Корбан бәйрәме алдыннан “Зәкят” фонды хәйрия чаралары үткәрә

11 августта бөтен дөнья мөселманнары иң төп бәйрәмнәрнең берсе – Корбан бәйрәмен (яки Гыйд әл-Әдха) каршы алачак. Корбан бәйрәме алдыннан Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды социаль башлангычларны көчәйтә һәм хәйрия чаралары оештыра.

Шулай итеп, булачак бәйрәм кысаларында бүгенге көннән башлап һәм 1 августка кадәр – өч көн дәвамында “Зәкят” фонды Казанның «Софра кебаб» кафесында үсешендә үзенчәлекләре булган балалар тәрбияләүче һәм күп балалы гаиләләр өчен хәйрия ашлары үткәрә башлый.

Моннан тыш, дәвалану курслары узучы авыру балалар өчен “Без синең белән!” дип исемләнгән хәйрия акциясе дәвам итә. Акция кысаларында 13 яшьлек Морат Нәгыймовка тернәкләнү үтү өчен акча җыю игълан ителде. Морат акыл ягыннан зәгыйфьлек кичерә, анда умыртка баганасының деформациясе, астигматизм, тумыштан килгән нистагм. Бер тернәкләнү курсының бәясе 193 мең 159 сумны тәшкил итә. Моратка ярдәм күрсәтү өчен, 7715 номерына ЗАКЯТ сүзе белән SMS-хәбәр җибәрергә кирәк. Акчалар шулай ук 639002629014626229 номерлы Сбербанк картасына кабул ителә (Әлмәтов И.М. картасы).

Корбан бәйрәмен үткәрү чорында ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең барлык социаль активлыкларыннан иң мөһиме – “Мохтаҗларны тукландыр” акциясе. Әлеге башлангыч кысаларында һәрбер теләгән кеше “Зәкят” фондыннан сарык сатып алып, аның итен мохтаҗларга тапшыра ала.

Хәзерге вакытта фондка корбан ите алу өчен йөздән артык гариза кергән, алар арасында аз керемлеләр, инвалидлар, авыр хәлдә калган ятимнәр бар. Фонд тулысы белән барлык оештыру мәсьәләләрен хәл итүне үз өстенә ала: сатып алудан алып мохтаҗларга илтеп бирүгә кадәр. квалификацияле белгечләр корбан чалу гамәле буенча хәйриячеләрне кызыксындырган барлык сорауларга җавап бирәләр.

Шулай ук «Зәкят» фондында квалификацияле белгечләр белән корбан чалу буенча киңәшләшергә һәм суюны контрольдә тотучы корбан чалучыларның киңәшләрен алырга мөмкин. Фондның хезмәтләре – бушлай. Бер бәрәннең бәясе – 8000 сум. Бәрәннәрнең саны чикле. Белешмә өчен телефон: +7 (843) 225-33-22.

Ә хаҗның кульминациясе булган Гарәфә көнендә «Зәкят» хәйрия фонды Казанның бер мәчетендә үз карамагындагылар өчен ифтар мәҗлесе үткәрәчәк. Хәйрия ашы үзенә 200 кешене җыячак.

Моннан тыш, Корбан бәйрәме көннәрендә «Зәкят» хәйрия фонды традицион рәвештә халыкның аз тәэмин ителгән катламына ит өләшү чарасын оештырырга планлаштыра. Быел «Зәкят» фонды тарафыннан күп балалы һәм тулы булмаган гаиләләр, опекуннары булмаган ялгыз кешеләр, шулай ук социаль учреждениеләр өчен 5 тоннага якын корбан ите тарату планлаштырыла. Алар арасында беренче балалар хосписы, А.Вавилова исемендәге Казан хосписы, акыл үсешендә тайпылышлар булган балалар өчен 1 нче мәктәп-интернат, “Диабетсыз тормыш” Идел буе профилактика үзәге, “Восхождение” инвалидларны тернәкләндерү үзәге, Яшел үзән шәһәренең психоневрологик диспансеры, Инвалид балаларның әти-әниләренең “Забота” төбәкара иҗтимагый оешмасы һәм башкалар бар.

Чаралар Корбан гаетеннән соң да дәвам итәчәк. “Туган авылым” комплексында 250 кеше катнашында хәйрия ашы узачак, дип хәбәр итә Диния Нәзарәтенең матбугат хезмәте.


Фикер өстәү