Китапмы, мускулмы, яки Мәдәният министрының күңел экологиясе нидән гыйбарәт?

Авыл халкы һәм читтә яшәүче милләттәшләр өчен татар концертларында “утыру” проблемасы юкка чыга. Нәкъ менә шушы аудитория өчен биш виртуаль концерт залы оештырыла. Моннан тыш ике мәдәни үзәк төзелә, алтмышлап оешмага музыка уен кораллары кайтарыла, 12 кинозал төзекләндерелә, 2 автоклуб, 12 модель муниципаль китапханә барлыкка килә. Юк, бу төш тә, хыял да түгел. Әлеге эшләр 2019 – 2024 елларга исәпләнгән федераль масштабтагы “Мәдәният” илкүләм проекты кысасында гамәлгә ашырылачак.

Кичә әлеге проектның асылы турында Татарстан Мә­дәният министрлыгында Дәү­ләт Советы рәисе урынбасары Татьяна Ларионова катнашында фикер алыштылар. Ми­нистр Ирада Әюпова жур­налиcтларга проектның асылын аңлатты һәм ”күңел экологиясе” дигән яңа төшенчә кертте:

– Соңгы елларда дөньяны кабул итүебез үзгәрде. Без бөтен нәрсәнең матди кыйм­мәтен табарга тырышабыз, һәр күренешкә матди яктан чыгып бәя бирәбез. Мондый шартларда әлеге илкүләм проект нәрсә өчен кирәк соң? Сер түгел, теләсә кайсы иҗти­магый-хокукый даирә өчен бәйләүче чара булып бердәм мәдәни киңлек тора. Бу Рос­сиядә дә, Татарстанда да шулай. Бердәм рухи кыйммәтләр булмаса, аларны актив рәвеш­тә үстермәсәк, тормышыбыз кая барып чыгар? Ахыр чиктә, дөньяга ашау-эчү, күңел ачу өчен генә килмибез ләбаса, тормышның рухи ягы да бар. Менә шул кыйммәтләргә игътибарны юнәлтәсе иде. Мин сәяхәт итәргә яратам. Сәфәр кылган җирләрдә андагы мә­дәниятне аңларга, үз­ләш­терергә тырышам. Без, кеше­ләр, шулкадәр төрле, шул ук вакытта охшашлык­лар да җи­тәрлек. Ахыр чиктә, барыбызга да бер нәрсә – бәхет кирәк. Ләкин бәхетне аңлау төрле кешедә төрлечә. Мин безнең республика бәхетле дип саныйм. “Безнең заман” эшче яшьләр фестивален генә алыйк. Ул мәдәният өлкәсендә булмаган кешенең, теләге, таланты булганда, иҗади яктан үсү мөмкинлекләрен таба алуын күрсәтә. Бүген рухи үсешне кайгырту, китап­лар уку тренажер залына барып, мускул үстерүгә караганда мөһимрәк икәнне күрсәтергә кирәк. Бәлки шунда, театрга килгән тамашачы, безгә комедия кирәк, димәс. Чөнки мә­дәният ул – күңел ачу түгел. Мәдәният беренче чиратта – күңел экологиясе. Проектның төп мәсьәләсе: күңел чис­та­лыгы – мәдәнияттә икәнлекне аңлату, – диде министр.

Шунысын да искәртик: “Мә­дәният” ил­күләм проектын гамәлгә ашыруны “Бер­дәм Россия” партиясенең конт­роль төркеме кү­зәтеп барачак. Проектның быел га­мәл­гә ашкан кадәресе дә саллы. Әйтик, биш виртуаль зал. Алар ел азагына кадәр Алабуга, Арча, Спас үзәк китап­ханәләрендә, Баулы туган якны үстерү музеенда, Мамадыш сәнгать мәктә­бендә барлыкка киләчәк. Башта виртуаль мәйданнарны эре үзәк­ләрдә ачу нәтиҗәсез дип санасалар, хәзер әлеге фикер­дән кире кайтканнар. Ахыр чиктә, без бит авыл кешесен һәм читтә яшәүче милләттәш­ләребезне дә кайгыртырга тиеш, диде Ирада Әюпова:

– Быел виртуаль концерт залларын алты җирдә оештыру нияте бар иде. Бишесе – кечерәк мәйданнарда, берсе – филармония концерт залында. Ләкин филармониядә бу хупланмады. Әлбәттә, һәр проектның нәтиҗәсе булырга тиеш. Бездә, чыннан да, концерт мәйданнары күп, өстәве­нә ачык һавада төрледән-төр­ле чаралар үтеп тора. Шуннан филармония кебек эре мә­дәни оешмаларга кагылышлы виртуаль заллар актуаль тү­гел дигән фикергә килдек. Чынлыкта, виртуаль киңлек Баулыда яисә Мамадышта укучы балага югары мәдәният белән танышу мөмкинлеге бирә. Ул бит Мария театрына яисә башкасына барып, концерт яисә спектакль карый алмый. Аның кызыксынуы, Казан тамашачысына караганда зуррак та, ихласрак та булырга мөмкин. Шуңа күрә без бу проектны тагын да җәелдерергә ниятләдек. Бу җәһәттән филармония белән дә эшләр бара, Камал театры инде бүгеннән спектакльлә­рен онлайн күрсәтә. Виртуаль трансляция чит илдә яшәүче милләттәшләребезгә дә ки­рәк. Телне сакларга дибез икән, бу юлда иң зур терәк – мәдәният.

Сүз уңаеннан, мәдәният­нең үз волонтерлары бар. Министр әйтүенчә, ул иҗатны, сәнгатьне хобби иткән кеше­ләрдән гыйбарәт. Бүген әлеге хәрәкәт тагын да киңәя. Элег­рәк волонтерлар мәдәни объектларны саклауда актив катнашса, ташландык хәлгә кил­гән тарихи биналарны җыеш­тырса, хәзер ул – үз идеологиясе булган, эшчәнлекләрен төр­ле юнә­леш­ләрдә алып барган тулы канлы юнәлеш. Әлеге юнәлешнең үзенчәлек­ләре турында “Я – добротворец” хәрәкәте активисты Екатерина Морозова чыгыш ясады. Татьяна Ларионова исә, волонтерлык тулы куәтенә файдаланылмый, дип искәр­теп узды. Шуңа күрә утырышта катнашкан җирле депутатларга урыннарда шушындый киңәшмәләр оештыру, мәдә­нияткә күбрәк кеше­ләрне җә­леп итү йөкләнде. Бүген үз кулларың белән мәдәни тирә­лек булдыру кирәк, кем әйт­мешли, китереп бир­мәсләр.

Гөлинә Гыймадова


Фикер өстәү