Казанда WorldSkills дөнья чемпионатын уздыру вакытында транспорт хәрәкәте чикләнәчәк

Казанда WorldSkills дөнья чемпионатына әзерлек һәм аны уздыру чорында транспорт хәрәкәте чикләнәчәк һәм юл хәрәкәтен оештыру схемаларына үзгәрешләр кертеләчәк. Әлеге карар шәһәр Башкарма комитетында имзаланды.

Транспорт чаралары хәрәкәтен чикләү 21-нче һәм 22-нче августта16.00 сәгатьтән 23.00 сәгатькә кадәр, 26-нчы августның 16.00 сәгатеннән 27-нче августның 01.00 сәгатенә кадәр, 27-нче августның 16.00 сәгатеннән 28-нче августның 01.00 сәгатенә кадәр кертеләчәк.

Транспорт хәрәкәте шәһәрнең урам-юл челтәренең түбәндәге участокларында чикләнәчәк:

Сибгат Хәким урамында ике юнәлештә дә, Ф.Әмирхан проспектыннан Чистай урамына кадәрге участокта;

Чистай урамында ике юнәлештә дә, Сибгат Хәким урамыннан алып Х.Ямашев проспектындагы съездга кадәр Академик Арбузов урамы юнәлешендә һәм Гаврилов урамы ягыннан Чистай урамындагы 75-нче номерлы йортка кадәр;

Чистай урамы, 85а һәм Чистай урамы, 79 адресы буенча урнашкан йортлар тирәсендә квартал эчендәге юллардан Чистай урамына чыгу;

ике юнәлештә дә 3-нче транспорт дамбасының сул як күпере, Х.Ямашев проспектыннан алып Х.Ямашев проспектына чыгу юлында;

«Казан Арена» стадионы тирәсендәге әйләнгеч юл;

ике юнәлештә дә 3-нче транспорт дамбасы астында борылма юл;

Моннан тыш, 10-нчы августның 6.00 сәгатеннән алып 30-нчы августның 22.00 сәгатенә кадәр Х.Мәүлетов һәм Җиңү проспекты ягыннан булган съезд вакытында ике юнәлештә дә Җиңү проспекты аша уза торган дублер-юлда хәрәкәт чикләнәчәк;

23-26 август көннәрендә 6.00 сәгатьтән 21.00 сәгатькә кадәр Казан теннис академиясе территориясендә, Җиңү проспекты участогындагы съезддан Оренбург тракты юнәлешендәге участокта, Оренбург трактыннан алып Академик Парин урамына кадәрге эчке юлда ике юнәлеш буенча да;

23-26 август көннәрендә 6.00 сәгатьтән 21.00 сәгатькә кадәр «Казан ярминкәсе» күргәзмә үзәге каршындагы парковка территориясендә;

24-нче август көнне 6.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Пушкин урамы буенча, К.Маркс урамыннан Большая Красная урамына кадәр, ике юнәлеш буенча да;

18-нче һәм 20-нче август көннәрендә 6.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Үзәк стадион ягыннан Меңьеллык мәйданы янындагы парковка территориясендә хәрәкәт чикләнәчәк;

18-нче һәм 20-нче август көннәрендә 6.00 сәгатьтән 23.00 сәгатькә кадәр «Казан» халыкара ат спорты комплексы янындагы территориядә.

Чикләүләр «Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе» коммерцияле булмаган автоном оешма тарафыннан билгеләнгән форма буенча махсус пропуск белән җиһазландырылган транспорт чараларына, ашыгыч һәм оператив хезмәтләрнең транспорт чараларына кагылмый, дип хәбәр итә Казан мэриясенең матбугат хезмәте.


Фикер өстәү