Безнекеләр француз һәм кытай теленнән кала барлык фәннәрне дә ил укучыларына караганда яхшырак белә. Кытайчасын да, французчасын да өйрәнерләр анысы, тик татар теленнән имтихан бирүчесе булырмы? Быел республикада туган телдән сынау нибары 19 укучыга гына кирәк булган. Министрлар Кабинетында узган брифингта БДИ нәтиҗәләрен барладылар.
“Үзләренә җәза бирәләр”
Быел БДИ 16 меңнән артык укучының башыннан үтте. Аны кайда гына тапшырмадылар: мәктәптә, хастаханәдә, өйдә, хәтта тимер рәшәткә артында да. Ел дәвамында, шпаргалка, телефоннан файдаланып харап була күрмәгез, дип тукысалар да, биш укучының моңа исе китмәгән.
– Укучылар үз-үзләренә җәза бирә. Шпаргалкалардан файда юк, игътибарны читкә генә юнәлтә. Кызганыч, ахыры аяныч була. Мартка кадәр күзәтүчеләр видеоязмаларны тикшерәчәк. Кагыйдә бозучылар, һичшиксез, ачыкланып бетәчәк, – диде матбугат очрашуында республиканың баш педагогы Рафис Борһанов.
Математикадан профиль сынавында Казандагы 165 нче мәктәп укучысы, кесә телефоны шалтырап, көлкегә калган. Аңа сынауны сентябрьдә тапшырырга рөхсәт иткәннәр. Тик база өлешен генә. Казан педагогия көллияте студентының да математика сынавында шпаргалкалары коелган. Әлеге кызга имтиханны тагын бер ел көтәргә туры киләчәк. 9 нчы сыйныф укучылары арасында өч укучы да кесә телефоны, шпаргалка аркасында хур булган. Зәй, Лаеш, Чаллы укучылары бу. Ә менә 18 укучы быел мәктәптән белешмә белән генә чыгачак. Болары – “икеле” капчыклары. Күбесенең математикага теше үтмәгән. Узган ел белән чагыштырганда, быел “икеле” алучылар ике ярым тапкыр азрак.
Акыллы башлар белән мактана алабыз
Кичәге укучы бүген кем булачак? Быел Татарстан укучыларының күңеленә техник фәннәр якынрак булып чыккан. Математикадан профиль сынавын укучыларның – 60, физикадан – 25,5, химиядән 16 проценты сайлаган. Бу аларның инженер, техник юнәлешләрдә укырга теләвен күрсәтә. Россия укучылары белән чагыштырганда, география (1,13), әдәбият (5), җәмгыять белемен (39), тарихны (10) сайлаучылар азрак булган. Соңгы өч елда информатика, инглиз телен сайлаучылар арткан.
Сүз уңаеннан, 2022 елда инглиз теле барлык 11 нче сыйныф укучыларына да мәҗбүри булачак. Министр республиканың моңа әзер булуын әйтте. Акыллы башлар белән дә мактана алабыз. Алар да бездә күбрәк. Быел 199 укучы 100 балл җыйган. Шуларның 30ы – математикадан. Республикадагы 21 район һәм Казан, Чаллы шәһәрләре моңа үз өлешен керткән. Югары балл туплаучылар үзебезнең вузларга да кирәк, шуңа күрә аларны күз уңыннан ычкындырмаячаклар. Әйтик, татар мәктәбендә укып, 399 балл җыйган Рамил Баһавиев КФУның математика юнәлешен сайлаган.
Кытайча белерләр, ә татарчасын?
Быел кытай теленнән беренче тапкыр имтихан тапшырдылар. Әлегә дүрт кеше генә үзенең белемен сынаган. Беренче коймак төерлерәк, әлбәттә. Республика укучыларының кытай теленнән нәтиҗәләре ил буенча уртача күрсәткечтән 5,75 баллга түбәнрәк. Министр, әлеге телне сайлаучылар алдагы елларда күбрәк булачак, дип саный.
– Бүген планетада һәр дүртенче кеше – кытай. Шуңа күрә киләчәктә кытай телен сайларга теләүчеләр артыр дип көтәбез. Бу – нормаль хәл, икътисад шуны таләп итә. Кытай белән мөнәсәбәтләребез дә яхшы гына үсеш ала, – диде Рафис Борһанов.
Инглизчәсен дә, кытайчасын да өйрәнерләр анысы. Тик туган телебездән сынау гына күләгәдә калмасмы? Быел 11 нче сыйныф укучылары арасында татар телен бары тик 19 укучы гына тапшырган. Бу – киләчәген тел белеме белән бәйләргә теләүчеләр.
– Татар теленнән имтихан сайлаучылар саны кимесә дә, татар телен өйрәнүчеләр кимеми. Телне өйрәтү үзебездән тора. Балаларны тормышта үзебез белән булган хәлләрне сөйләп, кызыктырып өйрәтеп була. Татар телен өйрәнергә теләүче руслар да күбәйде. Аны белү берәүгә дә зыян китермәячәк. Телгә мөнәсәбәт эчке культурадан килә, аңа карата сакчыл караш кирәк, – диде министр.
Баш педагог белдергәнчә, татар телен өйрәнү методикасы әкренләп гадиләшә бара. Балалар оялмыйча сөйләшсен өчен, башта аралашырга өйрәтү, аннан гына башка күнекмәләр кертелә. Яхшы укучылар татар телен әйбәтрәк белә икән.
Сәбәп имтиханда түгел
БДИ үтте, ә аның ачысы-төчесен татырга укытучыларга калды. Чаллыда, укучыларның сынау нәтиҗәләре начар булган өчен, өч мәктәп директорын эштән куганнар. Әлеге хәл күпләрне аптырашта калдырды. Бу чыннан шулаймы? Рафис Борһанов әлеге имеш-мимешләрне кире какты.
– Бу сорауны кузгатырсыз дип көткән идем. Кичә Чаллыда җитәкчелек белән сөйләштек. Чаллы мэры Наил Мәһдиевнең сүзләрен дөрес аңламаганнар. Өч директор белән дә килешүләр өзелгән, тик бу имтихан күрсәткечләренә бәйле түгел. Берсе – авыру әнисен тәрбияләр өчен, икенчесе – Казанга күченеп китү, өченчесе исә сәламәтлеге какшау сәбәпле, гариза язган, – диде Рафис әфәнде, журналистларның соравына ачыклык кертеп. – Без мәктәп белән мәктәпне, районнарны бер-берсе белән чагыштырырга җыенмыйбыз. Чөнки фәннәрне тирәнтен өйрәтүче мәктәпләр, гадәти һәм профильле сыйныфларда укыган балалар бар. Аларны чагыштыру, киресенчә, киеренкелек кенә тудырачак. Шуңа күрә моны кирәк дип тапмадык. Әмма һәр мәктәп үз күрсәткечләрен үстерү буенча эшләргә тиеш. БДИ нәтиҗәләре түбән булган мәктәпләргә методик хезмәтләр ярдәм итә.
- САН
Казанда – 94, Чаллыда – 25, Яшел Үзәндә – 10, Әлмәт һәм Бөгелмә районында – 9ар, Түбән Кама районында – 6, Югары Осланда – 5, Лениногорск районында – 4, Әгерҗе, Азнакай, Алабуга, Зәй, Чистай районнарында – 3әр, Балтач, Мамадыш, Саба, Спас районнарында – 2шәр, Чүпрәле, Кама Тамагы, Нурлат, Тукай, Чирмешән районнарында берәр укучы имтиханны 100 баллга тапшырган.
Сәрия Мифтахова