Казаннан хаҗиларның беренче төркемен изге сәфәргә озаттылар

Бүген, Зөлкагдә аеның 22-нче көнендә, Казаннан беренче төркем хаҗ сәфәренә юл тотты. Булачак хаҗиларны озату һәм аларга үзенең үгет-нәсыйхәтләрен бирү өчен “Казан” халыкара аэропортына Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин килде.

Бүген сәфәргә кузгалган булачак 49 хаҗи Мәккәгә «Супер-эконом» программасы буенча барачак. Әлеге программа үз эченә катнаш маршрутны ала. Башта татарстанлылар “S7 Airlines” авиакомпаниясе рейсында Казаннан Мәскәүгә юл тота. Ил башкаласына алар 18.30 сәгатьтә килеп җитәр дип көтелә. Монда аларга Татарстан хаҗиларының 49 кешедән торган тагын бер төркеме кушылачак, соңгыларының сәфәре Мәскәүдән башлана. Шул ук көнне 23.20 сәгатьтә әлеге ике төркем «Emirates Airlines» авиакомпаниясе рейсында Дубайга (БГӘ) оча, аннары алар Мәккәгә кадәр баручы уңайлы автобусларга күчеп утырачак. Автобусларда аларның ике тәүлек чамасы баруы планлаштырыла. Хаҗиларның Мәккәгә 27 июль көнне кич килеп урнашуы көтелә. Сәфәрнең озынлыгы якынча 29 көнне тәшкил итәчәк.

Очрашу аэропорт эчендә рейска теркәлү алдыннан оештырылды. Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин изге сәфәргә ниятләп чыккан дин кардәшләребезне сәламләп, ихлас күңелдән тәбрикләде: “Сез мөселман кешесе тормышындагы төп сәфәргә – хаҗ сәфәренә кузгаласыз. Әлбәттә, сәфәр җиңел түгел, хаҗ сәфәре аеруча. Әмма онытмагыз: Аллаһы Тәгаләгә шөкер итегез, бары Аннан гына ярдәм сорагыз. Ул сезне туры юлга күндерде, сезгә шушы сәфәрне насыйп итте. Хәерле юллар сезгә! Хаҗларыгыз кабул булсын!”.

“ДУМ РТ Хаҗ” рәсми операторының җитәкчесе Ранис хәзрәт Вахитов искәртеп үткәнчә, Татарстаннан хаҗиларны 40-лап квалификацияле имам-төркем җитәкчеләре, төрле медицина җиһазларына һәм медикаментларга ия 20 табиб озатып йөриячәк. Яшәү урыннарында шулай ук Татарстан хаҗилары өчен махсус оештырылган медицина пунктлары тәүлек буе эшләячәк. Барлык хаҗилар да юлга чыгар алдыннан тиешле прививкаларны ясаттылар, медицина тикшерүе үттеләр. Шулай ук Татарстан мәчетләрендә хаҗ дәресләре дә үткәрелде.

Шунысын да билгеләп үтик: Татарстан хаҗиларының 196 кешедән торган беренче 4 төркеме хаҗ кылырга кичә, 24 июльдә, китте. Алар Мәскәүдән Согуд Гарәбстанына очты.

Быел “ДУМ РТ Хаҗ” рәсми операторы программалары белән 1800 кеше хаҗ кыла. Изге сәфәргә барлыгы 36 төркемне җибәрү күздә тотыла.

Хаҗиларның соңгы төркеме Казаннан 4 августта китәчәк, дип хәбәр итә Диния Нәзарәтенең матбугат хезмәте.


Фикер өстәү