Марат Әхмәтов: икмәк пешерү өчен азык-төлек ашлыгы әзерләү – иң беренчел бурыч

Икмәк пешерү өчен азык-төлек ашлыгы әзерләү – иң беренче бурыч. Бу хакта Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов икмәк кабул итү предприятиеләре белән узган эшче киңәшмәдә сөйләде, ул яңа уңыш ашлыгын әзерләү мәсьәләләренә багышланган иде, дип хәбәр итә министрлыкның матбугат хезмәте.

Республиканың икмәк кабул пунктлары һәм элеваторлары матди-техник базасының ашлык кабул итүгә әзерлеге турында министрның беренче  урынбасары Николай Титов мәгълүмат бирде.

Узган ел барысы 3,5 млн тоннадан артык тупланды, ә икмәк кабул итү предприятиеләрендә һәм элеваторларда еллык ашлык туплау күләме уртача 1,6 млн тонна тәшкил итә, ягъни — 70 процент, ә аларның саклау куәте 2,3 млн тоннага кадәр. Быел алга таба эшкәртү өчен ашлык сатып алуга ташламалы кредит бирелә, моннан файдаланып калырга кирәк», — диде Николай Титов.

230 гектарда көзге культураларның һәлак булуы аркасында быел күп авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре шактый мәйданны кабат чәчтеләр, урып-җыюга бодай һәм арышның 60 проценты калшан. «Безне бигрәк тә он җитештерү өчен арыш кытлыгы борчый. Россия Федерациясе буенча, 2010 ел белән чагыштырганда, тулаем бу культура 2 мәртәбә кимеде. Шундый ук хәл күрше төбәкләрдә дә», — диде Титов.

Моннан тыш, агымдагы елда интервенция фондыннан ашлык (арыш, бодай) запаслары тулысынча сатылган. «Республиканың эшкәртү предприятиеләренең азык-төлек арышына еллык ихтыяҗы 220 мең тоннадан артык, шул исәптән социаль икмәкләр җитештерүгә — 40 мең тоннага якын», — дип, борчу белдерде Николай Титов.

Киңәшмә барышында Марат Әхмәтов, авыл хуҗалыгы товар җитеәштерүчеләренә ашлык тапшыруны кызыксындыру өчен Министрлык тарафыннан субсидияләр килештерелде, ул бер тонна азык-төлек ашлыгы өчен 1,5 мең сум исәбеннән каралган.

«Уңышны сыйфатлы һәм вакытында җыеп алу – бу хуҗалыклар өстендәге бурыч кына түгел, ә икмәк кабул итү предприятиеләренеке дә. Эре хуҗалыклардан гына түгел, ә фермерлардан да ашлык кабул итүнең, аны киптерүнең, чистартуның һәм әзерләүнең өзлексез һәм тиз эшләү механизмын тәэмин итәргә кирәк. Икмәк пешерү өчен азык-төлек ашлыгы әзерләү – иң беренчел бурыч», — дип, ассызыклап әйтте Марат Әхмәтов.


Фикер өстәү