Марат Әхмәтов: беренче яртыеллыкта авыл хезмәтчәннәренең табышы 45 млрд сумга җитте

2019 елның беренче яртыеллыгында терлекчелек продукциясен җитештерү йомгаклары һәм икътисадый күрсәткечләр турында бүген Татарстан Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Премьер министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов сөйләде.

Марат Әхмәтов хәбәр иткәнчә, бу елның 6 аенда республикада тулаем авыл хуҗалыгы продукциясе 93 млрд сумлык җитештерелгән. Бу узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 2%ка күбрәк.

Беренче яртыеллыкта аграрийларның акчалата табышы 13%ка һәм артты һәм ул 45 млрд сумга җитте. Терлекчелек продукциясе авыл хуҗалыгы оешмаларына 35 млрд сум табыш китерде: сөт — 14 млрд сум, терлек ите һәм кош ите — 19 млрд сум, 2,4 млрд сумлык йомырка сатылды.

«Терлекчелектә акчалата табышның артуы районнарда системалы эш алып бару белән аңлатыла. Тукай районы терлекчелек продукциясен 8,4 млрд сумлык сатты, Лаеш районы – 2,3 млрд сумлык, Зеленодольск районы да — 2,3 млрд сумлык. Питрәч һәм Кукмара районнары — 1,5 млрд сумлык диярлек. Саба, Буа, Балтач районнарының табышы 1,3әр млрд сум. Әтнә, АКтаныш, Арча районнарында да үсеш күзәтелә», – диде министр.

Натураль җитештерү күләмнәренә килгәндә, барлык категория хуҗалыкларда 931 мең тонна сөт җитештерелде, 264 мең тонна терлек һәм кош-корт үстерелде, дип хәбәр итә министрлыкның матбугат үзәге.


Фикер өстәү