шунда чапты. Мин янгын сүндерү­челәргә шалтыраттым. Ут яшен тизлегендә өйне камап ала. Йортка үтеп керерлек түгел икәнен аң­лап, Рамил тәрәзәгә килә. Аны кул бе­лән бә­реп ватмакчы була, ләкин өч катлы евро­тәрәзәне алай гына коеп тө­шерә торган түгел. Рамил, тирә-юнь­не караштыргач, тимер кисәге табып ала. Тәрә­зә­не ватып, иң беренче ут эченнән Кәүсә­рия әбине тартып ала, аннары кызы, кияве чыга.

Күрше-тирә арасында, ул тәрәзәне кияве ватса да була иде, дип сөйләүче­ләр бар. Әйтү генә җиңел, андый чакта югалып та каласың, төтен, сөрем исе дә аңны томалый. Әлеге йорт 1968 елда салынган, тәрәзәләре соңгы елларда ал­маштырыл­ган. Янгынның нәрсә­дән чыкканын әлегә төгәл әйтә алмыйлар. Кыска ялганыш аркасында булырга мөм­кин.

Рәмзия Хисамова әйтүенчә, Кәү­сәрия апа олы яшьтә булса да, хәтере яхшы, акыллы, бик әйбәт әби. Аягы начар йөрсә дә, тотынып, урамга чыгып утыргалаган. “Без – кара-каршы күр­шеләр, ярый бү­генге кебек җилле көн булмады, юкса янгын дөрләп таралыр иде, – ди ул. – Шул арада халык җыелды. Һәрбер йортта телефон бар бит, хәбәр тиз барып иреште. Коелардан шланг су­зып, су сибә башладык, Кукмарадан да тиз килеп җиттеләр”.

Кәүсәрия әбине олы улының гаилә­се үзенә сыендырган. Улы Новокузнецкидан кайтып, шул авылда йорт салган, газ кермәгән әле. Гомер буе колхозда эшлә­гән тыл ветераны Кәүсәрия апа күршесе Рамилгә бик рәхмәтле.

– Безне күршебез коткарды, Аллага шөкер, – ди ул. – Мине тәрәзәдән тартып алдылар. Утның нәрсәдән чыкканын әйтә алмыйм. Йорт янды, лапас, гаражларны саклап калдылар. Авыл халкы күп җыел­ды. Аптырап, йөрәгем сызлап утырам инде хәзер. Ярый, балаларым бар, ялгыз түгел. Ятим кызларның йорты иде ул. Ата-аналары үлгәч, аларны мин үстер­дем. Картлык көнемдә шун­да яши идем, нигезне ташлыйсы кил­мәде. Бернишләр хәл юк…”

Фәния Арсланова


Фикер өстәү