Казан – өченче башкала. Кемнең шиге бар?

Казаныбызның башка шәһәрләр белән “Россиянең өченче башкаласы” исемен йөртүгә ничек тырышканлыгын хәтерлисез булыр.

Идел буе төбәгенең рәс­ми башкаласы – Түбән Новгород белән бу бәхәскә нок­та куелды да кебек. Һәр­хәлдә, юридик яктан фәкать Казанның гына “өченче баш­кала” дип аталуга хокукы бар хәзер. Шулай икән, бу исемне чынбарлыктагы эшләр һәм төрле өлкәләр­дәге уңышлар белән расларга кирәк. Ә алар нин­дирәк соң безнең?

Соңгы айда Россия кү­ләмендә Казанның ничег­рәк “ялтыравына” тукталып үтик. Биредә, Казан дигәндә, бөтен Татарстан­ның күздә тотылуын әй­тергә кирәк­тер. Июнь башында Санкт-Петербургта узган Халык­ара икътисади форумда Россия төбәк­лә­ре­нең ин­вес­ти­­цияләрне ни дәрәҗә­дә җә­леп итү­ләренә йомгак ясалды. Мондый рейтинг­ларда беренче урын­ны, ка­гыйдә буларак, Мәскәү һәм Мәс­кәү өлкәсе яулый. Ә икенче юлга гадәттә Санкт-Петер­бург менеп “кунаклый”… иде. Тик бу ни бу? Беренче урын Мәскәүнеке булса, икенче урында – Татарстан! “Өчен­че башкала” гаять авыр һәм катлаулы номина­ция­дә “икенче баш­кала”ны уз­дырган лабаса!

Ул гына да түгел әле. Казанда эшче һөнәрләр буенча Россия чемпионаты уз­ды (август аенда шулай ук бездә “WorldSkills” прог­рам­масы буенча дөнья чемпионаты үткәреләчәген дә тагын бер кат искә тө­шереп үтим). Татарстан командасы тәүге тапкыр беренче урынны яулады! Мо­ңа ка­дәр аерым номи­на­ция­ләр­дә генә җиңсәк, бу юлы бик күп һөнәр төр­ләре буенча Татарстан­ның егет-кызла­рына тиң­нәр табылмады. Сүз уңаеннан, со­циаль чел­тәрләрдә “Чын­нан да, татарлар булдыра!” ди­гән фи­кергә юлыгуымны да әйтеп үтим. Казан яки Татарстанда яшәүче татарныкы түгел, ә бөтенләй баш­ка төбәктәге урыс ке­шесенең фикере бу!

Пилотлар арасында баш­­калабызда соңгы тапкыр үткән һәм бөтен дөнья­га яңгыраган Red Bull дөнья чемпионаты этабына тукталып тормыйм. Ә менә шушы араларда гына Россия, шулай ук бөтен дөнья күлә­мендә гаять зур әһәмияткә ия булган бер хәбәрне колак читеннән генә уздыру ярамастыр дип уйлыйм. Рос­сия вице-премьеры Мак­сим Акимов белдер­гәнчә, Мәскәү, Санкт-Пете­р­бург һәм Казанга яңа буын 5G элемтә челтәре “килә”. “Без җиһаз җитешт­ерүче­ләр белән дә бу хакта сөй­ләшүләр алып барабыз, ә аларның күпчелеге – Кытай компанияләре. Безгә алар­ның Россиягә килүе мөһим”, – диде ул.

Әйтергә кирәк, Кытай белән АКШ арасындагы тәү­ге технологик сугыш нәти­җәләре бу. Бишенче буын мобиль элемтәсен эшләү буенча лидер – “Хуавей” ки­ләчәк элемтәсе өчен җи­һазлар җитештерүче бик зур компания дә булып тора әле. Трамп әлеге лидерлыкка балта чабарга карар кылып, Америка компания­ләренә “Хуавей” белән хез­мәттәшлек итүне тыйды. Шул ук вакытта Россия кытайлыларга үзенең “Аврора” операцион системасын һәм филиалларын илебездә урнаштыру мөмкинлеген тәкъдим итте.

Казанның Рос­сиядә һа­ман саен өчен­ч­е башкала булып торуы расланды. Шулай икән, ни ки­рәк тагын?!

Вахит Шәрипов


Фикер өстәү