Мәскәү Татарстанны күрәчәк. Президент кайларга бара?

Казан Төркиягә якыная, авария хәлендәге архитектура бинасына акча табып булмый, төзүчеләр ярдәм сорый. Татарстан Хөкүмәте йортында чираттагы атналык брифингта әнә шул хакта сөйләштеләр.

Җомга көнне Мәскәүдә Татарстан мәдә­нияте көннәре башлана. Анда Рөстәм Миң­неханов та катнашачак.

– Чаралар ике көн дәвам итәчәк. Программа Татарстан белән Мәскәү арасында сәүдә-икътисади, фәнни-техник, социаль-мәдәни хезмәттәшлек турындагы килешү кысасында булдырылган. Көндез республика делегациясе шагыйрь Габдулла Тукай һәй­кәленә чәчәкләр салачак, кичен бәйрәм концерты каралган. Чарада Татарстан, Мәскәү һәм Башкортстанның сәяси вәкилләре дә катнашачак, – диде Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова.

Якшәмбе исә Рөстәм Миңнехановны Екатеринбургта көтәләр. Бу калада узасы “Иннопром” күргәзмәсендә Төркиянең “Джошкуноз Алабуга” компаниясе һәм автоҗи­теш­терүчеләр арасындагы килешүгә кул кую күз­дә тотыла. Компания Aurus, Citroen, Mitsubishi һәм Peugeot автомобильләре өчен корыч детальләр җитештерә. Ике көн­лек эшлекле сәфәр барышында Президент Россия Федерациясе сәүдә һәм сәнәгать министры Денис Мантуров һәм Төркия сәнәгать һәм технологияләр министры Мостафа Варанк белән дә очрашачак.

Инде үзебезгә әйләнеп кайтсак, брифингта авария хәлендәге Мергасов йорты язмышына бәйле рәсми җавап яңгырады. Лилия Галимова әйтүенчә, башкала хакимияте әле­ге архитектура һәйкәлен нинди акчага төзек­ләндерү турында уйлый. “Моның өчен шактый күп акча кирәк. Хәзерге көндә шәһәр җитәкчелеге бу хакта уйлый. Бәлки, төзек­ләндерү бюджет хисабына башкарылыр, бәлки, инвесторлар ярдәме булыр”, – дип аңлатма бирде ул. Авария хәлендәге бинада яшәүчеләр күченеп киткәннән соң, бирегә теләсә кем җыела башлады. Бинага зыян килү куркынычы артты. Исегездә булса, июнь аенда йортта янгын да чыкты. “Мергасов йорты әлегәчә ачык иде, аңа шәһәр халкы да еш йөрде. Теләсә нинди саксыз гамәл­ләр аяныч хәлләргә китерә ала”, – диде Лилия Галимова.

Төзелеш компанияләре җитәкчеләре исә кредит алу өчен бердәм гариза кертүне сорый. Мондый тәкъдимне Рөстәм Миңнеха­новка эскроу-счетларга күчү мәсьәләсенә багышлап үткәргән киңәшмәдә әйткәннәр. Лилия Галимова раслаганча, төзелеш компанияләре җитәкчеләре барлык банклар өчен бердәм гариза формасын кабул итүне сорый. Ягъни компания бер банкка документлар пакеты тапшыра. Әгәр анда кабул итмиләр икән, башка банкка тәкъдим итә, анда башка документлар пакеты кирәк. Болар бик күп вакытны ала. Банк хезмәткәрләренең исә проект финанславына күчүгә бәйле документлар белән эшләү тәҗрибәсе юк икән. Августка бу мәсьәләләр дә хәл ителергә тиеш дип ышандыралар. Президент әле, бәлки, Үзәк банк җитәкчесе Эльвира Нәбиуллина белән дә очрашыр.

“Яндекс” компаниясе Казанда пилотсыз такси җибәрмәкче була дигән яңалыкны ишетеп беләбез. Казан моңа ни дәрәҗәдә әзер? Лилия Галимова аңлатуынча, “Иннопо­лис”та әлеге проект тест рәвешендә башкарыла һәм әлегә эшләр төгәлләнмичә таксины шәһәргә чыгарырга ихтыяҗ юк. Элегрәк Татарстан Президенты исә “WorldSkills” эшче һөнәрләр буенча дөнья чемпионатында пилотсыз транспорт белән башкала халкы һәм кунаклар файдалана алачак дигән иде.
Бу юлы брифингта булачак журналистлар да катнашты. Республикада узучы “Алтын каләм” бәйгесенә килгән егет-кызлар Татарстан Президенты матбугат хезмәте эшчәнлеген күзәтте. Лилия Галимова аларга уңышлар теләде һәм бирегә килгән журналистларга карап тәҗрибә тупларга өндәде.

Чулпан Гарифуллина


Фикер өстәү