Кыр көне: киләчәк авылы… роботлар кулында

Сатучысыз кибетләр, “цифрлы авыл”лар, “цифрлы авыл хуҗалыгы”, роботлар, мини комбайннар, газ-мотор ягулыгында эшләүче кыр кораблары… Әкият, болай булмас дисезме? “Татарстанда кыр көне” агросәнәгать күргәзмәсендә үз проектларын тәкъдим итүчеләр киләчәк авылын һәм авыл хуҗалыгын нәкъ менә шулай күрә һәм алар шуңа омтыла да. Кайбер проектлар инде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның хәер-фатихасын алып, тормышка ашырыла да башлаган.

Авыл цифрлаша

Кичә Лаеш районының Олы Кабан авылы янында оештырылган агросәнәгать күргәзмәсендә без хәзерге тормыштан берничә адым алга атлап, әнә шул проектлар һәм яңа технологияләр белән танышып кайттык. Быел бишенче тапкыр үт­кәрелә торган “Татарстанда кыр көне” күргәзмәсе 4 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Әлеге чарада Россия төбәк­ләрен­нән һәм Татарстаннан 167 оешма катнаша.

Быел “Татарстанда кыр көне” агросәнәгать күргәз­мәсе үзгәрәк форматта үтте. Башка еллардан аермалы буларак, пленар утырышлар уздырылмады, бөтен игътибар күргәзмәгә юнәл­дерел­де. Рәсми ачылышка кадәр Татарстан Президенты Рөс­тәм Миңнеханов, Дәү­ләт Киңәшчесе Минтимер Шәй­миев, Россия авыл ху­җалы­гы министры урынбасары Иван Лебедев, респуб­лика Премьер-минист­ры Алек­сей Песошин, Татар­стан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әх­мәтов, район һәм хуҗалык башлыклары авыл хуҗа­лыгы техникасы, яңа төр тех­нологияләр, чәчү материаллары, фермер про­дук­цияләре белән танышты. Күргәзмәдә булган бер генә экспозиция дә Рөс­тәм Миң­нехановның игътибарыннан читтә калмады. Күргәз­мәләрне караган вакытта ул авыл хуҗалыгы продукциясен сатуга ярдәм итә торган һәм яңа, шул исәптән автомат режимда эшләү сәләте булган техника сатып алу буенча күрсәт­мәләр дә бирде. Мәсәлән, республиканың бер хуҗа­лыгында газ-мотор ягулыгында эшләүче комбайнны сынап карарга ки­рәклеген әйтте. Гадәти комбайннар белән чагыштырганда, бөр­текле культураларны мондый техникада суктыру өч тапкыр арзангарак чыгачак икән.

Моннан тыш, ул “Цифрлы авыл хуҗалыгы” проекты бе­лән дә танышты. Проект кысасында Питрәч һәм Саба районнарындагы барлык кыр­ларга да тулы анализ ясалганлыгын җит­керделәр.

Яшермим, безне “Цифр­лы авыл” проекты да гаҗәп­лән­дерде. Аның җитәкчесе Булат Җамалиев аңлатуын­ча, алар авыл халкына товар һәм хезмәтләргә он-лайн заказ бирү, фермерларның про­­дукцияләрен кэшбэк бе­лән сату, эш эзләү, бизнеска консультация, Uber кебек сер­вислар тәкъдим итә.

Бу проект тормышка ашкан очракта авылларда халык… сатучысыз кибетләргә йөриячәк. Әлеге кибеткә эләгер өчен кеше йөзе буенча тиңләштерелергә тиеш. Шуннан соң гына ишек ачыла. Сатып алучы залга кереп кирәкле әйберне сатып ала да чыга. Ә түләүне махсус тер­минал аша башкарырга кирәк булачак. Бу юнәлеш иң “караңгы” авылларда яшәү­челәр өчен дә товарны онлайн режимда заказ би­рергә мөмкинлек бирә, дип саный проектны тәкъ­дим итүчеләр. Мондый бер кибет булдыру 1 млн сумга төшәчәк. Ә менә товарлар биредә арзанрак булачак, дип ышандыра алар. Пилот проекты буларак, сатучысыз кибетләрне Балык Бистәсе һәм Лаеш районнарында эшләтеп җи­бәр­мәкче булалар. Дөрес, әлегә камил­ләш­тереп бетерәсе бар.

Рәсми ачылыш вакытында Рөстәм Миңнеханов рес­публика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтовка һәм аның командасына рәхмәтен җит­керде.

– Менә инде бишенче ел рәттән шушы эшне алып барабыз. Монда кызыклы әй­берләр күрәбез, әлбәттә. Ки­ләчәктә дә шушында җые­лып, яңалыкларны күрергә насыйп булсын. Яхшы оештырылган технологик күр­гәзмә өчен рәхмәт, – диде ул.

Рөстәм Миңнеханов әй­түенчә, биредә агросәнәгать комплексының 3,5 меңнән артык белгече катнашкан.

– Заманча технология­ләрдән башка көндәшлеккә сәләтле булу кыен. Без автопилот белән идарә ителә торган тракторны да, тер­лекче­лек­тә яңа технология­ләрне, корылыкка чыдам үсемлек сортларын да кү­рәбез. Күп кенә товар белән тәэмин итеп торучылар контактларын ки­ңәйтер дип уйлыйм, – диде Рөстәм Миң­неханов.
Россия авыл хуҗалыгы министры урынбасары Иван Лебедев Татарстанның ил территориясендә иң югары күрсәткечләргә ия булуы рес­публика командасының җайга салынган эш нәтиҗәсе икәнлеген ассызыклады.

– Мин бүген мондый искиткеч зур күргәзмәдә булуыма бик шатмын. Татарстан җитәкчелеге, бөтен ко­ман­даның җайга салынган эше нәтиҗәсендә без Россиядәге иң яхшы нәтиҗәләрне кү­рәбез. Татарстан аграрийларга ярдәм итү буенча бө­тен илгә үрнәк. Авыл ху­җалыгы машина төзеле­ше, сөтчелек һәм үсем­лек­челек тармаклары буенча ярдәм күрсәтелә. Әгәр башкалар да сездән үрнәк алса, без бөек аграр держава булыр идек, – дип бәяләде Иван Лебедев.

Грантлар

“Татарстан кыр көне” күр­гәзмәсе кысасында “Гаи­лә фермалары”, “Яңа эш башлап җибәргән фермерларга ярдәм”, “Авыл хуҗа­лыгы кулланучылар коопе­рацияләрен үстерү” программалары буенча грантлар откан кешеләрне дә котладылар.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов әй­түенчә, яңа эш башлап җи­бәрергә теләк белдереп, грант алырга 132 гариза кабул ителгән булган. Кичә шу­ларның 105енә бәхет елмайды. “Гаилә фермалары” программасы буенча 62 гари­заның 30ы кабул ител­гән. Ә 10 кооперативның 4енә уңыш елмайган.

– Без аларга уңышлар телик. Әле эш урыннары булдырырга, ферманы тутырырга кирәк булачак. Әлеге бизнес-проект­лар тор­мыш­ка ашкан оч­рак­та, 500 өстәмә эш урыны булдырылачак, 2400 савым сыер, 2500 мө­гезле эре терлек, 1,5 млн кош, 10 меңнән артык баш сарык сатып алыначак. Болар барысы да фермерлар үсешен арттырачак. Алар – иң яхшы динамика күр­сәтү­че­ләр. Бу елны без 10 процент үсеш белән тө­гәлләргә планлаштырабыз, – диде Ришат Хәбипов.

Узган еллардан аермалы буларак, быел грант күләме дә шактый саллы. Гаилә фермаларын үстерүгә – 350 млн, эш башлап җибәрүче фермерларга – 250 млн, кооперативларга 300 млн сум грант бүлеп бирелгән. Грант отучылар арасында аеруча Чистай (10 грант отучы), Арча, Кукмара, Саба, Нур­лат, Мөслим районнары фермерлары күп.

Бәхет Әлмәт шәһә­рен­нән авылга (Минзәлә райо­ны­ның Иркәнәш авылы) кү­че­неп кайткан Ләйсән Миң­не­хановага да елмайды. Шә­һәр­дә тугыз ел юрист булып эш­ләгән Ләйсән туган авылында терлекчелек бе­лән шө­гыльләнмәкче. Әле­ге вакытта 8 сыер асрый икән. Грант откан 3 млн сум акчага ки­ләчәктә сыерлар­ның баш санын 30га кадәр җит­кер­мәкче була.
– Танышларым шәһәрне калдырып кайтуымны аңлап та бетермәде, ләкин мин кеше сүзенә игътибар итмим. Гел авылда булгач, мондый карар кабул итү дә бик кыен бирелде, димим. Туганнарым да ярдәм итте. Эш башлауда профессиям дә бик булышты. Өстәмә пай җир­ләре алдым. Барысын да дө­рес итеп рәсми­ләште­рер­гә туры килде, – диде яшь фермер.

“Сыер белән дә уртак тел табарга кирәк”

Быелгы күргәзмәнең тагын бер яңалыгы – аның кысасында сыер савучылар арасында республика бәй­гесе финалы узу иде.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек ми­нистр­лыгы­ның терлекчелек тармагы үсеше бүлеге җитәкчесе һәм конкурсның баш хөкемдары Сирин Нигъмәтҗанов әй­түенчә, конкурста 43 районнан 44 сыер савучы катнашкан. Беренче этабы Биектау районында узган. Анда катнашучылар теоретик сорауларга җавап биргән һәм сыер савып күрсәткән. Финал өлешендә исә сыер савучылар савым аппаратын вакытка төгәл һәм дөрес итеп сү­теп җыйган. Быел оештыручылар бәйгедә катна­шу­чы­лар­ның күңелләрен дә кү­рергә булган. Шушы кырда ук матурлык салонын булдырганнар. Жюрилар алдында сынау узган хатын-кызларга маникюр, чәч­лә­рен ясыйлар, бизәндерә­ләр. Абсолют җиңүче республика данын Россия күлә­мендә уза торган бәйгедә яклаячак.

Бәйгедә катнашучылар арасында Әтнә районының Күшәр хуҗалыгында эш­ләүче Мәннан Шәяхмәтов та бар иде. 42 ел сыер саву тәҗ­рибәсе булган ир-ат бер сыердан тәүлегенә 27 литр сөт савып ала.

– Сыер саву бер дә җи­ңел түгел. 40 ел элек бер сыер савучы 13 сыер сауса, хә­зер 600гә якын туры килә. Шулай булса да, эшемне яра­там. Кешеләр кебек үк, сыерлар белән дә уртак тел табып эшләргә кирәк, – диде ул.

Зөһрә Садыйкова


Фикер өстәү