Казанда «Йөрәкле шәһәр» III инклюзив гаилә фестивале узачак

27нче июльдә, Казанның Урицкий паркында «Йөрәкле шәһәр – Сердца города» III инклюзив гаилә фестивале узачак. Чараны Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды “Игелекле Казан” проекты белән берлектә оештыра. Әлеге фестиваль физик мөмкинлекләре чикле кешеләрне тулы тормышка тарту максаты белән уздырыла.

Фестивальдә «Зәкят» хәйрия фонды карамагындагы балалар катнаша. Чараны карарга һәркем килә ала.

Фестиваль 11.00 сәгатьтә башлана. Чараның программасы бик кызыклы һәм бай булачак. Кунакларны иҗади сәләтләрне үстерү буенча мастер-класслар, аквагрим, сабын куыклары тамашасы һәм хәйрия ярминкәсе көтә. Шулай ук үзенчәлекле сабыйлар тәмле һәм сәламәт ризык әзерләү буенча кулинария мастер-классы уздырачак. Моннан тыш, балаларны инклюзив велоузыш көтә.

Оештыручылар сүзләренә караганда, бәйрәм инвалид балаларга һәм гаиләләргә бер-берсе белән танышырга һәм дуслашырга ярдәм итәчәк.

 

 


Фикер өстәү