Мөхәммәтшин: Россия-Белоруссия мөнәсәбәтләрен ныгытуга Татарстан үз өлешен кертә

Россия һәм Белоруссия арасындагы үзара аңлашуны һәм ышанычны ныгытуга Татарстан үз өлешен кертә. Бу хакта Санкт-Петербургта Россия һәм Белоруссия төбәкләренең VI форумында Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин әйтте. Бу турыда республика парламентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Форум кысаларында Фәрит Мөхәммәтшин Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко һәм Белоруссиянең Милли Җыен Республика Советы Рәисе Михаил Мясниковичның Россия һәм Белоруссия төбәкләре очрашуында чыгыш ясады.

Парламент башлыгы әйтүенчә, Татарстан Дәүләт Советы Белоруссия партнерлары белән парламентара диалогны киңәйтүдә актив эшли. Соңгы елларда Татарстан парламенты ике тапкыр Белоруссия һәм Россия Союзы Парламент Җыенының профильле комиссияләре утырышын уздырган. Бу утырышлар экология, табигатьне куллану һәм авария нәтиҗәләрен юкка чыгару, шулай ук куркынычсызлык, оборона һәм җинаятьчелеккә каршы көрәш темалары буенча узган.

Дәүләт Советы Рәисе фикеренчә, “дуслыкны ныгытуда халык дипломатиясе институты әһәмиятле роль уйный». “Татарстан ике консул эшли торган бердәнбер Россия субъекты. Консуллар Казанда һәм Алабугада эшли. Әлеге халык дипломатиясе Татарстан һәм Белоруссия арасында хезмәттәшлекнең яңа формаларын табарга ярдәм итә”, — диде ул.

Фәрит Мөхәммәтшин форумның “Белоруссия һәм Россия халыкларының гуманитар киңлеген һәм бердәм мәдәниятен булдыруга нигез буларак төбәкара элемтәләр”пленар утырышында да катнашты.

  • Бүген Санкт-Петербургта Россия һәм Белоруссия төбәкләренең VI форумы төгәлләнә. Оештыручылар мәгълүматлары буенча, анда Россиянең һәм Белоруссиянең барлык төбәкләреннән меңгә якын вәкил катнаша.

 


Фикер өстәү