Кесә генә чыдасын. Кайсы һөнәр иң кыйммәте?

Соңгы елларда вузларның түләүле бүлекләрендә бәяләр 15–19 процентка арткан. Росстат мәгълүматла­рына караганда, дәүләт югары уку йортларында бер уку семестры уртача 68,9 мең сумга төшкән. Яңа уку елында бу сан тагын 15–20 процентка күтәрелергә мөмкин.

Техник вузларга юристлар кирәкми

Түләүле бүлектә уку бәясе бюджет бүлегендә бер студент өчен тотылган чыгымнан ким була алмый. Тормыш кыйммәтлән­гән саен уку өчен дә бәя арта. Быел ил вузларында техник юнә­лешләр бәяне 180 мең сумнан 212гә кү­тәргән. Югары уку йорт­ларының күбесендә белем алу кыйм­мәт­ләнсә, Казан илкүләм тикшеренү­ләр техник университетта (КАИ) исә авиатөзелеш тармагы юнә­леш­ләренең хакы 13 процентка кимегән: елга 164 мең сум кирәк булачак. Техник вузларны юрист, икътисадчылар әзер­ләү кызыктырмый башлаган, күрәсең. КАИда – юриспруденция, реклама, КХТИда икътисад, дәүләт идарәсе юнәлешләрен бетергәннәр. КФУда юрист булу өчен елына 178 мең сум сорыйлар. Ә икътисадчыларны әзерләү өчен 138 мең дә җитә.

Теш сызламый тормый

Республика вузларында иң кыйммәтле белгечлек булып теш табибы санала. КФУда анда инг­лизчә укырга җыенганнарга елына 488 мең 100 сум түләргә кирәк. Урысча укысаң, 190 мең сум белән дә чикләнергә мөмкин. Казан дәүләт медицина университетында теш табибына уку берничә меңгә арзанрак.

– Теш сызламый тормый. Әле­ге табибларга ихтыяҗ һәр­вакыт булачак. Кызыбызны елына 180 мең сум түләп укытабыз. Мөм­кинлегебез бар. Миңа калса, акчасы булганнар баласын елга миллион сум түләп булса да укытачак. Түләп укыганнарның белемен­нән шикләнгән булалар. Анда да зур конкурслар аша кабул итәләр. Гади халык табибларның белем сыйфатын тикшерә алмый, бары белгечләр генә безнең хезмәткә дөрес бәя бирә ала, – ди шәхси клиникада эшләүче теш табибы Исламия Гарифҗанова.

КФУда: дизайнер, инженерлар…

Белгечлекләрнең популярлыгы елдан-ел үзгәреп тора. Быел КФУда программалы инженерия юнәлеше иң кыйммәтлеләрдән санала. Бу сумма – 294 мең сум. Дизайн белгечлегенә дә акчаны ярыйсы гына, елына 251 мең сум түлисе. Әйтик, тарих һәм сәнгать тармагына да, 212 мең сум акчаң булмаса, алмыйлар.

Журналистика, конфликтология юнәлешлә­рен­дә бәяләр 141 мең сум ти­рәсендә тирбәлә. Иң арзаннары – фундаменталь информатика, педагогика, сервис, туризм, тарих, философия, сәүдә эшенә бәйле (127 мең сум) белгечлекләр. Узган ел бәяләр 122 мең 460 сум булган.

– Укытучылыкка түләп укыйм. Башлангыч сыйныфлар һәм инглиз теле укытучысы булачакмын. Медицина көллиятенә керергә балларым җитә иде, тик кечке­нәдән укытучы буласым килде. Әти-әниләр югары белем алу турындагы теләгемне тормышка ашырды. Бер караганда, әти-әни дә кызганыч. Мине укыту гаилә­нең бюджетын ел саен 100 мең сумга такырайта. Аларның хезмәт хакы гына түгел, әбинең пенсиясе дә шунда китә. Тагын өч ел укыйсы бар, – ди 2 нче курс студенты Гөлинә Әхмәтгалиева.

Түләвен түләрләр, тик укыйсы да бар бит

Менә монысын әти-әниләр генә хәл итә алмый. “Без кызыбызны өч ел буе социолог һөнәренә укыттык. Ел саен 5–6 үгез асрап саттык. Әмма, киләчәктә бу эштә барыбер эшләмәячәкмен, кү­ңелемә ятмый дип, укуын ташлады. Күпме тырышлык, акча җилгә очты. Шуңа күрә ул-кызыгызга һөнәрне үзегез сайламагыз, югары белем алуны мәҗбүр итмәгез! Көллияттә укып, һөнәр үзләш­терсә, файдалырак булачак“, – дип киңәш итә әти-әниләргә Зөлфия ханым.

Бәяләр: кайда ничек?

КФУ

Иң кыйммәтлесе – программалы инженерия юнәлеше – 294 мең, дизайн буенча – 251 мең сум. Иң арзан белгечлекләр – фундаменталь информатика, педагогика, сервис, туризм, тарих, философия, сәүдә эшенә – 127 мең сум.

Казан дәүләт медицина университеты

Иң кыйммәтлесе – медицина биохимиясе һәм медицина биофизикасы юнәлешләре – 190 мең 293 сум. Дәвалау эше, теш табибы – 187 мең 686 сум. Фармация – 141 мең сум, сестралык эше юнәлеше – 133 мең сум.

Казан дәүләт энергетика университеты

Информатика һәм исәпләү техникасы, җылылык энергетикасы, мехатроника, робототехника, электроника һәм нанотехника юнәлешенә – 131 мең, техник физикага –160 мең сум.
Социология, реклама, җәмәгатьчелек белән бәйләнешләр, документ һәм архив эше, гамәли математика буенча – 113 мең сум.

КИТТУ (КХТИ)
Дизайн һәм “костюм сәнгате” юнәлеше – 260 мең сум. Нефть эше, наноинженерия өлкәсе – 183 мең сум. Химик технологияләр, мехатроника һәм робототехника – 150 мең, гамәли математика, информатика буенча – 130 мең сум.

КИТТУ (КАИ)

Гамәли информатика, машина төзеле­ше сәнәгатен конструктор-технологик тәэмин итү, техносфера куркынычсызлыгы – 134 мең сум. Икътисадчы, менеджерга уку – 116 мең сум.

Казан дәүләт аграр университеты

Агрохимия, агрономия, бакчачылык, урман ландшафт архитектурасы – 100 мең, җир төзелеше һәм кадастр, экология, техносфера куркынычсызлыгына – 86 мең сум. Менеджмент, экономика буенча – 94 мең сум.

Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе

Авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү һәм эшкәртү технологияләре, зоотехния, ветеринария, ветеринар-санитария экспертизасы юнәлешенә – 145 мең 200 сум.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү