«Максатыбыз – сабыйларны дөньяга чыгару». Казанда яңа хоспис төзелә

Савыгуга өмете калмаган хасталарны карау, ягъни паллиатив ярдәм күрсәтү өчен, поликлиника табиб­ларын әзерлиләр. Бу эшкә беренчеләрдән булып, Түбән Кама, Балык Бистәсе районнарында алынганнар. Буа, Биектау районнарында да өйгә йөреп хезмәт күрсәтүче белгечләр бригадасы оешачак икән. Төп үзәкләр Казан, Чаллы, Әлмәт зонасында эшләячәк.

Паллиатив ярдәм дигән­дә, иң әүвәл яман шеш белән авыручы кешеләр күз алдына килеп баса. Чире соңгы стадиягә җиткән, дарулар, башка дәвалау алымнары белән дәвалап аякка бастырып булмаган, урын өстендә яткан хасталарга аерым хезмәт күрсәтергә кирәк. Татарстан Сәламәт­лек саклау министрлыгының паллиатив хезмәт буенча штаттан тыш баш белгече Илсур Шәймәрданов сөйлә­вен­чә, паллиатив хезмәт күрсәтүче белгечләр килә­чәктә һәр районда булачак. Белгеч фикеренчә, иң яхшысы – ул белгечләрнең өйгә йөреп тә хезмәт күрсәтүе. Районнар үз җирлегеннән чыгып, эш­кә төрлечә алына. Әйтик, Түбән Камада бу максаттан бер генә түгел, бер­ничә белгеч әзерлә­гәннәр. Өйгә чакырулар буенча терапевт та, невролог яки онколог, анестезиолог та чыгып китәргә мөмкин.

Балык Бистәсе районы үзәк хастаханәсе поликлиникасында паллиатив хез­мәт күрсәтүгә ел ярым элек керешкәннәр. Әлеге районнан максатчан программа буенча укып, диплом алып кайткан, җиде ел стажы булган белгечне Казанда өстәмә курсларда әзерләп кайтарганнар. Айнур Гайнетдинов поликлиникада терапевт вазифасын да, өстәмә рә­вештә паллиатив ярдәм күр­сәтү эшен дә башкара. Балык Бистәсе районы үзәк хастаханәсе баш табибы Мансур Китаевтан алган мәгълүматлар буенча, районда урын-җир хасталары 252гә җитә. Онкологларда 744 кеше исәптә тора һәм аларның 14е паллиатив яр­дәмгә мохтаҗ. 32 сырхау – бавыры, бөере һәм башка әгъзалары җиткелекле эш­лә­мәүче авыр хәлдәгеләр, инсульттан соң үзен карый алмаучылар 80гә җыела. Кис­кен нерв системасы чир­ләре белән авыручылар – 36, юл һәлакәтенә яки бәла-казага тарып имгәнү­челәр – 6, терапевтик профильдәге хроник чире булганнар – 80 кеше. Паллиатив ярдәм күрсәтүче табиб һәм фельдшер атнага берничә көн авылларга йөри. Кая, кайчан барасылары алдан ук билгеле. Сырхауга ашыгыч ярдәм кирәк булганда, үзе генә булыша алмый икән, авыл фельдшеры район белге­ченнән ярдәм сорый. Паллиатив ярдәм күрсәтүче бел­геч өйдәгеләрне урын-җир хастасын карарга да өйрәтеп кайта. Ул үзе белән авыртуны басучы дарулар да йөртә.

Казанда беренчеләрдән булып авыр хәлдәге авырулар өчен хоспис ачуга иреш­кән Владимир Вавилов кө­зен Берләшкән Милләт­ләр оеш­масының 74 нче генераль ассамблеясында чыгыш ясарга тәкъдим алган. Казан хосписы эш­чән­леге Англия, АКШ, Франция, Германия белгечләрендә дә зур кызыксыну уяткан. Владимир Владимировичның мондый сырхаулар һәм эш тәҗрибәсе турында сөйләр сүзе күп. Хоспис белгечләре биш ел эчендә 4 меңгә якын кешене кабул иткән. 300 кешенең өенә даими барып йөриләр. Хосписка якынын вакытлыча урнаштырырга теләүчеләр са­ны елдан-ел арта һәм кайчак чират та хасил була.

Владимир Вавилов хәзер Казанда икенче яңа хоспис төзү уе белән яши. Аның проекты әзер. Республика клиник хастаханәсеннән ерак булмаган җир кишәрлегендә ел азагына кадәр төзелеш эше башланып китәргә тиеш. Әлегә до­кументлар рәс­ми­ләш­те­ре­лә икән. “Татарстанда ел саен яман шеш чи­рен­нән 6 мең кеше үлә. Шуннан чыгып та, әле­ге хезмәтнең никадәр ки­рәк икәнен аң­лыйсың”, – ди хоспис җи­тәкчесе. Бу уңайдан паллиатив хезмәт өчен республика казнасына федераль казнадан узган ел 78 миллион сум акча күчкән. Быел ул сумма – 110 миллион сум һәм ки­ләчәктә дә финансланачак. “Хоспис, паллиатив хезмәт чы­гымнарын каплауга дәүләт акчасын гына җит­керү мөм­кин түгел, кайсы гына илне алма, барысында да ига­нәчеләр акчасы да кулланыла”, – ди Владимир Вавилов.

Казан хосписы күптән тү­гел Россия Президенты грантын отты. Ул 3 миллион сум акчаны үзәк нерв системасы чире белән авыручы ба­ла­лар­ны дәвалауга юнәл­тәчәкләр. “Без ярдәм күрсәтә торган авыру бала­ларның кайберсе олыгайганчы яши дә алмас. Максатыбыз – алар­ның тормышын, көн­күрешен җиңе­ләйтү, сабыйларны дөньяга чыгару”, – ди Владимир Вавилов. Өйгә йөреп хезмәт күр­сәтүче бел­гечләр балаларны сәламәт кеше өчен гап-гади нәрсә саналган һөнәр­ләргә өйрәтә­ләр – ишек йозагы ачарга, газ плитәсен кабызырга, өс киемендәге төймәне эләк­терергә. Болар барысы да ата-аналар теләген искә алып эш­ләнә. Өлкәннәр: “Үлеп китсәм, балам ничек яшәр, кем кулында калыр?” – дип борчыла. Паллиатив ярдәм күрсәтү­ченең бурычы – авыр хәлдә­ге­ләрнең барлык сорауларына да җавап табарга булышу.

Фәния Арсланова


Фикер өстәү