Казанда быел 290 ишегалдын тәртипкә китерәчәкләр

Соңгы биш ел эчендә Татарстанда барлыгы 1704 ишегалды төзекләндерелгән. Моның өчен 5,5 миллиард сум акча тотылган. “Бердәм Россия”нең “Безнең ишегалды” проекты ярдәмендә әлеге уңышлы тәҗрибәне Татарстанның барлык шәһәрләре һәм авылларында җәелдерү күздә тотыла. Кичә “Безнең ишегалды” проектының эш төркеме әгъзасы Ольга Воронова Казанның Яңа Савин районындагы йортларның ишегалларын карап йөрде.

“2013 елдан бирле республикада бу юнәлештә күп эшләнде. Әмма халык тө­зекләндерү проекты буенча фикерләренең күбрәк исәп­кә алынуын тели. “Бер­дәм Россия” ишегалларны яңача – балалар, спорт мәй­дан­чыклары, ял зоналары булдыру нигезендә төзек­лән­дерү турында тәкъдим белән чыкты. Хәзер без бу җәһәттән халыкның фикерен ишетү, тәкъдимнәрне ка­рау өчен шу­шы тер­рито­рияләргә “сәя­хәт”ләр оештырабыз,” – дип аңлатып үтте Ольга Воронова.

Аның әйтүенчә, халык асыл­да балалар мәйдан­чык­лары булдыруны сорый. Өс­тәвенә әле күпләр кече яшьтәге һәм биш яшь­тән зуррак балалар өчен аерым мәйданчыклар ясарга тәкъ­дим итә. Шулай ук эскә­мия­ләр, спорт мәй­дан­чыклары кирәк. Халыкны иминлек мәсьәлә­ләре дә борчый – алар ви­деокүзәтү камералары һәм коймалар урнаштырырга тели.

Депутат белән очрашуда Гаврилов, Әпсәләмов, Бондаренко урамнарындагы кайбер күп катлы йортларда яшәүчеләр төзеклән­дерү эшләре нәтиҗәләре белән уртаклашты.

Гаврилов урамындагы 40, 40/2, 44 һәм 46 нчы йортлар өчен уртак ишегалды – Яңа Савин районында иң төзек ишегалларыннан бер­се. Ольга Воронова әйтүен­чә, биредә асфальт түшә­мәсе алыштырылган, пандуслар урнаштырылган, балалар мәй­данчыгы булдырылган. Инде 30 ел ремонт күрмә­гән бу ишегалды “Савиново” иҗтимагый үзидарә территориясе откан грант, йорт­ларның гомуми мөл­кәтен арендага бирүдән кергән акча һәм шул йортларда яшәүчеләр акчасы хисабына матурландырылган.

2019 елда башкалабызда ишегалларын төзек­лән­де­рү­гә барлыгы 1 миллиард сум акча бүлеп бирел­гән. Быел барлыгы 290 ишегалдын тәр­типкә салу каралган. Бүгенгә инде шу­ның 140ында эшләр тулысынча төгәл­лән­гән. Рес­пуб­ли­ка­ның баш­ка шәһәр­лә­рендә дә бай­так кына йорт­лар­ның ишег­алла­ры төзек­лән­де­релгән.


Фикер өстәү