Матурлык тудырганда. Казанда Татар китабы йорты эшли башлады

Ул язучы Шәриф Камалның мемориаль фатирында урнашкан. “ВТ” хәбәрчесе аның эшчән­леге белән танышып кайтты.

Зыялылар йорты

Татар китабы йорты иҗат, белем алу, аралашуга сусаган кеше­ләр өчен яңа мәйдан буларак барлыкка килде. Әмма тарихи яктан караганда, үзен зыялы санаган кеше өчен бирегә килергә сәбәпләр аннан кала да җитәрлек икән. Татар китабы йорты җитәк­чесе үзе дә бина турында бик яратып сөйли. Бу йорт XX гасыр башында сәүдәгәрләр йорты булып торган. Эвакуация елларында монда совет язучылары Маршак, Бахметьев кебек шәхесләр дә яшәгән.

– Язучы Шәриф Камал Казанга 1925 елда килә. 1927 елдан башлап, бакыйлыкка күчкәнче, ул да монда гомер кичерә. Му­зейның өске катындагы фатир Шәриф Камал яшәгән чордагыча сакланган. Шунда үткән заман­ның атаклы шәхесләре, ягъни татарның зыялылары җыела торган була. Ягъни биредә матурлык тудырырга омтылган, инкыйлабтан соң нидер үзгәртергә теләгән кешеләр җыелган дип әйтергә кирәк. Бина шуның белән дә үзенчәлекле, – ди Луиза Янсуар.

Язучы Шәриф Камал янына кунакка Гадел Кутуй, Муса Җә­лил, Гази Кашшаф, Кәрим Тинчурин һәм башка шәхесләр килгән. Язучы-шагыйрьләр генә түгел, йортның ишекләре музыка сән­гатен үз иткән кешеләр өчен дә ачык булган. Фатирга Мансур Мозаффаров, Салих Сәйдәшев, Александр Ключарев, Җәүдәт Фәйзи еш йөргән.

– Юкка гына ачылыш көнне “Матур туганда” дигән иммерсив-шоу оештырмадык. Шул чор зыялыларының хыялларын тормышка ашырып, ниндидер матурлык тудыра алсак, аларның безгә калдырган мирасларын саклап, өметләрен аклаган кебек булыр иде. Матурлык тудыра алуыбызга ышанасым килә, – ди Луиза Янсуар.

Китапханә генә түгел

Татар китабы йортының асылы нәрсәдә булуын да аңлатып китик. Биредә берничә мәйдан­чык бар һәм бу бинаны киләчәктә берничә вазифа башкара торган урын буларак күрәләр.

Беренчесе – китап кибете. Монда Татарстан китап нәш­рия­ты һәм Россиянең башка нәш­риятларыннан тупланган китап, сувенир продукциясе сатылачак.

Икенче мәйдан – медиаүзәк, яки коворкинг-зона (әдәби, фән­ни һәм интеллектуаль уен форматындагы чаралар (лекторийлар, очрашулар, ликбезлар, квест­лар һ.б узачак). Ул китап сөючеләр өчен ирекле аралашу мәйданы да булачак, монда килеп эшләп утырырга да мөмкин. Менә шушы урынны яшьләр почмагы дип күрәләр дә инде!

Өченче мәйданчык – типография. Монда китап басуның тарихи һәм заманча ысулларына өйрәтү буенча остаханәләр оештырырга ниятли­ләр. Кечкенә буклетлар, брошюралар, китаплар эшләтергә теләүчеләр дә бирегә рәхим итә ала.

Дүртенче мәйдан – экспозиция заллары. Биредә китап һәм китап басу тарихына багышланган, уникаль басмалардан җыел­ган экспонатлар тәкъдим ителә­чәк.

Бинаның иң кадерле урыны – мемориаль өлеш­не дә күрергә мөмкин. Монда инде индивидуаль һәм төркем өчен кызыклы форматтагы экс­курсияләр тәкъ­дим ителәчәк. Бу урынны музей­ның йөрәге дип йөртә бире­дәгеләр. Монда Шәриф Камал һәм аның дуслары утырган диван да, ул кулланган язу машинкасы да, мендәрләр, караваты да сакланган.

Мэппинг-зона дип аталган урында татар китабы тарихына һәм татар әдәбиятының күренек­ле шәхесләренә багышланган хроникалар күрсәте­ләчәк. Ки­тап­ханәдә исә язучылар һәм га­лим­нәр­нең музей фондына тапшырган шәхси китаплары, әй­берләре тупланган.

Балалар турында да онытмаганнар. Балалар зонасында спектакль, бәби-театрлар форматында тамашалар күрсәтеләчәк. Заманага ияреп, монда да виртуаль форматта китапларны карау һәм уку мөмкинлеге булачак. Җитәк­ченең әдәби ишегалды ясау хыялы да бар. Татар китабы йорты әдәби агентлык вазифасын да үзләренә алмакчы. Луиза Янсуар әйтүенчә, “Минем беренче китабым” дип аталган программа әзерләнә. Ул тугыз дәресне үз эченә ала. Аңа теоретик дәрес­ләр дә, гамәли өлеш тә керә. Әлегә проза, поэзия буенча дә­ресләр каралган. Бу дизайнерлар проекты белән берьюлы алып барылачак һәм нәтиҗәдә иҗатчы белән дизайнер, берлә­шеп, продукция чыгара. Оештыручылар төрле язучыларга мө­рәҗәгать итәргә ниятли. Алар, үз иҗатларының форматы һәм дә­рәҗәсенә таянып, укучылар сайлап алачак. Татар китабы йорты, әдәби агент буларак, яшь автор­ның имиджын булдыру, аны таныту эшен дә үз өстенә алырга җыена. Гомумән, иҗатчыны кулдан тотып, нәшриятка кадәр алып килеп җиткерү эшчәнлеген җайга салырга уйлыйлар.

Татар китабы йорты, исеменә туры килеп, барлык чараларны да татарча гына үткәрәбез, дигән кырыс кыса куймый. Ихтыяҗ булса, бөтен телләрдә дә очрашулар, чаралар оештырырга ният­лиләр.

Алдарак әйтеп үткәнчә, бинада коворкинг зонасы да булачак. Ягъни монда килеп эшләп утыру, фикер алышу, ниндидер очрашулар оештыру мөмкин. Коворкинг-мәйданчыкка керү өчен китап укучы билеты кирәкми.

Казанны зур спорт чаралары, масштаблы вакыйгалар уза торган төбәк итеп беләләр. Бина җитәкчесенең китап белән дә шундый дәрәҗәгә чыгасы килә.

– Китапларыбыз буенча безне танысыннар, милли табигатебезне аңласыннар. Минемчә, китап уку – теге яисә бу халыкның холкы белән танышу өчен иң җиңел ысул. Мин үзем дә Габриэль Гарсиа Маркес әсәрен укып, латин-американнарның ничек фикерләвен, яшәү рәвешләрен, тормыш принципларын аңла­дым. Орхан Памук исә Истанбул белән таныштырды, – ди ул.

Чулпан Гарифуллина


Фикер өстәү