Лайксыз яшәү – яшәү түгел ул (уены-чыны бергә)

Интернетны өзеп куйганнар! Бу хәбәр көтмәгәндә – халык җәйгә кереп маташканда килде. Мөфти хәзрәтләре интернет ура­засын уздырырга уйлаган икән. Шул үтенечен Россия Президентына җиткергән дә, Путин интернетны өзеп куйган булып чыкты. “Инстаграм“ да, “ВКонтакте“ да, “ватсап“ та юк!

Халыкның ашказаны гына түгел, башы да ял итсен, дигән икән мөфти. Халык рухланып китте – дө­рес, күптән кирәк иде! Җыен әшә­келек интернеттан килә! Шул интернет язып ята җыен кирәкмәгән шакшылыкны! Ничу монда халыкны агулап ятарга кур­кыныч, тузга язмаган хә­бәрләр белән!

Иртән кешеләр уянып ки­тешкә бар дөнья иркен тоелды – “ватсап“та бер генә “Хәерле ир­тә“ открыткасы да юк! Телефонны чистартасы булмагач, ничек рәхәт! Ә инде иртән телефонга кадалып утырасы булмагач, нәрсә ашаганыңны да беләсең икән!

Бик күп ирләр һәм хатыннар ул иртәдә балалары бар икәнен белделәр. Белмичә! Балала­ры­ның да, үзләренең дә кадалыр урыны булмагач, сөйләшә башладылар. Телсез калып барган халыкка тел керде. Рәхәт, чын бәйрәм булып тоелды бу. “Интернетсыз көн белән!“ дигән открытка җибәрмәкче иде кеше­ләр – булмый икән! Бик уңайсыз булып тоелды анысы… Ничек инде шушындый көнне сел­фиең­ны элеп куймаска? Интернетка элмәгәч, нигә кирәге бар бу телефонның?

Анысы башы гына булган икән. Иртән иртүк “Инстаграм“га кереп, ирен туган көне белән котлый алмаганын белгәч, мәш­һүр җырчы янындагы хәләл җефетенең кабыргасына төртте:
– Синең аркада күпме лайксыз калдым! Кичә туган булсаң, нәрсә була, заразы!!!

Иренең дөрес тумаганына үпкәләп, арты белән борылып ятты.
Инде кичкә үк халык яшәүнең мәгънәсе калмаганын аңлады. Нинди ризык алганын, әзерлә­гәнен, ашаганын һәм ул ризыкны нинди унитазда агызып җибәргәнен сөйләп булмаганын аңлагач, халык ашаудан калды.

Бакчадагы чәчәкне төшереп булмаганы ачыклангач, аны йол­кып ташладылар – ә нәрсәгә кирәк ул?

Балаларының үзенә бүтән лайк китермәвен аңлаган блогер, ЗАГСка барып, аерылышу турында гариза язды.
– Ә нәрсәгә кирәк миңа арка кимерүчеләр? – диде ул, ЗАГС хезмәткәренең сораулы кара­шы­на җавап итеп. Ул шулай бө­тен сүзне татарчалаштырып сөй­ләшә иде.

Эштән кайтышка теге җыр­чының ирен тагын бер сюрприз көткән икән:
– Балага узганыңны “Инстаг­рам“га элмәгәч, бала табудан ни мәгънә?
Ире җавап бирә алмады. Ул үзе дә аптырашта иде. Хатыныңа лайк та китермәгәч, нигә кирәге бар соң аның? Инде балалары туган кеше­ләр аптырашта калды. Изге теләкләрне нарасыеңа “Инстаг­рам“да теләп булмагач, ул ба­ланың нигә кирәге бар?

Әмма халык югалып кала торганнардан түгел. Нинди генә кыен шартлар булса да, аларга күнегергә туры килә. Кешеләр бишек турысында түшәмгә балаларына теләк язылган кәгазь беркетеп куя башладылар. Шулай итеп булса да теләргә кирәк бит инде!

Кешеләрнең үз тормышлары турында сөйләргә теләкләре шулкадәр көчле иде. Моның нинди дә булса чарасын эзли башладылар. Шуңа да кешеләр исемнәре, туган көннәре, фотолары ябыштырылган кәгазьләр­не фатир ишекләренә, авылда капкаларына ябыштырып куя торганга әйләнде. Бик уңган­нары исә муеннарына кәгазь асып йөри башлады. Анда исем-фамилия, креатив фото, туган көн язылган иде.

Караклар, шушы мәгълүмат­ларны кулланып, өйләрне чис­тартып йөри башлагач, полиция фатир ишегенә өй эчендәге байлыкларны төшереп элеп кую­ны тыйды. Кешеләр гаҗәпкә калды:
– Гомер буе интернетта бөтен тормышыбызны күрсәтеп бардык. Ә нигә фатир ишегенә шуны ук язып куярга ярамый?

Яши торгач, смс-открытка җибәрүнең дә чарасы табылды. Бик җайлы икән – открытканы ксерокстан бастырып аласың да урамда очраган һәркемгә өлә­шеп йөрисең. Блогер егет тә урамга чыгып басты һәм урамда “Хәерле иртә!“ дип язылган кәгазь таратып йөри башлады. Кулында кызыл фломастеры да бар иде – теләгән кеше егетнең маңгаена лайк куеп китә ала.

Йөргән кызына “хәерле ир­тә“ теләгән өчен аны бер хулиган егет тотып кыйнады. Блогер аңа чын күңеленнән рән­җеде:
– Мин бит биш ел буе көн саен меңләгән кызга “хәерле иртә“ теләдем. Меңләгән кыз миңа лайк куя. Беркайсының да егете көнләшмәде. Урамдагы кәгазь “хәерле иртә“ интернеттагы “хәерле иртә“дән ни белән аерыла соң? – дип гаҗизләнде ул.

Статус белән авыррак килеп чыкты. “Мин – рухи яктан ка­миллеккә омтылган, киләчәкне уйлый торган иҗади шәхес“ дигән статус куя алмаган кызы чирләп егылгач, бер акыллы ана моның да чарасын тапты. Кич утырып шушы статусны тасмага чикте дә, кызының маңгаена бәйләп куйды.

Аннан күреп, бу эшкә башкалар да кереште. Кибетләрдә исә маңгайга бәйләргә тасма сата башладылар. Ул тасмаларга статусны язып куярга була иде. Анда “Минем йөрәгемә керү куркыныч, курыкмасаң гына кер“ кебек мәңгелек даһи сүзләр язылган иде.

Башка төрле тормыш башланды. Трамвайга килеп керәсең – кешеләрнең маңгайларында статуслары. Басып тора бер кыз. “Син уйлама минем хакында“ дигән статусы маңгаена бәйләп куелган. Муенында кечкенә генә плакат, анда аның исем-фами­лиясе, укыган институты, туган көне, укыган китаплары, караган фильмнары, тыңлаган музыкалары язылган. Култык астында папка, анда – төрле позада төшкән фотолар. Ул альбомны һәркемгә суза – трамвайдагы һәр пассажир ул фотоларны карый һәм фломастер белән лайк куя. Әле шул ук кыз сиңа кәгазь флаер суза, анда “Хәерле иртә!“ дип язылган.

Ә кайберәүләр балкон тә­рәзәсеннән башларын тыгып: “Хәерле иртә!“ – дип бакыра башлады.

Җәмәгать транспортын шу­шын­дый кешеләр басып алгач, ке­шеләр транспортка утырырга курка башлады, чөнки “Хәерле иртә!“, “Ураза гаете белән!“, “Җи­ңү көне белән!“ дигән открыткаларны тутырырга бернинди кесә җитми иде.

Кешеләр яшәүнең мәгънәсен югалтты. Тормышыңны башкаларга күрсәтә алмыйсың икән, нигә яшәргә соң? Нигә кирәк ул ашау? Нигә кирәк ул кием?
Иртән кешеләргә хәерле ир­тә теләп булмагач, нигә яшәргә?

Адәмнәр мөфти катына китте:
– Интернетны кайтар! Чыдап булмый!

Мөфти үзе дә аптырашта иде. Фотога төшереп “Инстаг­рам“­га куеп булмагач, мәчеткә килүчеләр дә кимеп калган иде чөнки… Яңадан Президентка барасы булды:
– Интернетны кайтар!

Икенче көнне интернет пәй­да булды. Дөнья үз рельсына әйләнеп кайтты.

Җырчы ханым, корсагын фотога төшереп, “Инстаграм“га элеп куйды: “Озакламый монда бала пәйда булачак!“ 1 яшьлек баласы булганы аны туган көне белән котлады. Балаларның лайк китерүен аңлагач, блогер да гаиләсенә кайтты.

Хәзер инде бар да шат иде. Кешеләр, гадәттәгечә, үзләре хакында бөтен мәгълүматны – кигән ыштаннарына кадәр! – интернетка куя башлады. Матур күлмәк һәм мәчетне фотога тө­шереп булгач, иманлы бән­дәләр дә кисәк кенә артып китте.

Тәрәзәдән “Хәерле иртә!“ дип бакырасы урынга открытка гына җибәрү рәхәт икән бит!
– Интернетның кадерен белик, балалар! – диде блогер малай.

Кешеләр, урамга җыйнау­ла­шып чыгып, “Казан-Арена“ кар­шында “ватсап“ка һәйкәл куйды.

Кешеләр элеккечә рәхәт һәм бәхетле тормыш кичерә башлады. Балалар телефонга кадалган, кашык авыз урынына борынга төртелә, әти-әниләре телефонга кадалган – балалары бар икәнен дә оныткан, иренә акырган хатын да өч секундтан “сөйгәнем белән“ дип фото элеп куя. Бар да бәхетле.

Хәтта караклар да урлаган әйберләрен фотога төшереп интернетка элә, аларны тоткан полицейскийлар да – интернетта!

Кызганыч, бу әвәрә килеп йө­рүләрдән көтүче генә читтә калды. Кызганыч инде ул көтүче! Ни­кадәр генә тырышса да, сыер-са­рыкларны “Инстаграм“га “утыр­тып куя“ алмады. Һәркайсына телефон өләшсәм, көтәсе дә булмас иде, ашауларын да онытып, көн буе абзарларында кадалып утырырлар иде, дип хыяллана иде ул. Нишлисең – аңгыра мал инде. “Инстаграм“ы булмаган сарыктан ни өмет итәсең? Ә менә кеше – акыллы. Телефон тоттырсаң кулына, берни дә кирәкми аңа. Көн-төн телефонда утыра, ә шал­тыратасың – трубканы да алмый. Гаҗәп җан иясе кеше!

Рәмис Латыйпов


Лайксыз яшәү – яшәү түгел ул (уены-чыны бергә)” язмасына фикерләр

  1. Бервакыт дустымны кайсыдыр бәйрәм белән ватсаптан котладым. Открытка җибәрмәдем, текст белән генә яздым. Рәхмәтен әйтеп, мине дә котлап, «Открытка җибәрмәгән бердәнбер кеше син!» дип сөенечен җиткереп язды. Менә шундый хәлләр, җәмәгать.

Фикер өстәү